Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 46

СКАЧАТЬ тәмам «себереп түгү» юлына басмадылар, тынычрак, урта юлны сайладылар. Чыннан да, «класс» сүзен «сыйныф» сүзе алмаштырып бетерә алмый, «логика» сүзе һәм ул катнашкан бик күп башка сүзләрне татар телендә «мантыйк» нигезендә ясалган сүзләр белән колачлап бетерү мөмкин түгел.

      Рус милләтчеләреннән йоккан «күәспәрвәрлек»кә («квасной патриотизм»га) бирелеп, алынма сүзләрне урам теленә хас булганча тәмам бозып, янәсе, «татар теле казанында кайнатып» язарга омтылышны хуплау мөмкин түгел. Әйе, без салам, буразна, бүрәнә, мүк, камыт кебек сүзләргә, алынма булуларына карамастан, үз сүзләребез итеп карыйбыз. Ләкин болар – бик күптән алынган сүзләр, рус белән җанлы аралашу (Тукай әйтмешли, «лөгать алмашу») вакытында, язма китаплар аркылы түгел, бәлки сөйләм теле аркылы кергән һәм «тел тегермәнендә тартылган» сүзләр бит. Рус телендәге алынма ориентализмнар, атап әйткәндә, төрки телләрдән кергән сүзләр арасында да һич тә алынма дип уйламаслыкларына тап буласың (мәсәлән, «ватага, каблук, ковчег, мерин, сабля, собака, чертог» кебек сүзләр тәмам «руслашканнар»). Бүген исә яңа төшенчәләр безгә (татар теленә генә түгел, әйтик, рус теленә бигрәк тә) язма тел аркылы өерелеп керә. Хәзерге заманда ана телебездә ул төшенчәләрсез яшәү мөмкинме соң? Мөмкинен-мөмкиндер, тик ул вакытта безгә ике теллелек яки өч теллелек дигән нәрсәләргә кире кайтырга туры киләчәк. Ана телебезнең функцияләре бик нык чикләнәчәк, ул, кем әйтмешли, өченче дәрәҗәле «кухня теле»нә әйләнеп калачак. Хәер, яңа төшенчәләр һәм атамалар кухняга да үтеп керә бит (хуҗалык яки көнкүреш товарлары кибетенә генә кереп карагыз!). Димәк, яңа сүзләрне әзер килеш, гадәттә, үзгәртмичә кабул итәргә туры килер. Төрле «санаклар» (компьютер) яки «кәмпитер» кебек имгәтелгән сүзләр озын гомерле түгел, алар – үле туган сүзләр. Бүген бөтендөнья информация мәйданы көннән-көн киңәя, «Интернет пәрәвезе» барча илләрне һәм халыкларны иңли. Мондый шартларда төрле телләрдәге уртак сүзләрнең график чагылышы һәркем танырлык дәрәҗәдә охшаш, хәтта тәңгәл булуы хәерле. Милли тел һәм милли терминология мәсьәләсендә венгрлар һәм төрекләр тоткан юл – кичәге юнәлеш ул, хәтта хәрәкәткә, алгарышка тормоз ул. Мәкаләнең авторы Рабит Батулла соңгы хакыйкатьне яхшы аңлый, бер караганда. Ул хәтта төрек агайларга кире чигенергә дә киңәш бирә, әмма, асылда, шулар юнәлешен тота.

      Аерым авторларның сөйләм телендә «мотоцикл»ны – «матай», «велосипед»ны «сәпит» дип әйтүне әдәби норма итәргә тырышуы да юкка гына. Әйтик, русларда да велосипедны «велик», телевизорны «телик» дип атау бар, тик болар – норма түгел, үзенә бертөрле инфантилизм, сабыйлык жаргоны гына бит. Аларны, әлбәттә, тыю кирәкми, алар сөйләм телендә йөри бирерләр, әдәби әсәрләрдә дә урын табарлар, хәтта сүзлекләргә дә теркәлергә мөмкин (сөйләм теле дигән искәрмә белән).

      Гомумән, алынмалар мәсьәләсен фәнни югарылыкка күтәреп, принципиаль нәрсәләрне хәл итү эшен җилкәнсез дилетантлар кулыннан алырга, галимнәр карамагына, терминология комиссияләренә тапшырырга һәм, матбугатыбызда хөкем сөрә башлаган чуарлыктан, СКАЧАТЬ