Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке). Азат Ахмадуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке) - Азат Ахмадуллин страница 10

СКАЧАТЬ бу сызыкка поэтик образлылык һәм лирик дулкынлану җитеп бетми. Аерым әсәрләрдәге кайбер уңышлар гына бу җәһәттәге ихтыяҗны каплый алмый. Кешеләр арасындагы эчкерсез мөнәсәбәт, җылылык һәм мөлаемлыкны сурәтләү өчен тиешле поэтик образлар һәм метафоралылыкка омтылу әле зур уңышларга китергәне юк. Ә бит лирик-поэтик чаралар ярдәмендә сурәтләнгән геройларны да ирлек-батырлык ягыннан да, гүзәллек җәһәтеннән дә бер дә ким-хур булмаслык итеп күрсәтеп булыр иде. Аның каравы андый геройлар тамашачыга якынрак та, аңлаешлырак та, кешелеклерәк тә, рухи яктан баерак та булып чыгалар.

      Бу өлкәдә кайбер уңышлар драматургиягә килгән шагыйрьләрдән Әхсән Баян һәм Илдар Юзеев, прозаик Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә күренә.

      Аяз Гыйләҗевнең «Җиргә тапшырылган серләр» һәм бигрәк тә «Эңгер-меңгер» пьесаларында кешедәге иң гүзәл сыйфатларны якты дөньяга чыгару өчен, ул сыйфатларны басып-каплап тора торган мещанлык, бүгенге тук һәм төссез тормышыннан риза булу, бернәрсә өчен дә янмау-көймәү кебек тискәре сыйфатларга каршы көрәш темасы алына. Бу әсәрләрдә артык гаҗәп тә күренмәгән вакыйгаларга көтмәгәндә күңелләрне эретерлек якын булып гади кешене ярату, аны олылау һәм зурлау тойгысы килеп керә. Ул, мәсәлән, «Киек Каз Юлы» драмасында үзәк мотивларның берсе төсен алган. Шул ук «Җиргә тапшырылган серләр» пьесасында ул Кәрим Хәернасов образы яки Илшат белән аның әнисе Гаян апа арасындагы мөнәсәбәт ярдәмендә ачык куела.

      Сәхнә әсәрләрендә метафорага, лирик-поэтик образлылыкка омтылу тагын да көчлерәк булып шагыйрьләр иҗатында чагыла. Һәм бу беркадәр аңлашыла да булса кирәк. Чөнки шагыйрьләр – метафора белән уйларга өйрәнгән халык. Алар бигрәк тә романтик драма жанрына мөрәҗәгать итәргә ярата. Ә революцион романтика сәхнә сәнгатенең мөмкинлекләрен баета. Зур идеяләрне, кешелекне борчый торган олы фикерләрне тамашачыга җиткерүдә романтик сәхнә әсәренең үз чаралары һәм алымнары бар. Ул аерата поэтик образлылыктан һәм метафорик чаралардан мул файдаланырга сәләтле. Романтик әсәргә рухландыргыч патетика һәм гүзәл пафос органик төстә кушыла ала. Ә пафосны, патетиканы, романтик күтәренкелекне безнең тамашачы бик тә уңай һәм теләп кабул итә.

      Моның ачык мисалы итеп романтик драматургиянең уңышлы мисалларыннан берсе санала алырлык әсәрне  – Әхсән Баянның «Һәйкәл» исемле драмасын күрсәтергә була. Ул берничә сезон уңыш белән Минзәлә театрында барды, аннары «Казан утлары» журналында (1973.  – №  10–11) басылды. Әсәр үзенчәлекле булуы, романтик характеры, катлаулы фикерләргә байлыгы белән игътибарга лаек. Ситуация шактый гади. Ләкин шул гади ситуациягә автор тирән мәгънә сала алган. Күңеле белән ихластан революция эшенә бирелгән Арсланның байлык коллары булган хыянәтче туганнары тарафыннан алданып талануы һәм үтерелүе тасвир ителә. Менә шул үткәндәге хәлләрне автор бүгенге кешеләр белән, аларның тормышы һәм эшләре, яшәүнең мәгънәсен ничек аңлаулары белән бәйли. Романтик шартлылыктан СКАЧАТЬ