Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке). Азат Ахмадуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке) - Азат Ахмадуллин страница 8

СКАЧАТЬ билгели. Болар бигрәк тә аның комедияләрендә ачык күренә. Драмаларында да ул комик типларны тормышчан һәм җанлы итеп, шактый тапкыр сурәтли. Мәсәлән, аның «Диләфрүзгә дүрт кияү» водевиле шаянлыкка, уенга, көлкегә, җорлыкка байлыгы, характерлары ачык беленеп торуы һәм аларның кызыклы булуы белән укучының һәм тамашачының игътибарын яулап алды. Шул ук вакытта Туфан Миңнуллин драматик характерлар иҗат итү өлкәсендә дә эзләнүләр алып бара. Бигрәк тә аны заманыбызның үзәк геройлары, әйдәүче геройлар, алдынгы кешеләрне гәүдәләндергән образлар кызыксындыра. Дөрес, монда аңа бөтенесе дә ансат кына бирелми. Уңышлар аерым кыенлыклар белән аралашып килә, барысы да автор уйлаганча гына килеп чыкмый. Мәсәлән, бу яктан аның «Ир-егетләр» кебек, вакытында матбугат битләрендә уңай рецензияләр алган пьесасы шактый гыйбрәтле. Сүз дә юк, әсәр, нигездә, әйбәт, аның буенча куелган һәм драманың «Казан утлары» журналында (1972. – № 9) басылган әдәби варианты тамашачыларны һәм укучыларны тәрбияләүдә уңай роль уйный. Ләкин зур сәнгать югарылыгыннан торып караганда, пьесага кайбер кимчелекләр дә хас булуын күрмәү мөмкин түгел.

      Драма, асылда, пьеса-дискуссия төренә якын. Чыннан да, драмада капма-каршы торып көрәшү ачык рәвештә түгел, ә колхоз рәисе Мәрван белән аның электәге фронтташ дусты, талантлы архитектор булган, ә соңыннан исереклек юлына кереп киткән Әхтәм арасындагы тартыш төсендә оеша. Дустын һәлакәт юлыннан йолып алу өчен, Мәрван аны көчләп диярлек авылына алып кайта, аңа үзе теләгәнчә эчеп-ашап ятарга мөмкинлек тудыра. Шул вакытта Әхтәмнең колхоздагы олы эшләрне, авылдашларының фидакяр хезмәтен күреп, яңадан да үз асылына кайтачагына нык ышана. Һәм шулай булып чыга да. Ләкин монда образларның логик үсеше, гәрчә бик матур уйланылган булса да, тамашачыны һәм укучыны ышандырып ук бетерә алмый. Әхтәм белән Мәрван арасындагы эчке яшерен бәхәс уңай якка хәл ителү өчен, тормышчан вакыйгалар да, бәхәснең киеренкелеге дә җитәрлек түгел. Заман каһарманының гүзәл образы булырлык Мәрвән тиешенчә ачылып бетмәгән. Ул, гомумән алганда, декларатив. Геройларның интеллектуаль дәрәҗәләре дә бик үк югары түгел. Әсәрдә Мәрван үзенең эчке рухи көче, оештыру сәләте, әхлакый принципларының гүзәллеге белән ачылып җитәрлек күренеш тә, ситуация дә юк дәрәҗәсендә. Автор, геройның уңай сыйфатларын күрсәтү өчен, Әхтәм образына, аның айнып, тормышта дөрес эзгә кайтып басуына зур өмет баглаган. Ләкин теләгенә ирешә алмаган. Чөнки андый очракта мондый образның икенчерәк планда – тагын да тирәнрәк, кешенең эчке фаҗигасе, рухи кичерешләре төсендә ачылуы кирәк. Ләкин бу эшләнмәгән. Шуның аркасында исерекбаш белән кирәкмәгән төстә артык булашу, аны кирәгеннән артык игътибар үзәгендә тоту килеп чыккан.

      «Пьеса-бәхәс» иҗат итү юнәлешендәге эзләнүләрен Туфан Миңнуллин комедия жанрында да дәвам иттерде. Аның Күчмә театрда куелган «Нигез ташлары» – шундый әсәр. Монда да әсәрнең тамашачыга тәэсир көче сюжет сызыгының кызыклыгы һәм катлаулылыгы белән түгел, СКАЧАТЬ