Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 45

СКАЧАТЬ аның чит-ят алынмалардан, башлыча Көнбатыш кәлимәләреннән арынуында күрә.

      Мәкаләдә файдалы нәрсәләр шактый, ә аның төп файдасын мин авторның мәсьәләне артистларча куертып, проблемага үзенә бертөрле ачыткы салып җибәрүендә күрәм. Димәк, гавамга, фикер алышу өчен, ишекләр ачык. Рабит Батулла укучылары битараф калмас дип уйлый һәм ул, әлбәттә, хаклы. «Кемдер мине тәнкыйтьләр, кемдер хуплар, кемдер көлкегә алыр», – ди автор мәкаләнең хашиясендә (постскриптумында). Монысы да шулай.

      Вакытлы матбугатта Р. Батулланы хуплаган язманы күреп өлгердек тә инде. Мәсәлән, Әхәт Сафиуллин «Мәдәни җомга»да басылган бер язмасында (2005 ел, 2 сентябрь саны) Батулланың «Ана теле» дигән мәкаләсен: «Бу язма зур фәнни хезмәткә тиң дияр идем», – дип бәяли.

      Башта ук әйтеп куйыйм: бу бәя белән килешү кыен. «Ана теле» җитлеккән фәнни хезмәттән бигрәк, гөман-фаразларга һәм хис-эмоцияләргә корылган караламаны хәтерләтә. Анда кабатланулар, эчке каршылыклар очрый, ә менә дәлилләр, төрле чыганакларны чагыштырып тикшерү һәм, ниһаять, система җитенкерәми.

      Аннары мәкалә бик югарыдан торып язылган. Хәлбуки бүгенге укучы кичәге мескенчәк «совок» түгел, соңгы елларда нык үсте ул. Һәм автор файдаланган чыганаклар бүгенге укучыга да таныш дип уйлыйм.

      Мин, Р. Батулла мәкаләсенә тәнкыйть күзе белән карасам да, аңардан көләргә җыенмыйм. Батулланың практикада куллану өчен яраклы тәкъдимнәрен, эчкерсез һәм милләтпәрвәрчел ниятләрен без ихтирам итәбез. Бигрәк тә мәкаләнең беренче яртысында, гомумирәк фикерләр тупланган баш өлешендә, акылга муафыйк һәм искә алырдай нәрсәләр бар. Ләкин мәкаләнең икенче яртысы мине аптырашта калдырды, мин аны үзем өчен «төзәтебрәк» укырга мәҗбүр булдым. Уйлавымча, укучылар арасында да фикердәшләрем аз булмас. Әгәр мин-минлекне бер читкә куеп фикер алыша алсак, ахыр чиктә объектив хакыйкатьне бергәләп тәгаенләп булыр иде. Соңгы елларда мәкалә авторының аерым карашларындагы сизелерлек үзгәреш-эволюция моңа юл ачкандай тоела.

      Мине «Ана теле» исемле мәкаләдә тикшерелгән төрле-төрле сүзләрнең һәм гыйбарәләрнең кайсы телдән кайсы телгә килеп керүе, аларның кулланылыш даирәсе, потенциалы һәм язылыш үзенчәлекләре кызыксындыра. Сүз, нигездә, шулар тирәсендә барыр. Кириллицадан латин хоруфатына кайтмый торып, әсаслы һәм мөстәкыйль татар орфографиясе турында җитди фикер йөртү авыр һәм, турысын әйткәндә, мин хәзергә бүген гамәлдә йөргән орфография кысаларында калу яклы. Бүгенге орфографиядән тайпылулар, гадәттә, «кәкре хочу, бөкре делаю» җөмләсеннән булганга, аерым авторларның наян капризлары язуыбызда канунсызлыкка, биниһая чуарлыкка гына китерә.

      Башка телдән алынып үзләшкән һәм, гадәттә, алучы тел кануннарына буйсынып, аларга җайлашып, әйтелеше һәм язылышы да азмы-күпме үзгәргән лексик берәмлекләр тел белемендә алынма сүзләр яки алынмалар дип атала. Милли телләрнең үсеш тарихында алынмалар объектив бер күренеш булган һәм булып кала да. Халыкларның аралашуы, иҗтимагый һәм фәнни үсеш яңа төшенчәләр тууга китерә. «Үз казанында гына кайнаган» тел һәм аның иясе булган милләт яки халык та котылгысыз рәвештә үсештән тукталып артта кала һәм еш кына СКАЧАТЬ