Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 53

СКАЧАТЬ дә булсын, ди. Аның каравы Көнбатыш Европа халкының күбесе, шулай ук борынгы руслар да һинд-европа чыгышлы булганга, үзәк Шәрык телләрендәге уртак сүзләр, шул исәптән әфган, фарсы элементлары да алар өчен ят түгел. Ә менә татар теленә бу элементлар соңрак кергәнгә охшый.

      Дала халыкларының Рим, Византия һәм Ватикан белән тыгыз элемтә тотулары, – һәрхәлдә, бәхәсле нәрсә.

      Янә китереп, «Сабан туе Олимпия уеннарына нигез булган» дип әйтергә нигез юк, күчмә халык булган борынгы төркиләр ул заманнарда әле сука-сабанны белмәгәннәр. Борынгы греклар исә Мисыр белән элемтәдә булганнар, менә шул Мисырда үткәрелә торган халык уеннары арасында безнең Сабантуйлардагыга охшаш уеннар һәм ярышлар да булуы турында мәрхүм Нурихан Фәттах та язып калдырган иде. Күрәсең, олимпиадалардагы спорт ярышларының аерым төрләре «пирамидалар иле»ннән килеп кергәндер…

      Әйе, рус теле күрше халыкларның бик күп сүзләрен үзләштергән һәм бу процесс еш кына ул халыкларның рус мигъдәсендә йотылуы белән бергә барган. Тик шуны да әйтергә кирәк: борынгы рус теле ул заманнарда да «фәкыйрь» булмаган, ә телләрендә синонимнарның муллыгы әнә шул ассимиляция процессы белән дә аңлатыла. Рус мигъдәсендә йотылган телләр бихисап.

      Сәфәребез безгә ниләр бирде соң? Иң мөһиме шул булды: «мор» сүзенең башлангычы татарда түгел, бәлки Үзәк Азия тирәләрендә икән. Ә «муртаю», «умарта» сүзләре «мор» сүзенә кардәш түгел икән.

      Автор укучыга шактый күләмдә объектив мәгълүмат та бирде – монысы өчен рәхмәтле укучылар табылыр дип уйлыйм.

      Рабит Батулла «кызганычка каршы» («бәхеткә каршы», «бәхетсезлеккә каршы») кебек гыйбарәләргә аяк терәп каршы тора. «Ана теле» мәкаләсендә ул, бик үк урынлы булмаса да, тагын бер кат: «Кызганычка күрә – к сожалению. Кызганычка каршы түгел», – дип, «ассызыклап» әйтүне кирәк тапкан.

      Рабит Батуллага Габдулла хәзрәтләре Тукайның «Моның әҗәле җитмәгәнгә каршы, ау иске икән: күп тартыла торгач, ауны өзде дә котылды» дигән җөмләсе билгесез калган, күрәсең. Бу классик мисал «каршы» сүзенең «күрә», «сәбәпле» мәгънәсендә әллә кайчаннан бирле кулланылуын ап-ачык итеп сурәтли, ягъни бүгенге татар телендә «бәхеткә каршы», «бәхетсезлеккә каршы» яки «үкенечкә каршы» диюнең саллы әдәби үрнәкләре бар икән. «Кызганычка каршы» сүзенә карата да шушыларны ук әйтә алабыз – ул да татар теле традицияләренә һәм калыпларына хилафлык түгел. Бу сүзләр «Татарча-русча фразеологик сүзлек»кә дә кергән, хәтта тәәсефкә каршы дигән сүзгә хәтле бар (2001), ә андагы фразеологик берәмлекләр бармактан суырып алынмаган, түшәмнән дә түгел, һәммәсе басма чыганаклардан, абруйлы, бик абруйлы текстлардан чүпләп алынганнар.

      Татар гынамыни, башкорт та «кызганычка каршы», «бәхеткә каршы», «үкенечкә каршы» гыйбарәләрен әдәби норма дип саный (сүзлекләрен карагыз).

      «Күрә» сүзенең исә «караганда», «карап» мәгънәсе өстенлек итә (күрү – карау?).

      Ярар, ваксынмыйк. «Кызганычка күрә» вариантына мөкиббән киткәннәр үзләре теләгәнчә СКАЧАТЬ