Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 49

СКАЧАТЬ тоту кыен. Бердәнбер чара – ул да булса мондый цензура эшен Интернет челтәренең үзенә – ниндидер бер суперинтеллектка йөкләү. Аны ничек һәм кайчан эшли алырлар дисәгез, мин «белмим» дип җавап бирергә мәҗбүрмен. Ләкин киләчәктә эшли алмасак, Интернет дигән афәттән, гомумән, баш тартырга туры килмәгәе.

      «Крутой» егетләр иң элек норматив булмаган лексика белән кораллана. Казандагы Яңа Бистә таркалган булса да, бистәнең рухы исән, бүген чәчәк аткан базарларда ул көчәйде, ә «бистә теле» баеды гына. Бистә чухурлары да исәннәр. Бистә рухы базар мәйданына гына сыймый хәзер, ул эстрадаларга менде, чиновниклар даирәсен яулап алды, мәдәният, әдәбият, фән, сәясәт әһелләре дөньясында ике йөзле мещаннар рухы, көнчел бистә психологиясе хакимлек итә башлады.

      Сүгенү сүзләре, нормативтан тыш лексика беренче нәүбәттә шушы бистәчелеккә хезмәт итте, итә һәм итәчәк. Шуңа күрә бу тема белән спекуляция ясау иң элек мәдәнияткә китереп суга, һәм без болай да санаулы культура казанышларыбызны җуя барабыз. Бәшировлар, Еникиләр исән чагында бик аптырасак, без шул аксакалларга барып сыена идек, бистә кадрлары да әллә ни узына алмыйлар иде. Хәзер инде нишләек?

      Мәдәниятебез үзен үзе агулап үтермәсен өчен, без бу яман көчне авызлыклый белергә, моңа өйрәнергә тиеш.

      Ә орфографиягә килгәндә, Р. Батулла тәкъдимен тотсак, ниләр килеп чыгар иде дип сорау урынлы.

      Шоколад «шикалат»ка әйләнер, шофёр – «шуфер»га, шкаф – «ышкаф»ка, штаб – «ыштаб»ка, почта – «пучты»га, почтальон – «поштальйун»га, машина – «машинә»гә…

      Әйе, кровать – карават, самовар – самавыр, ситец – ситсы, квас – куас, квашня – күәс, солома – салам, бревно – бүрәнә, борозда – буразна, мох – мүк кебек рус сүзләре татар теленә күптән һәм сөйләм теле аша кереп үзләшкәннәр. Сөйләм теле аларны үз тегермәнендә тарткан һәм үзенә җайлаштырган. Хәзер исә көндәлек тормышка хас термин-атамалар саф рус теленнән сирәк керә, рус теле «үги ана телебез»гә әверелеп беткән заманда инде рус теле аркылы кергән китаби интернациональ сүзләр, нигездә, үзгәртелмичә кабул ителәләр (кукуруз, трактор, комбайн, космос, астрономия, астронавт, автомобиль). Кайбер редакцияләр үҗәтләнеп махсус яза торган «кәмпитер»ләр курьёз гына алар. «Үле туган» сүзләрне җанлы тел кабул итми. Мондый сонгый сүзләр татарча фән телен аякка бастыруга, тергезүгә түгел, бәлки татар теленең инкыйразына гына хезмәт итәләр. Инде тәмам «руслашкан» яки «рус телле» кавемдәшләребез мондый сүзләрне ишеткәч көлә генә. Алар да хаклы.

      Математикада кыен мәсьәләләрне, тапкырлау җәдвәлен генә белгән килеш, ансат кына чишәргә тырышу нәтиҗә бирә алмый. Ләкин сәясәттә теге яки бу иҗтимагый мәсьәләне чишеп маташмыйлар, бәлки еш кына хәл итәргә тырышалар, Искәндәр Зөлкарнай (Зөлкәрнаен) шикелле, чияләнгән төенне кылыч белән бер селтәнүдә кисеп ташламак булалар. Бу антидемократик алым ахыр чиктә халык күтәрелешенә, урам демонстрацияләренә сәбәп була…

      Халыкның СКАЧАТЬ