Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке). Фирдаус Хузин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке) - Фирдаус Хузин страница 9

СКАЧАТЬ җимерелгән бина астында калып һәлак булучылар, яраланучылар аз түгелдер – ул тарафтан ачыргаланып кычкырган авазлар ишетелә, кемнәрнеңдер урам якка йөгереп чыкканы күренә. Совет самолётларын кулларына төшергән фашистлар берничә минут эчендә аэродромдагы берничә СБны, җанлы көчләрне юк итеп китеп тә барды. Бу шулкадәр көтмәгәндә эшләнде ки, без исебезгә дә килергә өлгермичә калдык. Мәкерле дошман белән, үлем белән күзгә-күз очрашу шулай башланды…

      Арыганлык үзенекен итте – хәтер төпкелендә иң соңгы булып сугышның беренче көн вакыйгалары чагылып үтте дә мин, чынбарлыктан аерылып, йокы дигән серле дөньяның илаһи кочагына чумдым.

      Унбишенче март

      Иртә белән уянганда, камерада өченче кеше юк иде. Ул очучы-штурманны кайчан һәм кая алып чыгып киткәннәрдер, мин сизми калдым. Янәшәмдәге танкист лейтенант та һични әйтә алмады. Танкист белән кичтән калган баланданы чөмердек. Ишек ачылды, безне алырга керүләреме?! Алай түгел икән, лейтенант Плюхинны керткәннәр. Җиңелрәк булып китте. Арканы аркага терәп утырып, соңгы көн вакыйгалары, үткәндәгеләр турында сөйләштек. Запас аэродромда торган чакларда ничек итеп күрше авылдагы кызлар янына кич утырырга йөрүләрне, кызларның бездән бик авырлык белән аерылуларын искә төшердек. Күпме генә сөйләшсәк тә, сүз ахыр чиктә барыбер бүгенге хәлебезгә әйләнеп кайта, билгесезлек йөрәкне сызландыра иде. Өметсез – шайтан, диләр, әмма фашист әсирлегендә ятканда, исән калырга өметләнү – камил акыллы кеше өчен чынга ашмастай хыял, фантазия җимеше. Фашистларның Көнчыгыш Пруссия группировкасы тар-мар ителүгә күп калмады һәм алар, үзләре беткәндә, бернәрсә алдында да тукталып калмаячаклар. Әгәр могҗиза туса гына инде…

      Бу көнне безне эшкә алып чыкмадылар. Әллә инде элеккерәк елларда әсирлеккә төшкән солдатлар белән аралашып, аларга фронттагы соңгы яңалыклар турында җиткерерләр дип курыктылар, әллә башка сәбәбе бар иде. Ярым караңгы камераның тынчу һавасын иснәп яту да туйдыра, тик бернишләр хәл юк. Үтереп тартасы килә. Төпчек чүпләгәндә җилкә тамырына мылтык түтәсе белән берне тондырсалар да, анысына гына түзәсең. Тилмереп, урамга чыгаруларын көтсәк тә, өметебез акланмады, бу көнне безне камерада гына калдырдылар. Төнлә кабат күзгә тиз генә йокы кермәде. Мин кабат хатирәләргә бирелдем.

      Сугышчан авиаполкта

      Июльнең бишләрендә чыгарылыш төркемен Запорожьедагы авиаполкка җибәрделәр. Мондагы сугышчан полкларда СБ маркалы очкычлар түгел, ә ТБ-3ләр иде. Аларның кайбер параметрлар буенча аерымлыклары булса да, идарә итү системасында охшашлыклары күп. Август урталарына кадәр бу төр самолётларда очу һәм сугышу күнекмәләре алдык.

      1941 елның 18 августы. Табигать үзенең җете яшеллеген югалтып, көз сагышына өретелә башлаган. Агач яфраклары, җирдәге үләннәр сизелер-сизелмәс сарылыкка манылып, салмак җилдә «эх, үтте шул ямьле җәй айлары» дигән шикелле әкрен генә лепердәшә. Бүген минем дә, гомеремдә беренче мәртәбә СКАЧАТЬ