Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке). Фирдаус Хузин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке) - Фирдаус Хузин страница 7

СКАЧАТЬ юганнан калган су икәнлеге исеннән сизелә иде. Икмәкне болай гына тешләп ашарлык түгел, шакыраеп каткан. Җаен таптык: юынтык суга ипи кисәкләрен ташладык та, болгата-болгата җебеткәннән соң, шулпага ошый башлаган баланданы азлап-азлап эчәргә керештек. Аңа чак кына ниндидер тәм кергәндәй сизелде. Ач тамакка анысы да ярап тора.

      Нык арылган. Идәнгә сузылып яттык. Шулай да күзгә йокы кермәде. Уйларым мине ерак үткәнгә, 1940 елның октябрь аена алып китте…

      Казан – Пенза арасы

      Кырыгынчы елның унҗиденче октябренә каршы төндә без некрутларны завод клубы яныннан, бөркәүле машиналарга утыртып, Казан тимер юл вокзалына алып киттеләр. Гарифҗан абыем белән беренче мәхәббәтем Мәхмүзә мин утырган машина артыннан текстиль фабрикасы мунчасына кадәр йөгерделәр. Менә алар, ераклашканнан-ераклашып, урам чатындагы багана төбендә басып калдылар. Ут яктысында кул болгаулары аермачык күренә. Мәхмүзә башындагы ак яулыгын салып изи дә изи. «Хуш, туган абыем, хуш, сөеклем Мәхмүзә», – дип пышылдый иреннәрем. Моңсу булып китте. Машина әрҗәсендә күңелле гөрелдәшеп барган иптәшләремнең әңгәмәсенә дә катышмадым. Безгә кирәкле поезд иртәгәсе көнне иртәнге сигездән соң гына буласы икән. Булачак гаскәриләр кем каян бушрак эскәмия таба, шунда җайлашып баш төртте. Пензага кадәр озата баручы төркем җитәкчеләребез сүз әйтмәде.

      – Әллә кая китеп югалмагыз гына, – диделәр. Тәүлек буе йокламаган яшь-җилкенчәкнең хәлен аңлый иде алар.

      Әниләрнең йомшак урыны булмаса да, арыган яшь тәнгә берничә сәгать йоклап алу яңа көч кертте. Вокзал иртәсен сискәндереп, «Подъём!» дигән аваз яңгырады. Торып аякка басуга, фамилияләп исемлек барладылар. Мин җиде йөз уникенче төркемгә эләктем. Бу төркемгә һава флотына билгеләнүчеләрне җыйдылар. Залга өр-яңа хәрби киемнән, кыска калдырган чәчле, озын буйлы вокзал коменданты килеп керде. Төркем башлыклары аңа үрә катып честь бирделәр. Һәрберсенең рапортын тыңлаганнан соң, комендант башындагы фуражкасын салып өстәлгә куйды. Ашыкмыйча, салмак тигез тавыш белән булачак кызылармиячеләргә вокзалдагы тәртипләр, станциядән рөхсәтсез чыкмау, эшелонда барганда үзеңне ничек тотарга, спиртлы эчемлекләр кулланудан тыелырга тиешлекне һәм башка кагыйдәләр турында җентекләп аңлатты. Шуннан соң, барыбыз белән саубуллашып, залдан чыгып китте.

      Тышкы якта паровоз гудогын кычкыртты. Призывниклар өчен состав биргәннәр икән. Төркемнәрне бер-бер артлы утыру платформаларына алып чыктылар. Һәр төркемне алдан билгеләнгән вагоннарга тараттылар. Паровоз янә моңсу итеп кычкыртты. Шунда яшәп ияләнелгән кала белән саубуллашуы кыен иде. Поезд, тимер тәгәрмәчләре белән рельска дырк итеп бәрелеп, урыныннан акрын гына кузгалып китте. Паровоз, безнең хәлне аңлагандай, авыр пуфылдап куя, рельс белән рельс ялганган җирдә вагоннар чак кына сөрлеккәндәй акрынаялар да кабат алга тартылалар. Без дә шул уңайга алга-артка чайкалабыз. Тизлек артканнан-артып, перронда СКАЧАТЬ