Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке). Фирдаус Хузин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке) - Фирдаус Хузин страница 8

СКАЧАТЬ ачуы килде бугай. Бу юлы, катырак итеп:

      – Я тебя спрашиваю: как зовут? – дип кычкырды.

      Мин: «Нишләп бу лейтенант әйткәнне бер дә аңламый икән?» – дип сәерсендем.

      – Хак зовут, – дидем, тавышыма тимер чыңы кертеп.

      Лейтенантның күзләрендә ачу чаткылары биеште. Ул кулындагы каләмен өстәлгә атып бәрде дә:

      – Вон, вон отсюда! – дип җикеренде.

      Тәмам аптырашка калып, бүлмәдән чыгып китәргә ашыктым. «Нигә шулай килеп чыкты соң әле?» – дип уйладым, үз гамәлләремдә офицерның ачуын китерерлек берни дә тапмыйча. Уйлана торгач, башыма барып җитте: лейтенант үзен үчекли, әйткәнне попугай шикелле кабатлый дип уйлагандыр. Тизрәк кабинетка кереп, взвод командирына:

      – Мине, чыннан да, Хак зовут, – дип аңлаттым, ул менә болайрак языла дип, хәрефләп тә язып күрсәттем. Эшнең асылына төшенгәч, икебез дә шаркылдап көлеп җибәрдек. Шул хәлдән соң төркемдәге иптәшләр уку курсы тәмамланганчы мине еш кына: «Как зовут – Хак зовут», – дип үчекләп йөрттеләр.

      Мәктәптә укулар көннән-көн катлауланды. Бигрәк тә радиостанциянең схемасына һәм Морзе әлифбасы буенча сигналларны кабул итү-җибәрүгә бәйле нечкәлекләргә төшенүе авыр иде. Тырыша торгач, монысына да күнектек. Язга кергәч, самолётта һавага күтәрелеп, практик күнекмәләр үтәргә керештек. Анда инде эскадрильядагы очкычлар арасында гына түгел, бер үк вакытта җирдәге команда пункты белән дә элемтәне тәэмин итүгә, мишеньгә атып тидерергә дә кирәк булды. Атнасына бер каравыл ротасында кизүлек итү дә безнең өстә.

      Уку, практика, спорт белән шөгыльләнү – график буенча көн шуларга бүленгән. Көннәрне – атналар, атналарны айлар алыштыра. Мәхмүзәдән яки Тәскиядән хат килсә, ялыктыргыч бертөрлелеккә башка төсмер кертеп җибәрә. Мин әле кызларның кайсына өстенлек бирүемне анык кына аңлап бетермәсәм дә, атналар буена кош тоткандай сөенеп йөрим. Күңел күтәренкелеге авырлыкларны җиңел кичерергә ярдәм итә.

      Җир өстендә карлар эреп, яшеллек борын төрткәч, төркемнәрдә укыту-өйрәтүләрне бик нык ашыктыра башладылар. Безгә ел ярымлык укыту программасын сигез ай ярымда үзләштерүне максат итеп куйдылар. Самолётларны ангарлардан чыгарып, урман кырыйларындагы җәйге тору урыннарына тезделәр. Таң яктысыннан төн караңгылыгына кадәр вакыт, ашханәдә туклану һәм төшке бер сәгатьлек ялны санамаганда, өйрәнүләрдә үтте. Унбишенче июнь көнне дәүләт комиссиясе чыгарылыш имтиханнары кабул итте. Курсантларга сержант дәрәҗәсе бирелеп, укчы-радист таныклыклары өләшенде.

      Хәрби башлыклар да кешеләр бит. Алар да адәм баласының мөмкинлеге чикле булуын аңлый. Шуларны күздә тотып булса кирәк, авиамәктәпнең чыгарылыш курсантларына ике атналык ял бирделәр. Төркемнәр өчен табигатьнең хозур җирендә, урман буендагы чирәмлектә, палаткалар корылган. Янәшәдә генә салмак сулы елга ага, елга буенда комлык. Рәхим итеп су коен да, комлыгында сузылып ятып, кояш астында кызына бир. Тик мондый рәхәтлекләр озакка бармады: 22 июнь таңында гадәти булмаган тревога безне палаткалардан СКАЧАТЬ