Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке). Азат Ахмадуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке) - Азат Ахмадуллин страница 7

СКАЧАТЬ гаилә рәхәтен күрмичә, аның каравы халык мәхәббәтен һәм игътибарын тоеп, үз укучыларыңнан хатлар алып, аларның уңышлары белән горурланып яшәрсең. Яки батыр фронтовик Нурислам кебек, балалар белән булу, аларга дәрес бирү мөмкинлеге өчен, һәр көн җиде чакрым араны үтеп, күрше авылга йөрерсең. Мәликә шикелле ир-ат иркәләвенә сусап гомер кичерерсең. Шәхси мәнфәгатьләр һәм профессиягә тугрылык хисен капма-каршы куеп, Хәят Газизовна, Мәликә, Мөршидәләрне гаилә рәхәтлекләреннән ваз кичкән кешеләр ясап, автор, үзе телиме-юкмы, укытучы эшен берьяклы күрсәтә. Укытучылык хезмәтендә шәхси мәнфәгатьләрне тулы канәгатьләндерү өчен мөмкинлекләр аз дигән ялгыш фикер тудыра торган бәхәсле концепция барлыкка килә.

      Шунысы да гыйбрәтле: проблеманы болай хәл иткәндә, уңай геройларның характер бөтенлегенә дә зыян килә. Таһирның тәкъдименнән баш тарту күренешләрендә Мөршидә үзен гаять ясалма тота. Ә Таһирны карагыз инде! Сөйгән кызы алдына нинди таләп куя ул: йә мин сине бүген үк алып китәм, яки беркайчан да без бергә була алмаячакбыз (!). Ни өчен диген? Чөнки егет үз алдына «хәзер үк өйләнергә» дигән максат куйган. Һәм ул моны эшләячәк. Мөршидәне булмаса, бүтән кыз алачак. Ә бит үзе, имеш, Мөршидәне шашып сөя. Шулай итеп, пьесаның соңгы күренешләрендә тотнаксыз бер егет күз алдына килә. Шунысы гаҗәп: егетнең мондый фикерләре, таләпләре теләсә нинди кызны хурландырыр иде, ә шуларга Мөршидәнең бер дә исе китми. Таһирның анасы урынына калган, аны тәрбияләп кеше иткән Хәят Газизовнага, аның үз профессиясенә булган мөнәсәбәтенә һөҗүм ясап сөйләгән сүзләре әсәрдә тиешле отпор алмый. Яки Мөршидәнең егетеннән баш тартуының сәбәбен карагыз. Имеш, Таһир (ә ул очучы) хезмәткә бара торган җирдә татар мәктәбе юк икән дә, Мөршидә татар телен һәм әдәбиятын укыта алмаячак икән. Димәк, укытучы буларак, ул үз-үзен югалтачак. Шактый ук ясалма киртә.

      Шәхси тормыштагы уңайсызлыклар һәм бәхетсезлекләр, җәмгыять мәнфәгатьләре өчен шәхси теләкләрен корбан итәргә әзер тору алда карап узган «Дәвам» драмасындагы кайбер геройларга да хас. Мәсәлән, Дания Әхмәдуллина, Саттаров образларында күренә ул. Ләкин бу персонажларның аскетлыгы аклана һәм ышандыра. Аннары ул вакытлы бер күренеш итеп сурәтләнә. Аскетлык монда геройларның характерын бөтенәйтә, аларны бизи. Ә Мөршидә характерын бизәргә тиеш дип уйланылган аскетизм хакыйкатькә зыян сала, уңай геройларның эш-хәрәкәтендә ясалмалылык тудыра.

      Драматургия турында сүз барганда, тагын да бер төр пьесаларга аерым тукталырга кирәк. Хәзерге татар драмасы авыр һәм каршылыклы тормыш ситуацияләрен һәм характерларны, принципиаль мәсьәләләрдә бәхәсне, авторның эзләнүчән тынгысыз фикерен торган саен тулырак чагылдыра. Аның өчен кулай формалардан берсе  – драма-бәхәс, драма-дискуссия. Аны «фикер драмасы» дип атау да бар. Бездә бу төрдә шактый әсәрләр язылды. Нәкый Исәнбәтнең «Мәрди белән Нәфисә», Туфан Миңнуллинның «Миләүшәнең туган көне» һәм «Нигез ташлары», Аяз Гыйләҗевнең «Җиргә тапшырылган СКАЧАТЬ