Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке). Азат Ахмадуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке) - Азат Ахмадуллин страница 9

СКАЧАТЬ тә кабатлау юлыннан бармый. Аның материалы да бүтән, конфликтны чагылдыру алымнары да башкача. Хезмәткә һәм халык байлыгына дөрес мөнәсәбәт һәм хуҗаларча караш булдыру, производство белән төпле җитәкчелек итү, әхлак кагыйдәләрен саклый белү кебек мәсьәләләр драмада үзәккә куелган. Персонажларның күпчелеге үзенчәлекле. Таймас карт белән Сабира әбидән башлап аларның һәр улы, хәтта кечкенә оныклары Лилия хакында да, образ буларак, билгеле бер төшенчә туа, аларның характер үзенчәлекләре төсмерләнә. Эре масштабтагы җитәкче Госман Шабановның шәхес буларак үсә-үзгәрә башлавы, Мирхәтнең тормышка җиңелчә караштан арына һәм җитдиләнә баруы шулай ук ышандыра. Драматургның табышы да шушы ике образга кайтып кала түгелме икән әле… Чөнки драма Госманны, ул таяна торган принципларның хаталыгын фаш итүгә юнәлтелгән. Шушы яктан әсәрдә алда искә алынган «Дәвам» драмасы белән яңгыраш моментлар да бар.

      Тагын да бер образны сурәтләү ягыннан Аяз Гыйләҗев әсәре Диас Вәлиевнеке белән аваздаш. Сүз партком секретаре Урал Шабанов турында бара. Аяз Гыйләҗевнең партия җитәкчесе образын сурәтләргә алынуын хупларга кирәк. Чөнки, бердән, безнең сәхнәгә нәкъ менә шундый геройлар җитми. Икенчедән, бу факт драматургның үз иҗатында тагын да җитлегә, тирәнәя баруы турында сөйли.

      Әйе, мондый характердагы, ягъни фикерләр бәрелешенә корылган пьесаның әһәмиятле һәм карау өчен кызыклы, мәгънәле булуы интеллектуализмга бәйле. Бәхәс кузгаткан мәсьәләләр тирән һәм оригиналь булганда, бәхәс җанлы диалоглар рәвешендә алып барылганда, персонажларның дөньяга карашы ачык, аң-белем дәрәҗәсе югары булганда һәм алар үзләре бәхәс вакытында характер буларак тулы ачылганда гына, автор үз максатына ахыргача ирешә ала. Монда һәр ваклык уйланган һәм мәгънәле булырга тиеш. Ялгыш кулланылган деталь, ашыгып әйтелгән сүз, буталчык фикер автор концепциясен сүтә, максатка тулы ирешүгә комачаулый.

      Рабит Батулланың Камал театры сәхнәсендә куелган «Өчәү юлга чыктык» әсәре күп кенә моментларда пьеса-бәхәс билгеләмәсенә туры килә. Исеменнән үк күренгәнчә, тормыш юлына бергә чыккан дуслар тора-бара аерым сукмаклардан китәләр. Пьесаның аерым күренешләре тулысынча дип әйтерлек фикер көрәшенә корылган. Беренче карашка, геройларның интеллектуаль яктан өстенлеге ачык та кебек, аларны көн кадагында торучы мәсьәләләрне белмәүдә дә, наданлыкта да, активлык җитмәүдә дә гаепләп булмый. Ләкин персонажларның тормыш кредосын билгели торган бәхәсләр еш кына өстән-өстән бара, ачык түгел. Шуңа күрә образлар да каршылыклы чыккан. Яшь авторга образ бөтенлеген тудыра белү осталыгы җитми. Шулай ук тормыштагы төрле авырлыкларның эчке сәбәпләрен аңлап бетерү җитенкерәми. Характер каршылыгы дигән әйберне ул образ тукымасына, ситуацияләргә берәр четерекле әйбер кертү дип аңлый булса кирәк. Мәсәлән, автор үзе башка геройлар арасында иң төпле һәм тәҗрибәле журналист дип тәкъдим иткән Моратны, соңыннан редакторны, ул һичшиксез эчке газаплар белән «баетылырга» СКАЧАТЬ