Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке). Азат Ахмадуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке) - Азат Ахмадуллин страница 4

СКАЧАТЬ беренчелекне яулап алды. Драма «Театр» журналында (1972. – № 12) басылып чыкты. Монда материал бүгенге тормыштан алынган, бүгенгә хас булган конфликт җирлегендә заман геройларын сурәтләп, автор җәмгыять үсешенең безнең көннәрдә туган актуаль мәсьәләләрен күтәргән. «Намус хөкеме» әсәрендә проблематика мораль-этик нормаларны үз эченә ала иде. «Дәвам» драмасында исә иҗтимагый-сәяси, хезмәт һәм әхлак проблемаларының үзара тыгыз бәйләнештә алынуын күрергә мөмкин. Аерата калку итеп куелган һәм үтемле төстә хәл ителгән мәсьәләләр рәтенә түбәндәгеләр керә: илнең, халыкның уртак байлыгына сак килү, аны тагын да арттыру өчен көрәш, эшкә җәмгыять күзлегеннән карап, максатны олы җаваплылык белән билгели белү, коммунистлык бурычлары, кешенең кылган эшләре, аерым алганда, җитәкчелек итүнең яңа алымнары һәм шуларны аңлый-төшенә белү, массалар инициативасына дөрес бәя бирү. Драмада автор материалны яңа зур төзелештән алган, ул атаклы КамАЗ төзелеше дип кабул ителә. Үзәк конфликт төзелештә яңа прогрессив методларны тормышка ашыру өчен алып барылган көрәш төсендә оеша. Бу көрәштә партиянең шәһәр комитеты секретаре Саттаров, инженер Катынский (русча вариантта Сатынский. – Ред.), эшче кыз Алсу, баш механик Дунаев, төзелеш начальнигы урынбасары Дания Әхмәдуллина һ.  б. алдынгы көчләрне гәүдәләндерәләр. Гоголев, Саликова кебекләр, кайберәүләрнең йомшаклыгыннан, вакытлы кыенлыклардан оста файдаланып, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртып яшәргә омтылалар.

      Әсәрнең үзәгендә Байков һәм Саттаров образлары тора. Гәрчә пьеса, асылда, Байков драмасы буларак уйланылган булса да, сюжет сызыгында боларның кайсына булса да өстенлекне бирүе кыен. Гигант төзелеш җитәкчесе Байков – күпчелек сыйфатлары белән уңай тәэсир калдыра торган кеше. Үзенә ышанып тапшырылган эшне ул һәрнәрсәдән өстен саный, аңа изге бернәрсә итеп карый. Юк, ул карьерист түгел. Үз тормышын һәм талантын яңа тормыш төзүгә багышлаган, акыллы, каты куллы бу кеше мондагы төзелешне үзенең хезмәт баскычындагы иң югары басма дип, үзе өчен «соңгы тургай җыры» дип атый. Ул үз-үзен онытып эшли, бүтәннәрдән дә шундый ук фидакярлек таләп итә. Шул ягы белән ул – соклангыч, шул ягы белән уңай герой. Ләкин тиңе булмаган гигант төзелеш күп кенә мәсьәләләрне яңача хәл итә белүне сорый. Менә бу яктан инде Байков образы каршылыклы, аның характерында консерватив сыйфатлар калкып чыга. Төзелешне ул искечә, күнегелгән методларга таянып оештырырга һәм җитәкләргә ниятли. Мондый зур эшкә һич ни дә кызганыч булмаска тиеш дип уйлап, ул хөкүмәттән өстәмә рәвештә зур-зур суммалар сорап тора. Кайбер очракларда, көндәлек мәшәкатьләр һәм төзелешнең вак-төяге белән мавыгып, төп мәсьәләләрне дә күздән ычкындыра, кешеләргә игътибарын киметә. Тагын да бер җитешсезлеге шунда: Байков производство белән җитәкчелек итүнең алдынгы алымнарын күреп бетерә алмый, аларны дөрес бәяли белми. Катынскийның беркадәр тәвәккәллек сорый торган, аның каравы киләчәге зур булган техник тәкъдименә ул игътибар биреп бетерми. Менә шулар аркасында ул Саттаров, СКАЧАТЬ