Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке). Фирдаус Хузин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке) - Фирдаус Хузин страница 13

СКАЧАТЬ булгангамы, туган авылым Түбән Барыш кебек якын тоелды Дягилево миңа. Машина, аның төп урамыннан тузан туздырып узганнан соң, авиашәһәрчеккә юл алды. Шулчак бөтенләй көтелмәгән хәл минем һәм тагын берничә сержантның язмышын үзгәртеп ташлады. Хәер, тормыш очраклыклардан торадыр инде ул. Эш менә болай булды. Инде штабка да ерак калмаган. Машина туп-туры шунда җилдерә. Тик казармаларга борылган юл чатына килеп җиткәч, шофёр янәшәсендә утырган эскадрилья адъютанты кинәт машина йөртүченең кулына ябыша. «Уңга борыл», – дип әмер бирә. Каушап калган шофёр, тизлеген киметмичә, адъютант әйткән якка борыла. Мин машина әрҗәсенең уң борт кырына ук баскан идем, тотынырга өлгермәдем, баштүбән җиргә очтым. Минем арттан тагын берничә сугышчы мәтәлде. Берни аңламыйча җирдә аунап ятабыз. Берәмләп хәрәкәткә килдек. Мин, җәлт кенә аягыма басарга теләп, торырга талпындым. Тик, торып баскач, туры кала алмадым, ток суккандай авырту сыгылып төшәргә мәҗбүр итте. Башкалар белән дә шуңа охшаш хәл иде: кайсының аягы, кайсысының кабыргасы имгәнгән. Адъютант белән шофёрның алдан килешеп эшләмәүләре әнә нәрсәгә китерде. Ел буе диярлек күктә очып, дошман самолётлары белән сугыштан, зенитка снарядларыннан исән калып та, бернинди атышсыз тылда үзебезнекеләр илтифатсызлыгы аркасында күпмедер вакытка сафтан чыгу гарьлек, билгеле. Тик нишләмәк, лазаретка ятарга туры килде.

      Мин лазаретта озак ятарга туры килмәс, беренче ярдәм күрсәтеп, тез капкачын кысып бәйләрләр дә җибәрерләр дип уйлаган идем. Алай булып чыкмады. Кичкә таба бот сөяге дә авыртырга кереште, баш белән нык бәрелгәнмен – ул да шешеп сызлый башлады. Медсанчастьның баш табибы миңа катгый рәвештә ятып кына торырга кушты. Шулай итеп, яңа гына бер гаилә булып оешкан экипаж членнарыннан, юньләп оча да алмыйча, аерылырга туры килде. Мин ай буе диярлек лазарет койкасында аунарга мәҗбүр булдым…

      Унсигезенче март

      Бүген иртә таңнан вак яңгыр сибәли. Тирә-юньдә шылт иткән тавыш юк. Самолётлар оча алмый, дальнобойный артиллерия дә тынып калган. Әйтерсең әле кичә генә һава дивизияләре диңгез өстен, яр буендагы кала ныгытмаларын һәм хәрби объектларны бомбага тотмаган, йортлар өстендә снарядлар шартламаган. Үле тынлык. Коридорда ара-тирә үткән надзирательләрнең аяк тавышларыннан башка берни юк. Без бер камерада өч әсир. Көн саен бомбалар шартлауга күнеккәч, тынлыкка ияләнүе дә авыр икән. Хәтта сәеррәк тоела. Үзара сөйләшәсе дә килми. Һәрберебез, авыр уйларга чумып, эчкә йотылган. Кемдер туган җирен исенә төшерә торгандыр, сугышка кадәр эшләп йөргән чакларын күз алдына китерә; кемдер әти-әнисен, йә булмаса, сөйгән кызын сагынып уфтанадыр. Гел уйланып утыру да алҗыта икән, баш миләре сызлагандай тоела башлый. Мин, бала-чага шикелле, үземә шөгыль таптым, «иректән» бер кечкенә чыбык кисәге табып кергән идем, шуның белән камерадагы мич учагының әллә кайчангы көлен актара башладым. Актара-актара төпкә кадәр төшеп җиткәндә, тәмәке төпчеге килеп чыкмасынмы! Иптәшләр дә уңышымны күреп алды, «мәрт» кә китеп утырган җирләреннән җанланып, янәшәмә килеп СКАЧАТЬ