Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 48

СКАЧАТЬ да керә. Димәк, Дарвин һәм Мендель ачкан биологик кануннар барысы да шул Көч тарафыннан тәгаенләнгән, төгәлрәк итеп әйтсәк, табигатьтәге барча кануннар шул Көчнең үзе инде. Ул кануннар мәңгелек, адәми зат аларны гамәлдән чыгара алмый.

      Нәсел калдыруның, үрчүнең иң кулай төре – җенесләрнең кушылуы булганга, табигый эволюция шул юл белән киткән дә. Тере күзәнәкләрнең гади бүленү юлы белән үрчү ысулы да ташланмаган, бактерияләр генә түгел, катлаулы организмдагы күзәнәкләр дә шул юл белән үрчиләр. Кабатлап әйтим: болар барысы да – без Аллаһ дип атый торган Көч тарафыннан бирелгән кануннар нәтиҗәсе. Кешенең һәм барча тереклек ияләренең табигый сайланыш юлы белән барлыкка килүен исбат иткән дарвинизм фәне Аллаһны инкяр итми, киресенчә, ул Аның бөеклеген генә күрсәтә, чөнки болар барысы да Илаһи Программа буенча тормышка ашырыла бит. Бу Бөек Программаның ничек дәвам итәчәге турында төрле гөманнар гына корырга мөмкин. Адәми затны ясалма юл белән пробиркада үстерү, асылда, сексны инкяр итмимени? Даһиларны шушылай пробиркада җитештерә башлагач, ир белән хатын арасындагы мәхәббәткә урын калырмы? Урын калмаса, мондый җенессез һәм, безнең бүгенге күзлектән караганда, бәхеттән мәхрүм затларны адәми зат дип әйтеп булыр микән соң?

      Исән калу һәм нәсел калдыру өчен, ярышта, әлбәттә, көндәшләр һәм аермачык дошманнар да булган. Кеше дигән биологик төр дөньясында бу көрәш коралларыннан тел чаралары – Сүз зур урын тоткан. Асылда, «Сүз» дигән нәрсә кешене кеше итүче, ә «хезмәт» дигән нәрсә икенчел яки өченчел урында торса кирәк.

      Ананы телгә алып сүгенү кайчандыр яшьләргә «мин синең атаңмын» кебегрәк мәгълүмат бирү өчен хезмәт иткән дигән фикер бар. Ягъни кайчандыр бу гыйбарә сүгенү сүзе дә булмаган диләр.

      Гаилә оешып, моногамия (бер никахлылык) барлыкка килгәч, аты-юлы белән сүгенү инде гаеп эш санала башлый.

      Р. Батулланың «Димәк, үрчү – адәми затның изге бурычы» дигән «катгый фикере» аның җенси мәсьәләгә карашын ачып сала.

      «Инсанны үрчетә торган һәр җенес әгъзасы шагыйрьләр тарафыннан макталган», – дип белдерә әдип.

      Шагыйрьләр күбрәк мәгъшукаларының татлы иреннәренә, чишмәдәй күзләренә, кыйгач кашларына, нечкә билләренә, мәрмәр (гади халыкта – «шалкандай ак») күкрәкләренә мәдхия җырлаганнар. Аннары шагыйрьнең дә була төрлесе. Хәтта шагыйрәләрнең дә. Сафо дигән мәшһүр шагыйрәнең лесбиянка булганлыгын беләбез. Владимир Маяковский, мәсәлән, «кушарлы никах»та яшәгән (бер хатынга ике ир). Мондый «мәхәббәтләр»не күпчелек кире кага.

      Тарихта ирләрнең җенес әгъзасына табынган, хәтта аның муляжын муенга тагып йөргән кабиләләр дә билгеле. Х гасыр башларында Гарәбстаннан Идел буена сәяхәттә катнашкан Ибне Фазлан башкортларның элгәрләре турында яза: «Аларның һәркайсы «фал» (ирләрнең җенес әгъзасы, латинчадан. – А.Т.) зурлыгындагы таяк кисеп ясый да аны муенына аса. Һәм әгәр ул сәфәргә җыенса яки дошманын каршыларга ниятләсә, таякны үбеп, аңа баш ия дә: «И Аллам, минем өчен тегене эшлә, моны СКАЧАТЬ