Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр. Адлер Тимергалин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Сайланма әсәрләр. 2 том. Публицистик язмалар һәм мәкаләләр - Адлер Тимергалин страница 52

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Шулай булгач, урта гасырларга кадәр чырагларга «керәчин» дә, таза дегет тә сала алмаганнар, чөнки алар әле булмаган, сүзе дә булмаган…

      Рабит Батулланың «мур» сүзенә бәйле «фикри гыймран»нары һәм үзенә бертөрле «этимологик сәяхәте» шактый ук кызыклы, шул ук вакытта гыйбрәтле дә. Аннан без файдалы нәрсәләр дә таба алабыз.

      «Мур – үлем дигән сүз, – дип яза автор. – Яфраклары корыган, эче черек агачка «муртайган» диләр. Шул муртайган агачны (гадәттә, юкә агачын) кисеп, черектән арындырып, куышын тазарталар. Кисеп алынган, тазартылган әнә шул юкә «сөян»гә әверелә. Сөяннән бабаларыбыз умарта, тәпән, ялгаш, тагарак, чапчак, бишек, көймә-каек, табак, кашык ясаган. Мурт агачтан ясалган беренче умартага бабаларыбыз, табигый ки, морт-мурт тамырын алып «умарта» дигән».

      Батулладан аермалы буларак, үз казаныбызда гына кайнамыйча, башка телләргә дә игътибар юнәлтик әле.

      «Умарта» сүзе башкортта да үзгәрешсез яңгырый. Охшаш сүз чуваш диалектында, удмурт, мари, каракалпак, уйгур телләрендә дә бар икән. Р. Әхмәтьянов бу сүзнең аларга татарчадан кергән булуы мөмкин дигән фикердә. Әмма мари кебек урман халыкларының чолыкчылык шөгылен безнең бабаларбыздан «откан» булуы «ике сарылы», ягъни шикле. Агачтан төрле нәрсәләр ясауга килгәндә, мари осталары бүген дә дан тота.

      Р. Әхмәтьянов кавказ телләрендәге мартан – «умарта»; «кәрзин» сүзләрен борынгы ирани мәрдан – «халык» сүзе белән дә бәйләргә мөмкинлек бирә дигән фикерне әйтә.

      Рус теленә мөрәҗәгать итсәк, бу мәсьәләне шактый ачыклый алырбыз.

      Вл. Даль сүзлеген ачыйк. Рус телендәге «борть» (диалектта «бортя») сүзе безнең «умарта» сүзенә тәңгәл. «Борть – бал кортлары ияләшкән эче куыш агач, куыш агач төбе», – дип яза Вл.Даль. Чолыкчылар, үсеп утырган агачларда махсус куыш ясап, кыргый бал кортларын ияләштерә торган булганнар. Сүзлек авторы ясалма чолыкны тәфсилләп сурәтли, аның бик кызыклы детальләрен атап күрсәтә (татар телендә андый атамалар юк). Кайчагында чолыкчылар агачка кәрзин итеп үргән умартаны элеп куя торган булганнар.

      Шул рәвешле, «умарта» сүзе Евразиядә киң таралган икән. Әгәр аның ирани тел белән багланышы хак булса, төп чыганакны шул телдән эзлисе була дигән сүз.

      Болары шулай, ләкин бу фактлар гына безгә «умарта» сүзен «үлем» мәгънәсендәге «мур/мор» сүзе белән бәйләргә нигез була алмыйлар.

      Рабит Батулла безне «әкияттәге серле йомгакны тәгәрәтеп җибәреп, җеп очын тоткан хәлдә, «мурт» сүзенең артыннан йөгерергә» чакыра. Йөгердек. Бу этимологик сәяхәттә без «мәрт» дигән сүзне очратабыз («мәрткә китү» – летаргия). Аннары бер рус авылында чебеннәрне агулап – «морить» итеп йөргән хатынны күрәбез. Әһә, монда да әлеге дә баягы «мор» тамыры бит! Русның «умора» сүзендә дә шул ук үлем күзгә чалына… Бара торгач, юл буенда үлеп яткан бер эткә тап булдык. Эт янында икенче бер хатын: «Умер, умер мой ненаглядный», – дип илаулый. Аңа фаҗига, ә без таныш сүзебез «мур»ның СКАЧАТЬ