Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке). Фирдаус Хузин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке) - Фирдаус Хузин страница 15

СКАЧАТЬ «По машинам!» дигән боерыгы һаваны ярып үтте. Башка төркемнәрдә дә шундый ук хәл. Йөгереп барып һәркем үз урынына утыруга, күк йөзенә зәңгәр ракета чөелде. Ул әле югары ноктасына менеп, түбәнгә төшәргә өлгермәде, дистәләгән очкыч моторлары дәррәү кабынып, тирә-юньне тоташ гүелдәүгә, дөбердәүгә күмде. Өченче – кызыл ракета һавада пәйда булуга, «тимер кошлар», бер-бер артлы кузгалып, старт мәйданчыгына чыга башлады. Инде полк буенча җаваплы кизүнең кулындагы флагчыклары хәрәкәткә килгәнне генә көтәсе калды. Ниһаять, кизү офицер ак флагын – алга, ә кызылын аска юнәлтте. Очкычлар да, тылсымлы хәрәкәткә буйсынып, старт полосасы буйлап йөгерә-йөгерә, бер-бер артлы зәңгәр күк биеклегенә омтылды.

      Һәр төркемдә тугызар самолёт тезелеп, көнбатыш тарафка очабыз. Разведка бер зур торак пункт янында дошманның күп санда бронетехникасы, башка сугыш кирәк-ярагы туплануы турында хәбәр иткән. Шунда ук гитлерчыларның фронт штабы да урнашуы ихтимал дигән мәгълүмат алынган. Димәк, ул тирә зениткалар, истребительләр тарафыннан нык саклана. Алдагы бомбага тоту, фашист очкычлары белән һава сугышына керүне уйлап, тәнне салкын тир басты. Тиешле урынга якынлашканны белдереп, алда-артта-янда зенитка снарядлары ярылудан зәңгәрсу-кара төтен болытлары пәйда була башлады. Безнең төркемдә очучы бер самолётка эләкте, ахры, ул, түбәнәеп, каядыр читкә юнәлде. Җиргә төшеп шартлаганы күренмәде. Бәлки, мәҗбүри берәр кая төшеп утыргандыр? Бәхет елмайса, билгеле. Фашист кулына эләкмәү дә кирәк бит әле.

      Зениткалар кордонын да үттек. Өчәрләп-өчәрләп пике ясап, билгеләнгән нокталарга бомба йөкләрен коябыз. Түбәндә коточкыч шартлаулар маскировкаланган танкларны тимер өеменә әйләндерә, автомашиналар шырпы кабы кебек дөрләп яна, паникадан ары-бире йөгерешкән фрицларның теткәләнгән гәүдәләре йомычка кебек оча. Җаен туры китереп, исән калганнарын, без – укчылар – пулёметтан атып, чалгы белән чапкандай кырабыз. Хәзер кырык беренче ел түгел, кырык өченче ел шул! Без дә өйрәнеп җиттек сугышырга, үтте фашистның җирдә дә, һавада да хакимлек иткән заманнары.

      Төркемдә тигезлекнең саклануы укчылар өчен уңайлы, ул прицеллы утка тоту һәм дошман истребительләрен строй эченә үткәрмәү мөмкинлеге бирә. Шул турыда уйлап бетерергә өлгермәдем, бер кырыйда немецларның «фоккевульф» лары пәйда булды. Алар унике. Чак кына икеләнеп торгандай иттеләр дә икешәрләп безнең эскадрилья өстенә ташландылар. Безне озатучы истребительләр алтау иде, алар «фокке» ларның юлына аркылы төшеп ярдәмгә килде. Фашистларның искәрмәстән һөҗүме барып чыкмады. Алдан килүче ике дошман очкычы, ут кабып, түбәнгә мәтәлде. Һава сугышы кызганнан-кызды. Дошманга совет истребительләре ата, без дә атабыз. Бер – безнеке, бер немец очкычы, кара төтен эзе калдырып, җиргә төшеп шартлады. Нәтиҗәдә үлем уенында фрицлар җиде самолётларын югалтты. Безнең яктан – өч.

      Сугышчан бурычны үтәп, аэродромга әйләнеп кайткач, мин очкычыбыз бортын тишкәләп үткән дошман ядрәләре эзен санадым, алар егермедән артык иде. Безне язмыш аяды, әгәр бензобакларга тисә, исән әйләнеп кайтмаган булыр идек.

      Иптәшләр СКАЧАТЬ