Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке). Фирдаус Хузин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке) - Фирдаус Хузин страница 6

СКАЧАТЬ дә, төтене чыккач, нәфес азрак басыла тагын.

      Ундүртенче март

      Бөтен җирне томан каплаган. Диңгез ягында да берни күренми. Ул тарафтан бары тик су өстендәге судноларның авыр уфылдаган тавышлары гына ишетелә. Без ябылган бинаның тәрәзәсе төбеннән бертуктаусыз диярлек автомашиналар, сугыш техникасы агыла. Машиналарның әрҗәсе күбесенчә брезент белән капланган – авыр йөк төялгән булырга тиеш, чөнки моторларының үкереп эшләве моңа дәлил.

      Томан чак кына таралу белән, берничә автоматлы сакчы ияртеп, камерага немец офицеры керде. «Шнелле», – дип ашыктырып, урамга куаладылар. Инде тәүлектән артык башка камерадагыларны күргән юк иде. Мин танып белгәннәрдән алты кеше, шулар арасында экипажыбыз штурманы – кече лейтенант Плюхин да бар иде. Ул элек тә буйга кечкенә, чандыр иде. Әсирлеккә эләккәч, бөтенләй кечерәеп, үсмер малайларга охшап калган. Аны исән килеш күргәч, куанычым эчемә сыймады, янына килеп, иңнәреннән кочтым. Владимирдан экипаж командиры турында да сораштым. Штурманның йөзенә кайгы билгесе чыкты.

      – Юк инде безнең командир, парашюттан сикергәндә, фашист истребителе пулемёттан ут ачып, аны теткәләп бетергән, – диде ул, башын аска иеп.

      – Яхшы кеше иде, и-их, сугыш диген. Безнең дә язмыш аныкыннан әлегә исән булуыбыз белән генә аерыла.

      – Күңелеңне төшермә, өлкән сержант, бәлки, берәр рәте чыгар.

      «Нинди рәт чыгарга мөмкин фашистлар өнендә, бүген булмаса, иртәгә юк итәрләр дип, җаныңны учка кысып көтәргә генә кала», – дип уйладым мин. Тик кычкырып әйтмәдем, чөнки моннан берәүгә дә җиңеллек килмәячәк, тагын да авыррак кына булачак иде.

      Кече лейтенант немецларга ничек эләгүен дә сөйләде. Үзе бер маҗара. Ул парашюттан сикергәч, диңгез ярыннан ерак түгел агачлыкка килеп төшә. Парашют баулары карама ботагына эләгеп, һавада асылынып кала. Күпме тырышса да, үз көче белән агач башыннан төшә алмый. Берничә сәгать шул хәлендә эленеп тора. Нык туңудан аяк-куллары берни тоймый башлый. «Бетүем шушы икән», – дип уйлый Володя. Вакыты белән аңы томалана. Бермәлне чит авазлар ишетеп күзен ачса, ул эләгеп торган агач төбендә үк берничә фриц тәгам җыеп утыралар, имеш. Учак та якканнар. Тушёнка банкасы ачып, көлешә-көлешә ашыйлар. Никтер берсе дә өскә күтәрелеп карамый, югыйсә совет очучысын һичшиксез күрерләр иде. Учактан күтәрелгән җылылык, тәмле булып таралган ит исе Плюхинны тәмам айныта. Ул, немецларны сискәндереп, төчкереп җибәрә. Тегеләр дәррәү сикереп торып, коралларына ябыша. Берсе инде атарга дип автоматын төзи, тик икенчесе автоматны читкә борып өлгерә, көпшәдән чыгып очкан ядрәләр янәшәдәге агач ботакларын кыеп төшерә. Очучыларны әсирлеккә алу зур мәртәбә саналганлыктан, дошманнар иренми, Плюхинны, агач әсирлегеннән азат итеп, немец әсирлегенә алып кайта.

      Ничаклы гына ач булсак та, әлегә анысына түзәбез. Ә менә тартасы килүдән башлар әйләнә башлады. Юл аша чыкканда аунап яткан тәмәке төпчекләре күреп, шунда СКАЧАТЬ