Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке). Фирдаус Хузин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке) - Фирдаус Хузин страница 14

СКАЧАТЬ бетермәслек.

      1943 елның егерме беренче июлендә полк башка аэродромга күчәргә боерык алды. Тик миңа әле һаман да элекке урында калырга туры килә, өч ел буе эскадрилья белән база арасында юньләп бернинди кәгазь-хисап эшчәнлеге алып барылмаган, одеял, простыня, тагын әллә нәрсәләр – үлгәннеке дә, исәннеке дә җыелып килгән. Искесе гамәлдән чыгарылмаган, яңасы теркәлмәгән. Бу хәл инде өч ел дәвам итә икән. Һәм менә хәзер барысы өчен миңа җавап тотарга туры килү ихтималы эчне пошырды. Бәхеткә, әллә минем гаеп юклыкны аңлап, әйберләрне тапшырганда артык вакланмадылар. Егерме өченче июльгә аэродромда лейтенант Межевов экипажыннан башка полктан бер очкыч та калмады. Межевов самолётының кайбер җирләренә ремонт кирәк икән. Экипаж членнары техниклар белән көнозын аның янында мәш килә, кичләрен алар белән казармада гәп куертам. Көндез штабка йөри идем, анда мин хезмәт күрсәткән эскадрилья өчен яңа аттестатлар тутыралар. Кирәкле кәгазьләр әзер булу белән, мин аларны алырга тиеш.

      Берсендә, Межевов экипажының радисты һәм укчысына ияреп, Хирин дигән авылга киттем. Үзебезчә, кызлар урамга чыкса, алар белән күңел ачарга исәп. Барып җитүебезгә һава тревогасы башланды. Кичке күңел ачарга чыккан кызлар өйләренә ашыкты, без дә, командирлар сизгәнче дип, казармаларга йөгердек. Моннан соң рөхсәтсез беркая бармаска карар кылдым, янәшәдә Маруся бар ич, сөйләшеп утырырга ул да бик җиткән.

      Ниһаять, аттестатлар әзер. Инде Межевов экипажы да очып киткән иде, миңа американнарның «Дуглас» дигән дүрт моторлы дәү генә пассажир самолётында очып барырга куштылар. Аның салоны иркен, ни әйтсәң дә, безнең бомбардировщиклар ише түгел, гражданский бит. Очкыч артык югарыга күтәрелмәде, дүрт моторын да гүелдәтеп күптән түгел генә сугыш булып узган кырлар, янган урманнар, җимерелгән авыл һәм шәһәрләр өстеннән очты. Самолётның өскә күтәрелүе кирәк тә түгел, чөнки дошманнан чистартылган районнарда аны зениткалар сагаламый. Аста елгалар, зур күлләр күзгә чалынып кала. Күл өстеннән узганда, кинәт һава бушлыгына туры килеп аска омтылган очкыч су дәрьясына чумар төсле. Икенче мизгелдә инде «Дуглас» өскә күтәрелә. Акрын хәрәкәтләнүче һава корабы, шулай берничә сәгатьләр очканнан соң, тиешле урынга төшеп туктады.

      Аэродромда үзебезнең эскадрильяның кайда урнашканын сорашып белдем дә туры шунда юнәлдем. Һәр экипажны вакытлыча яшәп торырга якындагы авыл өйләренә таратканнар икән. Безнең экипаж торган йортны эзләп таптым.

      Икенче көнне иртән, башкаларга ияреп, аэродромга киттем. Һава бозылган, самолётларга очу мөмкинлеге юк иде. Алып килгән әйберләрне, аттестатларны ияләренә тапшыргач, үзем сугышчан йөкләмәләргә очасы бомбардировщикның кабинасына мендем. Тиешле урынымны тәртипкә китереп, пулемётның патроннарын барладым, пушканы яхшылап чистарттым. Күңелем күтәренке иде, чөнки очучы өчен һавага күтәрелүдән дә зур шатлык юк. Аның өчен зәңгәр күк йөзе газиз стихиягә, икенче йортына әверелә. Әгәр очучыны биеклеккә күтәрелүдән мәхрүм итсәң, ул, рухы сынып, хастага әверелергә мөмкин. СКАЧАТЬ