Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 51

СКАЧАТЬ шәһвәт; шомраю, шөлләү кебекләр. Игътибарлы укучы болар арасында әдәби әсәрләрдә очрый торган гадәти сүзләрне дә күрми калмас. Болары турында кайгырасы-нитәсе юк, алар үзләрен яклый да, зарурият булганда саклый да алачаклар. Искергән сүзләрнең мәңгегә төшеп калуы да тел тарихында гадәти хәл, кире кайтуы да булгалый.

      Әлеге исемлектә тагын «өстәл» (Р. Батулла: «Өслектән ясалган тигезлек. Борынгылар өстәлне талчыбыктан үргән», – дип яза), «чибәрәк», «ятакханә» («общежитие», «дом приезжих», «ночлежка») кебек сүзләр дә бар.

      Өстәл – татар сүзе түгел, төрки сүз дә түгел. Ул Е. Н. Шипованың «Словарь тюркизмов в русском языке» дигән сүзлегенә дә теркәлмәгән. Рус телендә исә ул бик борынгыдан ук күзәтелә. Әйтик, стольный град – башкача: столица; тәхет шәһәре, пайтәхет, тәхетгяһ. «Столовая» сүзендә дә катнаша. Географиядәге «столовые горы» терминында ул өстәлсыман яссы мәгънәсен бирә. «Стол» сүзе күпчелек славян телләрендә (поляк, чех, словен һ. б.) бар, кайбер Көнбатыш Европа телләрендә (немец, инглиз, исланд) охшаш сүз «урындык», «табуретка» (русча – стул), «эскәмия» мәгънәсендә йөри.

      Төрек телендә өстәл – «маса» һәм «софра» сүзләре белән бирелә. Соңгысы татар телендә сөфрә (гарәпчәдән) рәвешендә очрый; «аш өстәле», «табын», «ашъяулык», «тастымал» мәгънәләренә ия.

      Бездә элекке мәдрәсәләрдә парта хезмәтен үтәгән озынча тәбәнәк өстәлне көрси дигәннәр.

      Фарсыдан кергән «сандалия» сүзе тумбочкасыман өстәлне белдергән.

      «Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге»ндә теркәлгән «чәһарпая» сүзенең мәгънәләре: 1) Урындык. 2) Өстәл (дүрт аяклы әйбер).

      Электә татар өендә өстәл урынына сәке (түрсәке, янсәкеләр) хезмәт иткәнен беләбез.

      Рус телендәге «рундук» сүзе («зур сандык» мәгънәсенә ия, башка мәгънәләре дә бар) татарча «урындык» сүзеннән килә дип саныйлар. Шул рәвешле, без руслардан «өстәл» сүзен алган булсак та, күрәмсең, гел үк бушка алмаганбыз, аларга рундук/урындык биргәнбез икән.

      Озын сүзнең кыскасы, Көнбатыштан килгән «стол» сүзенә хуҗа булырга, аңа кәләпүш кидереп, чеп-чи русча «столяр» сүзен татарча «осталар» сүзеннән чыгарып маташмаска иде. Шагыйрь әйтмешли, «без болай да бәләкәй түгел».

      «Өстәл» сүзе русларга да, безгә дә карусыз хезмәт итә һәм итәчәк.

      Мәкалә авторы «әвәрә» сүзен «авария», «каза», «кырылыш» мәгънәсендә кулланырга тәкъдим итә. Хәлбуки әварә – фарсы сүзе, мәгънәләре: 1. Йорт-җиреннән аерылып читтә йөрүче, зимагур, буралгы. 2. Берәр эш белән мавыгу; мәш килү. Татар телендә әвәрә язылышы еш очрый (әвәрә булу). «Әүварә», «әүарә» язылышлары да күзәтелә: «Нәфес дөнья гыйшкы берлә әүарәдер, Бу күңел йиңә алмайдыр, ни чарадыр» (Мәүла Колый).

      «Чибәрәк» сүзенә карата. Русчасы – чебурек. Казанныкылар хәтерли булыр, «үзгәртеп кору»ларга кадәр элекке Свердлов урамында Хәрби комиссариатка каршы бер почмак йортта «Чебуреки» дигән ашханә бар иде. Миңа анда «чибәрәк» ашарга СКАЧАТЬ