Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке). Азат Ахмадуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке) - Азат Ахмадуллин страница 15

СКАЧАТЬ «Өчәү юлга чыктык» (соңгы исеме  – «Ихлас») һ. б. драмаларны китерергә мөмкин.

      Алар арасында танылган проза остасы, «Урманда» (1938), «Әбли авылы» (1949), «Еллар һәм юллар» (1956) кебек берничә пьесалар авторы Фатих Хөснинең «Бертуган Таһировлар» исемле драмасы да бар. Ул 1965 елда языла, шул ук елны Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында сәхнәгә куела. Әсәрдәге вакыйгалар җәмгыятебез тормышында кискен борылышларга беренче омтылышлар ясалган елларны үз эченә ала. Сталинчылык афәте, аның халыкка китергән бәла-казалары һәм җинаяте фаш ителә башлаган еллар бу. Чын демократия ничек була икәнен чамалый башлаган вакытлар. Ләкин, мәгълүм булганча, бу иркенлек, илдәге коллык тәртипләренә каршы баш күтәрү кыска гомерле булып чыга. Рухи азатлык сулышының тәмен татый гына башлаган халыклар озакламый Брежнев-Сусловлар чорындагы торгынлык сазлыгына кертеп батырыла. Әмма әдәбият һәм сәнгать шушы кыска гына җылылык чорында да беренче чәчәкләрен күрсәтеп өлгерә. «Бертуган Таһировлар» драмасы – шундый чәчәкләрнең берсе, беренчеләрдән берсе.

      Сталинчылык чоры – СССР империясенең промышленность өлкәсендәге зур уңышлары, гигант төзелешләр, Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңү кебек казанышлар еллары ул. Шул ук вакытта сталинизм – башбаштаклык, сәяси кысынкылык, ГУЛАГлар, кече милләтләргә, крестьян сыйныфына, зыялыларга каршы эшләнгән җинаятьләр дә. Алай гына да түгел, культ чорында тагын да зуррак җинаять эшләнде: кеше шәхес буларак бетүгә, таркатылуга дучар ителде, җәмгыятьтә рухсызлык, миһербансызлык урнаша бару өстенлек алды. Ф.  Хөсни үзенең пьесасы белән нәкъ менә шул якка игътибар итә, шул дәһшәтне ачып сала.

      Конфликтны тышкы кыяфәте буенча гына күзаллаучылар драмада әллә ни зур яңалык күрә алмадылар. Чөнки монда кара-каршы торып тартышу, сугышу, бәхәсләшүләр юк. Ләкин әсәрдә конфликт анык һәм мөһим, анда артык күренеш тә, кирәксез деталь дә юк.

      Вакыйгалар гади. Автор өч бертуган Таһировларның  – Закир, Заһид һәм Зарифның – үзара мөнәсәбәтләрен сурәтли. Сталин төрмәләреннән исән-сау чыккан Заһид абыйларының үзеннән тизрәк котылырга тырышуларын сизеп яши. Шулай да пьесада төп игътибар аның нахакка гаепләнгән булуын, лагерьларда газап чигүен тасвирлап, аны кызгануга, шуның белән Сталин культын гаепләүне үзәккә куюга юнәлтелмәгән. Дөрес, мәгълүм күләмдә монысы да бар. Ләкин һәрнәрсә ике олы туганның – Закир белән Зарифның – гарипләнгән рухи дөньяларын күрсәтүгә хезмәт итә. Мәсәлән, Закир – кайчандыр күркәм яклары да булган кеше. Тоталитар система аның холкындагы йомшак якларны үстергән, ул кечкенә генә булса да бер культка әверелгән. Олы абый һәрнәрсәгә яраклашу принцибына таянып яши. Шәхеснең фаҗигасе бу. Димәк, Закир да, Зариф та – культ елларының корбаннары.

      Совет чорында яшеренеп яткырылып та, соңыннан ачып салынган, фаш ителгән җитди конфликт әсәрнең нигезенә салынган. Бу конфликтны сәнгатьчә гәүдәләндерүдә Заһид Таһиров билгеле бер күләмдә роль уйный. Ләкин хәлиткеч урын аңа бирелмәгән. СКАЧАТЬ