Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 50

СКАЧАТЬ уңышсыз тәкъдим генә, ул берәүне дә ышандырмас. «Толкач» сүзе үзе үк тәфсилләп аңлатуга һәм дәлилләүгә мохтаҗ «тулыкчы» сүзеннән килеп чыкканмы? Ай-һай… Рус телендә гомер бакыйга булган «толкать» фигылен кая куясыз? «Толчок» сүзен? Шуны да белгертеп куйыйк: Владимир Даль үзенең «толковый» сүзлегендә «толкач»ның хәзерге вакытта безгә бик аңлаешлы «артыннан йөрүче» (ходатай) мәгънәсен теркәмәгән. Бу мәгънә ХХ гасыр, хәтта Совет чоры җимеше булса кирәк (Ушаков сүзлегендә һәм академик дүрттомлыкта бу мәгънә аерып күрсәтелгән инде, 17 томлыкта да бар).

      Русча «валек» сүзен татарча «үәлүк»тән чыгару белән дә килешеп булмый. Доктор Әхмәтьянов аны «бәләк»тән бөтен Идел – Урал даирәсенә таралган сүз дип уйлый (чуваш, мари, удмурт телләрендә дә бар).

      «Чулки» (сыңары – чулок) сүзенең рус теленә, чыннан да, татардан кергән булуы ихтимал, ләкин аның беренчел формасы «чолгау» булганга охшый. Батуллада теркәлгән чөлкә, инде рус казанында кайнап, кире үзебезгә кайткан сүз булыр.

      «Ямь» һәм «ямьче» сүзләренә килик. Боларның беренчесе мәкаләдә түбәндәгечә аңлатыла: «ерак араларны узганда туктап, юлаучыларның атларын ял иттерү, үзләре дә хәл алсын өчен корылган ятакханә, ашханә, коелы авылчык; ямьле урын (мәкаләдә бусы алдарак әйтелгән), оазис; почта йорты».

      Билгеләмә шактый томанлы. Беренчедән, рус теленә дә кергән бу сүзнең татарча язылышы «йам/ям» булырга тиеш иде («Идегәй» дастанында – «йорт-ям»). Икенчедән, андагы «ятакханә» неологизмының үзенә үк аңлатма сорала. Өченчедән, «оазис» сүзе сагайта. Бу сүз Мисырдагы Оасия шәһәре атамасыннан килеп чыккан булса кирәк, ләкин төшенчәнең фәнни мәгънәсе Европаныкы. Шәрыкта (Төркиядә дә) оазис – вәһа.

      Борынгы төрки телдә «кәрвансарай», «мосафирханә» мәгънәсендә «рабат» (рибат) сүзе булган.

      Руска «ямщик» формасында кергән «ямчы»лар исә шушындый мосафирханә тоту, сәфәрчеләргә алмашка ат бирү эше белән шөгыльләнгәннәр. Мондый дәүләти хезмәт монгол-татарлардан русларга да күчкән. Пушкинның «Станция караучысы» дигән хикәясен хәтерлисезме? Рус дәүләтендә дәрәҗәләр табеленең иң түбән баскычында хезмәт итүче кеше инде ул мескен станция караучысы.

      Ямны «ямьле урын», «оазис» дип гөман итүләр (хыялый этимологияләр) татар фәненең (тел белеменең) һәм, гомумән, татар теленең дәрәҗәсен генә төшерәләр, аны сабыйлыктан үтмәгән, җитлекмәгән бернәрсә итеп күрсәтеп, адәм көлкесенә калдыралар.

      Чаукалык (диал.) – куаклык, әрәмәлек. Бу сүзне «(лесо)посадка» мәгънәсендә тәкъдим итүчеләр булды (мәсәлән, Р. Батулла). Чыннан да, «чаукалык» сүзенең мәгънәви функцияләре әдәби телебездә файдаланылмый ята шикелле. Бәлки, Р. Батулла тәкъдиме эшкә ярар?

      Р. Батулла «үләксә – улёгся как мертвец» кебек очраклы аваздашлыктан татарча «үләксә» сүзен русча «мертвец» белән бәйли дә куя! Этимология фәненең элементар әсасларын аяк астына салып таптау шушы инде.

      «Чәкүшкә» сүзенә килгәндә, аның формасы (кә кушымчасы) рус теленеке булуына ишарәли. СКАЧАТЬ