Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке). Азат Ахмадуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке) - Азат Ахмадуллин страница 13

СКАЧАТЬ Ләкин бу аныклауны таләп итә. Вакыйгаларда, аларның барышында һәм чишелешендә моңсулык юк, пьесаны «фантастик комедия» дип атау дөресрәк булыр.

      …Иблис канцеляриясендә, бөтен дөньяны буйсындырып тору өчен, планнар корыла. Җир шарында берәүне дә куркытырга теләмәгән, үзе дә бернидән курыкмаган бер ил бар икән. Ә курыкмау буйсындырып яшәргә күнеккән Иблиснең көчсезләнүенә китерә. Моны төзәтергә кирәк! Һәм шул эшне ныклап башлап җибәрү өчен, Татарстан дигән җирдәге Чатнама авылына Үлем дигән фәрештә җибәрелә. Андагы халыкны ул тезләндерергә тиеш, ләкин моны Иблис исеме белән түгел (чөнки аннан курыкмыйлар хәзер), ә Алла исеме белән эшләргә мәҗбүр…

      Эшне «Изгеләр чишмәсе» дип аталган су чыганагыннан башларга ниятли Үлем-әҗәл. Чөнки аны авыл кешеләре үзләренә буйсындырган. Чишмә суын торбалар буйлап өйләренә таратырга, фонтаннар ясап, бакчалар үстерергә теләп эш башлаганнар икән. Шул эшне таркатырга кирәк.

      Авылда эш сөймәүчеләр дә, эчеп-исереп йөрүчеләр дә, юк-барга көнләшеп, үзара ямьсезләнешеп яшәүче гашыйклар да бар икән. Үлем фәрештәсе эшне менә шундый кимчелекләрне үстереп-арттырып, халыкны таркатудан башларга уйлый. Беренче урынга кешене һәрчак куркытып торучы үлем-бетемне куя. Изгеләр чишмәсен буйсындыру нияте белән кылынган эшләрне җимерү өчен, кешеләрне үлем белән куркыта, үләселәрнең исемлеген төзи, аларга моны алдан хәбәр итә. Ләкин ни хикмәт, нинди генә тырышлык куймасын, нинди генә хәйлә-мәкерләргә бармасын, аерым кешеләрдәге кайбер кимчелекләрдән ничек кенә файдаланырга маташмасын, Үлем теләгенә ирешә алмый. Кешеләр үлем-бетем алдында җебеп төшмиләр. Үлем-фәрештә билгеләп куйган әҗәл сәгате алдыннан да төп көчләрен башлаган эшләрен тәмамлауга багышлыйлар. Кешеләрдәге фидакярлек, рухи ныклык, киләчәк буыннар өчен куйган тырышлыкны күреп сокланган Үлем-фәрештә үзе үлеп китә. Чөнки аңа кешеләргә сокланып карарга ярамый!

      Комедиядә совет системасын мактау, дәһрилекне яклау кебек, шул чор идеологиясенең чагылышы шактый ук көчле. Сюжет барышында, персонажларның эш-гамәлендә алдан билгеләнгәнлек зур роль уйный. Ләкин әсәрнең кыйммәте боларда түгел, ә, югарыда әйтелгәнчә, сәнгати эшләнешендәге кайбер яңалык күренешләрендә. Шартлылык монда югары дәрәҗәдә. Кешеләрнең, Үлем белән очрашканнан соң, үзара мөнәсәбәтләрендә реалистик стиль сакланса да, ситуация һәм вакыйгаларны оештыруда тулаем сюрреалистик тасвирлау элементлары, абсурд театр алымнары да бар. Вакыйгаларның җирлеге дә модернистлар яратып куллана торган төш күрүгә нигезләнгән.

      Бу чор драматурглары арасында шартлы алымнарга һәм образларга мөрәҗәгать итеп уңышлы әсәрләр биргән Туфан Миңнуллин алгы урынга чыкты. Аның мондый пьесаларыннан «Әлдермештән Әлмәндәр» исемле комедиясе аерата зур уңыш казанды.

      Татар драматургиясендә комедия жанры зур күпчелекне алып тора. Шулай да анда үзенең идея-эстетик йөкләмәсе белән махсус күренеш булырлык комик һәм сатирик типлар әллә ни күп СКАЧАТЬ