Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке). Фирдаус Хузин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке) - Фирдаус Хузин страница 12

СКАЧАТЬ бу йортны да җимерә башладылар. Болай булса, чират безгә дә җитмәгәе. Күңелгә кергән шомнан ярты төнгә кадәр йокларга ятмыйча утырып тордык.

      Коридорда тавышлар ишетелде. Ишектәге тишек аша дүрт әсирне алып кергәннәрен күрдек. Биш-алты көн эчендә фронтта зур үзгәрешләр булгандыр. Безнекеләр кайсы тирәдә икән, беләсе иде. Төнге уникеләрдә бәдрәфкә чыгардылар. Шул чагында яңа китерелгәннәр белән аралаштык. Очучылар күрше дүрт йөз кырык бишенче полкныкылар булып чыкты. Алар безнекеләрнең бөтен фронт буенча һөҗүмгә күчүләрен, көннән-көн Кёнигсберг тирәсендәге боҗраның кысыла баруын әйттеләр. Көнчыгыш Пруссия башкаласының алынуына күп калмаган инде. Шушы ике-өч атна эчендә, әгәр гитлерчылар юк итмәсә, әсирләрнең дә исән калу-калмавы хәл ителә. Чөнки туктаусыз дәвам иткән артиллерия һәм авиаударлардан исән калу шулай ук икеле. Совет гаскәрләре Пилауга да бомба, снарядларны яңгыр урынына яудыралар.

      Камерага кертеп япкач та тиз генә тынычлана алмадык. Башка төрле уйлар килә. Ничек кенә булса да исән каласы иде. Күпләребез өчен тормыш яңа башлана гына, арада кызлар кулы тотып карамаган егетләр дә бар.

      Дягилево аэродромы

      Самолёт белән югалып торганнан соң күп тә үтмәде, безнең сигез йөз кырыгынчы авиаполкны Сталинград юнәлешендәге Дягилево аэродромына күчерү турында фронт командующиеның әмере булды. Тик бу вакытта тоташ яңгырлар башлану сәбәпле, әлеге боерык тиз генә үтәлмәде. Беренче кырпак кар төшеп, җир өстен каты боз элпәсе каплап алгач кына андый җай чыкты. Звенолар бер-бер артлы эскадрильялар, ә эскадрильялар полк хасил итеп, күккә күтәрелдек тә, һаваны иңләп, Рязань ягына очтык. Бөтен полк, ә кайчагында дивизия белән бергә очу – тәэсирләндерә торган күренеш. Күңелдә үзең хезмәт итә торган хәрби берләшмә, туган илең өчен горурлану хисләре туа, дошманга нәфрәт тойгылары арта. Йөзләгән самолётның тиешле дистанция саклап, җепкә тезгән шикелле тигез очулары җирдән күзәткәндә, бәлки, тагы да тәэсирлерәктер.

      Авиашәһәрчектән бер чакрымнарда гына Дягилево дигән авыл бар. Аэродром да шул исемне йөртә икән. Монда күчкәч, безнең экипаж өчен бик тә күңелсез хәл булып алды. Командир белән штурман рөхсәтсез авылга киткәннәр иде. Шулчак эскадрильябызга сугышчан йөкләмә җиткерелде. Радист белән икәү генә булганга, очкычыбыз һавага күтәрелә алмады. Тикшерү китте. Полк особистлары килеп, «югалган» экипаж членнарын Дягилево авылы кызлары яныннан табып алып кайттылар. Сугыш вакыты законнары коры шул: командирны да, штурманны да судсыз-нисез генә штрафбатальонга озаттылар. Көтмәгәндә радист та авырый башлады. Шулай итеп, бер гаилә булып укмашкан экипаждан ялгызым гына калдым. Күпләр көн саен эскадрильялары белән фронтка якынрак аэродромнарга күтәрелеп очканда, минем өчен бер дә күңелле хәл түгел иде.

      Полк яңа килгәннәр белән тулылана торды. Арада сугышчан тәҗрибәм зуррак, яшем ягыннан да өлкәнрәк булганга, мине укчы-радистлар арасында старшина СКАЧАТЬ