Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке). Фирдаус Хузин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке) - Фирдаус Хузин страница 11

СКАЧАТЬ бик нык арта. Андый чакта болытлар булса, алар арасына качып котылу мөмкинлеге бар.

      Көзге төннәрнең берсендә экипажыбыз ерак дошман тылына очып, мөһим объектны бомбага тотарга боерык алды. Берничә сәгать очканнан соң, кирәкле урынга җитеп, бомба удары ясадык. Әмма шулчак прожекторлар утына эләктек. Фашистлар котырынып зениткаларыннан атарга кереште. Бер снаряд самолёт янәшәсендә үк ярылды. Штурманыбыз лейтенант Путник каушаудан ориентировканы югалтты. Шулай да куркыныч зонадан чыгу әмәлен тапты. Төнлә юнәлешне югалту хәтәр нәрсә, бөтенләй әллә кая килеп чыгуың бар. Үзебезнең аэродромнан күтәрелеп киткәнгә дә җиде сәгатьтән артык вакыт үткән, бензобаклардагы ягулыкның менә-менә бетәчәген искәртеп, стрелкалар биешә. Яшәү белән үлем арасында эленеп торган шундый бер вакытта штурман, тигез болынлык табып, очкычны исән-имин шунда төшертә алды. Әле немецлар басып алган җирдәме, әллә фронт сызыгының бу ягындамы икәнлекне белмәсәк тә, Путникка рәхмәтле идек. Чөнки без исән идек. Таң беленүгә, үзебезнең якта булуыбызны күреп куандык. Тик частька кадәр ара ерак, экипаждан кемдер анда кайтып, хәлне аңлатырга һәм очкычка ягулык китертү чарасын күрергә тиеш. Рация сафтан чыкканлыктан, элемтәгә кереп булмый иде. Бу эшкә штурман белән радист егет алынды, миңа экипаж командиры белән һава корабын саклап калырга туры килде. Ярый әле һәр экипажга сугышчан йөкләмәгә очар алдыннан биш көнлек коры паёк бирелә, бу паёк аэродромга әйләнеп кайтканчы тукланып торырга таман гына булды. Безне полкта инде һәлак булганга санаганнар, штурман белән радист, юлда туры килгән машиналарга утырып, кайда җәяүләп, штабка кайтып кергәч, башта ышанмаганнар, аннары тизрәк полуторка әрҗәсенә бензинлы мичкәләр төяп, ярдәм җибәрү ягын караганнар.

      Самолёт белән исән-имин аэродромга төшеп утыргач, безне каршыларга эскадрилья командиры үзе килде.

      – Тагын берничә көн күренми торсагыз, хәбәрсез югалганнар исемлегенә кертә идек. Болай булгач, озак яшәрсез, бөркетләр, – дип сөйләнде капитан, җиткән сакал-мыеклы битләребездән үбеп. Аның күзләре дымланган иде…

      Унҗиденче март

      Иртән торуга, җир һәм диңгез өстен куе томан каплаган иде. Тозлы, аксыл төстәге җылымса баланда керттеләр. Бер кешегә җитмешәр грамм икмәк өләштеләр. Немец бушка ашатып яткырмый, барлы-юклы азыкны йотып та бетермәдек – эшкә куаладылар. Урамдагы күренеш тетрәндергеч иде. Моннан ике көн элек кенә зур матур йортлар, ангарлар торган урында ватык кирпеч өемнәре генә калган, кан катыш әче төтен исе борыннарны ярып керә. Безне, бу урамда туктатмыйча, икенче урамга алып чыктылар. Анысында сирәк кенә җимерелмичә калган биналар күзгә ташлана, яртылаш җимерелгәннәре шактый. Шундый йортларның берсе янында «һальт!» дигән аваз яңгырады. Туктарга кушулары. Тәрҗемәче килеп нәрсә эшләргә кирәклекне аңлатты. Ватылган, чәчелеп яткан кирпечләрне урамның каршы ягына ташырга тиеш икәнбез. Кайбер урыннарда һаман төтен пыскып утыра. Диңгез култыгының аргы ягындагы еракка ата торган безнең СКАЧАТЬ