Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке). Фирдаус Хузин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Күкләр шаһит / Небеса – свидетели (на татарском языке) - Фирдаус Хузин страница 10

СКАЧАТЬ тизлеккә җиткәч, җирдән аерылалар. Без дә шул ук хәрәкәтне кабатладык. Очкычыбыз инде һавада.

      Беренче сугышчан очыш

      Эскадрильяда тугыз очкыч. Һәр «тугызлык» һавада үз урынын белә. Биеклекне күрсәтүче стрелка «икеле» цифры өстендә. Димәк, без җир өстеннән ике мең метр биеклектә очабыз. Сәгатькә күз салам: вакыт ун тулып унберенчене күрсәтә. Аста урманнар, болыннар җәелеп киткән; авыллар, шәһәрләр күзгә чалына. Бу күренешләрне манзара кылу башта күңелле тоелса да, соңрак кызыгы бетте. Дошман тылына очабыз шул, күңелдә тынычлык булмагач, матурлык күзгә күренми.

      Штурман: «Дошман линиясенә якынлашабыз», – дип белгертте. Ул да түгел, тигез сафлар арасында зәңгәрсу-кара бүрекләр пәйда булды, шартлау тавышлары ишетелде. Түбәндә немец зениткалары ут ачкан иде. Бусы инде җитдирәк, һәр мизгелдә дошман снаряды машинага эләгергә, якты дөнья белән хушлашырга мөмкин. Иң яхшы дигәндә дә парашюттан сикерергә туры киләчәк, әле анда исән каласыңмы-юкмы, анысын бер Ходай белә. Кайбер снарядлар очкычыбыз янәшәсендә үк ярыла. Андый чакта дары исе кабинага үтеп керә. Бераз алдарак очучы эскадрильяның бер самолётына снаряд тиде. Ул, ялкынга уралып, түбәнгә омтылды, артыннан кара төтен эзе сузылды. Без машинаның түбәнгә төшеп шартлавын да, экипажның парашюттан сикерүен дә күрмәдек, чөнки бу урынны инде очып үткән идек.

      Түбәндә тимер юл станциясе. Ул танклар, туплар, автомобильләр һәм башка сугыш кирәк-ярагы шыплап төялгән эшелоннар белән тулы, читтәрәк цистерналарына ягулык тутырылган состав сузылган. Немецның бөтен фронтлар буенча һөҗүмгә күчеп, ашкынулы алга барган айлары. Ул җирдә генә түгел, күктә дә хакимлек итә. Әнә ич, радист элемтә буенча югарыда дошман истребительләре күренүен белгертә:

      – Бездән өстә фашист «мессерлары» пәйда булды, әзер торыйк.

      Фриц хәйләкәр, үзләренең зениткалары атканда, снарядлары зыян китермәслек биеклеккә менә, алар туктау белән, совет бомбардировщикларына һөҗүмгә ташлана. Йөрәк уч төбендә, гәүдә шабыр тиргә баткан. Әлеге мәхшәрдән исән килеш чыга алырбызмы? Чигәмдәге кан тамыры шулай дип тукылдый. Алдагы эскадрильялар түбәнрәк төшеп, станцияне бомбага тотарга кереште, каршы як истребительләре аларга ташланды. Ике арада һава сугышы кабынып китте. И-их, кая соң бомбардировщикларны озатырга тиешле истребительләр? Юк шул алар. Аста ягулык тутырылган цистерналар яна, танклар, машиналар өстендә ялкын телләре биешә. Безнең берничә бомбардировщик та бәреп төшерелгән. Бу вакыт станция өстеннән очып әйләнеп, кабат объектка якынлашабыз. Наушникта командир тавышы:

      – Түбәнәябез, бомбаларны ыргытырга әзерләнегез!

      ТБ пикега керде, бомба люклары ачылды, үлем йөге аска коелды. Машинабыз җиңеләеп калып, өскә омтылды. Шулчак фашист стервятнигының, пулемётыннан ут ачып, безгә ябырылуын күрдем, уңайлы мизгелне ычкындырмаска кирәк иде – мин дә гашеткага бастым. Командирның һава машинасы белән виртуоз идарә итүе СКАЧАТЬ