Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке). Азат Ахмадуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке) - Азат Ахмадуллин страница 11

СКАЧАТЬ образларын романтик сурәтләргә омтылуы игътибарга лаек. Әсәрнең исеме үк авторның метафоралар белән эш итәргә өйрәнгән булуына ишарә ясый. Гелүс һәм Нәзнинә образларында кирәкмәгән артык көнкүреш ваклыкларыннан, фактологиядән качарга омтылыш сизелә, әсәрне поэтик идея белән сугарырга теләк чагыла. Шул ук вакытта, күрәсең, яңалыкка берьюлы гына ирешүе дә – кыен эш. Аерым алганда, бу ике образда авторның аларны үз фикерен тамашачыга җиткерүдә рупор итеп файдаланырга омтылу сизелеп кала. Ягъни, икенче сүзләр белән әйткәндә, бу персонажларның индивидуаль үзенчәлекләрен, аларның логик үсешен булдыруга игътибар җитеп бетмәгән.

      Югарыда сөйләнгәннәрдән һич тә традицион стиль һәм алымнар инде исәптән чыгып баралар икән дигән мәгънә килеп чыкмый. Шул ук алда карап үтелгән, тема һәм жанр үзенчәлекләре ягыннан, стиль төсмерләре белән яңа дип саналган пьесаларда да традицион алымнарны очратырга, композиция формаларыннан, тел-стиль чараларыннан уңышлы файдалануны да күрергә мөмкин. Традицияләр дәвам иттерелә, уңышлы үстерелә. Менә берничә мисал. Мирсәй Әмир үзенең «Агыйдел» повестен драма итеп эшләде. Бу – гади инсценировка гына түгел, ә повестьтагы төп мотивлардан файдаланып язылган мөстәкыйль пьеса. Драма итеп язганда, автор традицион стильдән киң файдаланган. Бу стиль аңа 20–30 нчы еллар комсомолларының эшләрен, авылдагы сыйнфый көрәшне тулы күрсәтерлек мөмкинлек биргән. Монда киң эпик полотноның үткен сюжет интригасы белән органик бәйләнешен күрәсең. Крестьяннарның җыелышын чагылдырган массакүләм күренешләр Сәхәү кулак йортындагы яисә Низами сәүдәгәр өендәге камерный күренешләр белән аралашып килә, шул чорның колоритын, җанлы вакыйгаларын тулы гәүдәләндерә. Гаяз, Артыкбикә, Ильяс, Имәли һ. б.ның образларында авыл комсомолларының фидакяр көрәшен, аларны рухландырган идеяләр һәм аларны зурлаган сыйфатлар ышандырырлык сурәтләнеш тапкан.

      Нурихан Фәттахның 1973–1974 елгы сезонда Академия театры сәхнәсендә куелган «Кол Гали» исемле трагедиясе дә традицион стильнең иң яхшы үзенчәлекләренә тугрылык саклап иҗат ителгән. Трагедиядә ХIII йөзнең мәшһүр шагыйре Кол Галинең поэтик образы гәүдәләндерелә. Әсәрнең, аның буенча куелган спектакльнең уңышлы якларыннан берсе шунда: монда җирле халыкларның монгол яулап алучыларына каршы фаҗигале көрәше, бу көрәштә югары катлау вәкилләренең төп игътибары хакимият өчен тартышуга китүе, бу тартышларның, интригаларның Болгар дәүләтен җимерүгә алып килүе, ягъни чорның олы фаҗигасен тудыруы үтемле итеп күрсәтелә. Трагедия иҗтимагый яңгырашы белән актуаль һәм бүгенге көнгә аваздаш.

      Драматургларыбыз кайчандыр очраган шартлы сәхнә алымнарын һәм чараларын да уңышлы кулланалар. Мәсәлән, Риза Ишморат «Хикмәтле Сәйфи» комедиясендә үз вакытында Гафур Коләхмәтовның «Ике фикер» драмасында кулланылган алымнан уңышлы файдалана. Сәйфи характерындагы тискәрелекне тәнкыйть итү, бүгенге көннең искелеккә туктаусыз һөҗүм алып баруын СКАЧАТЬ