Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 44

СКАЧАТЬ үзенең элгәрләрен – гарәп-фарсы шагыйрьләрен – һәм шәрык поэзиясен биш бармагын белгән кебек белергә тиеш. Үзбәкләрдән үрнәк алыйк. Безнең президент Гомәр Хәйямны татарча укысын. Өстәвенә компьютерчы кыз бер-ике хәрефен алмаштырса, Гомәр Хәйямның башкортчасы да әзер булыр… Конкрет бу очракта, әүвәлдәге кебек, башкорт укучысы да безнең йогынтылы даирәбездә калыр.

      Язучылар берлеге каршында, һич югы, гарәп телен өйрәнү түгәрәге оештырылсын иде. Шунда ук гарәп шрифты куелган компьютерда эшләргә өйрәтсәләр, тагы да әйбәтрәк. Гарәп теле сүзчән хәзрәтләребезнең кагылгысыз биләмәсе генә булып калмасын, әдип кеше дин әһеле белән тигез торып гәпләшә һәм, кирәксә, бәхәс кора алсын. Коръәннең татарчага югары сыйфатлы тәрҗемәсе юклыгы да гарәп телен белмәвебездән килә бит. Коръәннең башка төрки халыклар кызыгырлык һәм безгә иярерлек яхшы тәрҗемәсен булдырсак иде. Бу – әдипләр һәм галимнәр бурычы, бу эшне дин әһелләребезнең ялгыз гына ерып чыга алмаячагы күренде инде.

      Борынгы төрки телебезне өйрәнсәк, күпләгән хакыйкатьләрнең ата-бабаларыбызга ук мәгълүм булганлыгын күреп таң калыр идек. Ерак элгәрләребез хәтта һинди фәлсәфәсен белгәннәр, Кытай (Чин) ачышларыннан хәбәрдар булганнар, Юпитер (Айгыр) һәм Сатурн (Зөхәл, Туфрак йолдыз) планеталарының хәрәкәтен хисаплый алганнар, Бөек бозланыш чорына кадәр үк Ай фазаларын күрсәтә торган уч төбе хәтле генә таш календарь уйлап тапканнар, табигый таш «мөгезбака» сыртына йолдызлы күк йөзе картасын төшергәннәр… Борынгы элгәрләребезнең интеллектуаль казанышлары, чыннан да, искитмәле.

      «Әйдәгез артка!» дигән өндәмәдән курыкмыйк, ул безгә җуйган максудыбызны табарга ярдәм итәр.

      Сүнмәс ут янында хыялланып утырып, уйларымда әллә кайларга каерып кергәнмен, тарих карурманында яшьти Шүрәлем белән адашып, Сүз башым истән дә чыккан бугай… Күңел төпкеленнән әллә нинди археологик катлам-сәхифәләрне актарып алды бу Китап.

      Юк, юк, борчылмагыз, – бар да истә.

      Шәмдәлләрдә генә утлар яна… Дәртле Мәнд кабызган шәм ялкыны «Менә сүнәм… сүнәм», – диеп леперди.

      Утлар сүнәр. Хәтәр җилдән бигрәк, аны вакыт-патшаның битараф сулышы сүндерә. Шулай да күз алдыма котсыз яман сурәт килә: вәйран хәрабәләр арасында сүнгән учак көлен җен туеның салкын җиле бөтерә, тузгыта…

      Утлы, тере күмер сүнгәч, аны үле күмер, диләр.

      Өмет кенә сүнми. Адәм күңелендә аның гәрәбә утыдай бәләкәй электр чаткысы барыбер саклана.

      Кадими Болгар кирпечедәй саллы «Сүнмәс утлар балкышы» китабы гасырларга безнең гранит төсендәге чакматаш булып калыр – мәңгелек тарих нигезенә салынган татар кирпече…

      Альберт Фәтхи сыман дәртле бер яшь китап корты аны тузанлы киштәләрдән сак кына күтәреп алыр да, гранит чакматашын сызып, татарның балавыз шәм төпчегендә янә җанлы ут тергезер һәм шуның тыйнак балкышында, томанлы Ак барс белән янәшә, бүгенге моңлы фикер ияләребезнең кан җылысын саклаган шәүләләрен СКАЧАТЬ