Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке). Азат Ахмадуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке) - Азат Ахмадуллин страница 6

СКАЧАТЬ риялану начар – тәҗрибәле укытучы Хәят Газизовна да, яшь кыз Мөршидә дә менә нәрсә өчен көрәш алып бара. Бу көрәштә олы яшьтәге Хәят Газизовна яшьлеккә хас романтик омтылыш һәм активлык күрсәтә. Мәсәлән, аның сугыш батырларына куелган һәйкәл янында факел кабызу өчен утны шәһәрдәге олы факелдан, изге уттан кабызып алып кайтырга тәкъдим итүе шул хакта сөйли. Вакыт-вакыт аңа хәтта яшьләрчә җиңеллек, наянлык та хас (мәсәлән, аның мәктәп директорын үз бүлмәсенә бикләп куюы). Болар – образны җанландыра һәм аның уңай сыйфатларын үтемлерәк итеп чагылдыра торган табышлар һәм детальләр.

      Ә асылда, самимилеге белән күзгә бәрелә торган, яшьлекнең гүзәл якларын, сафлыкны үзендә туплаган Мөршидә исә урыны-урыны белән җитди һәм акыллы була белә. Аның үз эшенә мөнәсәбәте, коллегалары һәм балаларга, тәрбия мәсьәләләренә карашы өлгерә барган саен, образ тулылана, характеры бөтенәя. Монда, геройның үсешен күрсәтү өчен, тормышчан ситуацияләр тудыра белү осталыгы күренә. Шул ук вакытта урыны белән ясалма ситуация дә килеп кереп, автор концепциясенә зыян да салгалыйлар. Мәсәлән, беренче күренешләрдән үк гаделлек сакчысы булуын әйтеп, шул юлда берни алдында да тукталып калмаячагын белдереп, сәхнәгә килеп кергән Мөршидә каршына тормыш бер-бер артлы үз киртәләрен куя тора. Кыз бу авылга, бу мәктәпкә килүе белән үк гаделсезлек эшләгән булып чыга: ничәмә еллар уңышлы төстә балалар укыткан, бу эшне яраткан һәм бөтен нечкәлекләренә кадәр белгән-үзләштергән Нурислам эшсез кала, күрше авылга хезмәткә йөрергә мәҗбүр була. Бу проблеманы хәл итү Мөршидәнең кулыннан килми. Кулыннан килгәндә исә, кыз гаделсезлекне күрми үтеп китми. Мәсәлән, шәһәрдән алып кайткан факел уты сүнеп, шул ситуациядә балаларны алдау юлына баскан мәктәп директорының ялганын Мөршидә үз репутациясенә тап төшереп булса да фаш итә.

      Хәй Вахитның каләме якты буяуларга бай. Автор, моңа ирешү өчен, һәрвакытта дип әйтерлек әсәрләренең үзәгенә яшьләр образын куеп, мәхәббәт темасына мөрәҗәгать итә. Ләкин драматург бервакытта да диярлек мәхәббәтне ялгыз гына, үзен генә алмый. Ягъни мәхәббәт вакыйгаларыннан мавыктыргыч сюжет кору, коллизияләр тудыру өчен файдаланса да, бу аның асыл теләге дә, төп максаты да түгел. Ул мәхәббәт ситуацияләре ярдәмендә алдынгы хезмәткә, кешеләр арасындагы матур мөнәсәбәтләргә, тормышыбыздагы яңалыкларга, уңай геройларга дан җырларга омтыла. Дөрес, мәхәббәткә, яшьлеккә хас романтикага артык бирелеп китеп һәм мавыгып, автор еш кына үз әсәрләрендә тормыш кыенлыкларын, хезмәт авырлыкларын, яшәү һәм көрәш мәшәкатьләрен өстән ялтыравыклы пәрдә белән дә каплап куя. Шуның нәтиҗәсендә геройларның эш-көрәше тиешенчә күренеп бетмәгән очраклар да бар. Чөнки андый пьесаларда мәхәббәт геройларның иң беренче адымнарыннан ук хезмәттәге батырлыкка һәм бирелгәнлеккә бәйләп куела. Ләкин шунысын ачык әйтергә кирәк: тормыш-яшәештәге уңайны, яктыны, алдынгыны сурәтләүдә драматургның үз алымнары, үз стиле бар. Бу алымнар белән, мондый стильдә язылган әсәрләрне тамашачы бик СКАЧАТЬ