Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке). Азат Ахмадуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке) - Азат Ахмадуллин страница 5

СКАЧАТЬ азат әсәр дип әйтеп булмый. Автор аны «героик драма» дип атаган. Һәм күпчелек урында бу жанрга хас булган югары стиль сакланган да. Гомумән алганда, пьесага эпик киңлек, масштаблылык хас, фикер тирән, сюжет үстерелешендә дә, диалогларда киеренкелек сизелә. Уңай геройларның гомуми эшкә, дәүләт һәм халык эшенә бирелгәнлеген төрле характерлар ярдәмендә, төрле планда ачу уңышлы чыккан. Шул ук вакытта героик драмага хас булырга тиешле стильнең ахыргача сакланмавын да әйтергә кирәк. Урыны белән пьесада минор тоннар өстенлек ала башлый, пессимизм «борын төртмәкче» була. Соңгысы үз чиратында жанр бөтенлегенә зыян сала, аның үзенчәлекләрен исәпкә алып бетермәүдән килеп туа.

      Гомумән, стильләр мәсьәләсе бүген, аерым игътибар сорап, алга килеп басты. Бу проблемага бигрәк тә рус әдәбият белемендә нык әһәмият бирелә. Драматургиягә мөнәсәбәттә дә стильләр төрлелеге, стиль үзенчәлекләре турында эзләнүләр һәм теоретик фикер туплау бара. Стильләргә байлык – әдәбиятның өлгерү дәрәҗәсен билгеләүдә зур үлчәү.

      Соңгы елларда татар драматургиясе белән өстән-өстән генә танышкан сурәттә дә, анда стильләрнең төрлелегенә һәм аерым юнәлешләрне, эстетик тенденцияләр үстерелешен ачык күрергә була. Тематик байлык ягыннан гына түгел, жанр һәм стиль төрлелеге җәһәтеннән дә драматургиябез яңа баскычка күтәрелде. Алда әйтелгәнчә, шәхескә, кешенең рухи дөньясына игътибар артты. Хезмәт һәм иҗат кешесен дөньяның терәге һәм үзәге итеп аңлау көчәйде. Бүгенге театрлар афишаларында героик-революцион, тарихи-иҗтимагый, социаль-көнкүреш, психологик һәм романтик драмаларга, трагедия, комедия, водевиль һәм трагикомедиягә дә мисаллар табып була. Мирсәй Әмирнең «Хөррият» һәм «Агыйдел», Аяз Гыйләҗев һәм Альберт Яхинның «Шамил Усманов», Гариф Ахунов повесте буенча эшләнгән «Чикләвек төше», Хәй Вахитның «Күк капусы ачылса» һәм «Давыл», Туфан Миңнуллинның «Ир-егетләр» һәм «Диләфрүзгә дүрт кияү», Шәриф Хөсәеневнең «Зөбәйдә – адәм баласы» һәм «Әни килде», Аяз Гыйләҗевнең «Эңгер-меңгер» һәм «Сары чәчәк ата көнбагыш», Нурихан Фәттахның «Кол Гали», Сәет Шәкүровның «Тол хатыннар, тол кызлар», Әхсән Баянның «Һәйкәл», Риза Ишморатның «Хикмәтле Сәйфи», Илдар Юзеевнең «Бөркетләр кыяга оялый», Юныс Әминевнең «Минем җинаятем» һәм «Гөлҗәннәтнең җәннәте» һ. б. – менә бүгенге театрлар репертуарының нигезен тәшкил иткән пьесаларның тулы ук булмаган исемлеге. Хәзерге вакытта татар драматургиясен профессиональ осталыклары арта барган авторлар, иҗади индивидуальлек ягыннан формалашкан һәм үзенчәлекле көчләр нәкъ менә алга таба үстерә. Гомуми реалистик принциплардан тыш, аларның әсәрләрендә дөньяны үзенчә итеп художестволы күрү, заман проблемаларын чагылдыруның эстетик категорияләрен үзенчә кабул итү һәм аңлау хас. Нәкъ менә «художестволы күрү», чөнки стиль ахыр чиктә шуның белән бәйле. Мәсьәләгә нәкъ менә шул ноктадан карап якын килгәндә, бүген актив эшләүче авторлар иҗатында ачык итеп аерып куя торган үзенчәлекләр бар. Нечкә психолог, кискенрәк, вакыты белән хәтта ачы телле Шәриф СКАЧАТЬ