Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке). Азат Ахмадуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке) - Азат Ахмадуллин страница 2

СКАЧАТЬ тарих тарафыннан рәнҗетелгән, башкалар тарафыннан изелгән, кимсетелгән халык баласы бәгыреннән өзелеп төшкәнлек сизелү белән аерылып тора. Сәет гади образ гына түгел, ул – кыргый капитализм шартларының типик гәүдәләнеше булган герой.

      Кыскасы, бу фәнни мәкаләләр җыентыгы XX һәм XXI гасырлар арасында татар әдәбияты, татар драматургиясендәге кайбер үзенчәлекләрне билгеле бер дәрәҗәдә күз алдына төгәл итеп китереп бастыра. Ул шул ягы белән белгечләргә дә, әдәбият сөючеләргә дә файдалы булыр дип уйлыйм.

      Ленар Шәех,

      филология фәннәре кандидаты

      Татар драматургиясе яңа гасыр алдыннан

      (XX йөз ахыры – XXI йөз башы)

      1960–1980 еллар драматургиясенең жанр һәм стиль үзенчәлекләре

      Драматургия һәрвакыт татар әдәбиятының игътибар үзәгендә торды һәм тора. Аның үсеш юлында төрле чорлар бар. Гаяз Исхакый, Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан исемнәренә аның беренче адымнары, оешу, формалашу этаплары бәйле. 1920 елларда Кәрим Тинчурин, Фәтхи Бурнаш, Шамил Усманов, Шәриф Камал иҗатлары белән бәйле төстә ул татар әдәбиятының гомуми сыйфат дәрәҗәсен билгеләште. 1930 елларда, бигрәк тә унъеллыкның ахырында, ул Таҗи Гыйззәт, Нәкый Исәнбәт, Әхмәт Фәйзи иҗатлары, Муса Җәлилнең «Алтынчәч» ләре белән югары бәяләнде, башка жанрлардан һич түбән булмады. Сугыш еллары һәм сугыштан соңгы беренче чорларда «конфликтсызлык теориясе» дигән зарарлы концепция бу жанрның үсешен билгеле бер дәрәҗәдә тоткарлады. Шулай да анда «Миңлекамал», «Мулланур Вахитов», «Үлемсез җыр» һәм «Муса» кебек әсәрләр барлыкка килде. Һәм менә без сәхнә әдәбиятыбызның 1960–1980 елларда ирешелгәннәре турында сөйлибез.

      Бүгенге драматургиябез бәрәкәтле агачның тамырларыннан тукланып, гүзәл традицияләрне дәвам иттереп яши. Ләкин ничек дәвам иттерә? Үстерәме ул Галиәсгар Камал, Гаяз Исхакый һәм Кәрим Тинчурин традицияләрен? Заманга тиң адымнар белән барамы ул? Әллә инде артта сөйрәләме, үткәндә ирешелгәннәрне генә кабатлыймы? Кемнәр бу жанрны үстерә, кайсы юнәлешкә таба? Драматургия бүгенге көн сорауларын һәм хәзерге көн кешеләрен ничек чагылдыра? Нинди чаралар һәм алымнар бар аның арсеналында, нинди уңышлары һәм кимчелекләре бар?

      Бүгенге сәхнә әдәбиятыбыз актив һәм эзләнүчән. Мәсьәләгә сан ягыннан килеп караганда, драматурглар татар театрларының репертуарын оригиналь пьесалар белән тәэмин итәрлек дәрәҗәгә җиттеләр булса кирәк. Болай дип әйтергә нинди сәбәп бар? Татар язучыларының VIII съездында (1974 ел) драматургия буенча ясалган докладта ике съезд арасында барлыгы 45 яңа әсәр сәхнәгә куелуы турында әйтелде. Бу санга сәхнәгә куелмыйча, турыдан-туры матбугатка чыкканнарын да кушарга мөмкин. Шулай итеп, елына бездә кимендә 10–15 яңа әсәр иҗат ителә дигән сүз. Драматургиябез тарихында әле бу хәл беренче тапкыр.

      Әлбәттә, хәзерге торышны һәм бүгенге драматургик процессның характерлы сыйфатларын бары тик пьесалар санының артуы белән генә билгеләү дөрес булмас СКАЧАТЬ