Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке). Азат Ахмадуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке) - Азат Ахмадуллин страница 3

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Жанр үзенчәлекләрен үзләштерүдә дә кайбер уңышлар күз алдында. Моннан өч-дүрт ел гына элек драматургиядә комедия жанрына күбрәк игътибар итү, ә драмага игътибар җитмәү бар иде. Комедия жанрында сәнгатьчә эшләнеше белән югары торган әсәрләр башка жанрларга караганда да күбрәк иҗат ителде. Ә драмалар арасында схемачылык чире белән авырган, ясалма ситуацияләргә, сай характерларга һәм сыек фикерләргә ия булган пьесалар шактый очрый иде. Бүген исә драма жанры да театрлар репертуарында лаеклы урын ала башлады. Әлбәттә, комедия төре һич тә икенче сорт әйбер түгел. Кимчелекләрне фаш итүдә, көлкедә аның белән бер жанр да тиңләшә алмый. Шулай да сәнгатьнең һәм әдәбиятның төп максатларыннан берсе – уңайны раслау. Ә моның өчен сәхнә әдәбиятында мөмкинлекләр, барыннан да бигрәк, драма төрендә күбрәк. Драма сәнгатьчәлек җәһәтеннән тирән эшләнгән тормышчан һәм ышандыра торган характерлар иҗат итәргә, кешенең бай эчке дөньясын, аның хисләрен, фәлсәфи уйлануларын ачарга, чынбарлыкның үсеш хәрәкәтен тиешенчә сурәтләргә киң мөмкинлек бирә. Татар драмасы шул яктан сәхнә әдәбиятының башка жанрлары белән генә түгел, гомумән, бөтен татар әдәбияты белән бер адымнан атлап барырга тырыша. Ул мөһим һәм актуаль сәнгать проблемаларын хәл итәргә алынды. Һәм бу аның көченнән килер кебек күренә. Чөнки заман темасын хәл итүдә артка калу, көч һәм тәҗрибә туплау чоры үтеп бара. Драманың мөһим үзенчәлекләреннән берсе шунда: ул дәвернең фәлсәфи һәм әхлакый проблемаларын аңлау-төшенү һәм гәүдәләндерү юнәлешендә үсә. Аның бу үсешендә ачык төс алган тенденциядә яңа җәмгыять төзүнең, яңа кеше тәрбияләүнең сәнгатьчә хәл итәргә максатчан омтылыш чагыла.

      Әгәр дә автор үз әсәрен «драма» дип атый икән, димәк, бер яки берничә шәхеснең драматик хәлен күрергә, бу хәлгә китергән эчке һәм тышкы сәбәпләр ачып бирелгәнен өмет итәргә кирәк. Ә шәхес драмасы, ягъни драматизм, төрле сәбәпләр аркасында һәм үзе дә күптөрле булырга мөмкин. Аны әсәрдә чагылдыруның үзенең берничә алымын аерып карарга була. Бездә, мәсәлән, бу алымнарның берсе, бик тә күп кабатланып, эчне пошыра башлаган иде. Аның якынча схемасы шулайрак. Сурәтләнә торган вакыйгалар дәвамында әйбәт тәэсир калдырган, моңарчы «уңай кеше» дип, яхшы иптәш, акыллы һәм тугрылыклы дус дип ышанып йөргән персонажның бердәнбер көнне чын эчке дөньясы, асыл мәгънәсе ачыла башлый. Баксаң, ул начар кеше икән. Ниндидер сәбәп аркасында, көтелмәгән ситуациядә бу персонажның эчке дөньясы белән тышкы кабыгы-кыяфәте арасында зур аерма, хәтта каршылык барлыгы беленә. Шушы ачыш башка бер (яки берничә) персонажда кичерешләр тудыра, бу геройлар характерында үсеш китереп чыгара. Шуның белән әсәрдә эчке динамика, хәрәкәт барлыкка килә. Бу – күп кабатланган һәм әле дә кабатлана килүче, инде күнегелгән, шактый «чарланган» (алымнары эшләнгән мәгънәсендә) һәм шомарган алым. Бигрәк тә якын кешесенең, мәсәлән, ире яки хатынының, әтисе яки әнисенең, сөйгән кешесенең һ. б.ның үткәндә эшләгән берәр хатасын ачу, әшәкелеген белү, начар СКАЧАТЬ