Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке). Азат Ахмадуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Яңарыш юлында / На пути возрождения (на татарском языке) - Азат Ахмадуллин страница 14

СКАЧАТЬ тә «Ай булмаса, йолдыз бар» (1977) исемле драматик хикәя, Муса Җәлилгә багышланган «Моңлы бер җыр» (1981) исемле оптимистик трагедия зур уңыш казана. Әлмәт дәүләт театрында куелган «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәре өчен Туфан Миңнуллин, режиссёр Гали Хөсәенев, баш рольдә уйнаган артистка Дамира Кузаева 1979 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Әсәр, русчага тәрҗемә ителеп, Мәскәүнең «Театр» журналында басылып чыга (1979. – № 6), бөтен ил югарылыгына күтәрелә.

      Шулай итеп, бу чорда шартлы алымнарга, һәртөрле өстәмә чараларга (әкият, миф, легенда, риваять һ. б.) мөрәҗәгать итү актив төс ала, уңышлы пьесалар тууга китерә.

      Мәсәлән, сәхнә әдәбиятына беренче адымын ясаган Рафис Сәлимҗановның «Акъярдагы ахырзаман» (1986) исемле комедиясе үзенең шартлы ситуациягә корылышы белән дә, көлкеле күренешләр һәм комик характерлар ярдәмендә чор билгеләрен шактый ук төгәл чагылдырган булуы белән дә театр җәмәгатьчелегенең игътибарын җәлеп итте. Аның төп фикере ачык аңлаешлы. Ахырзаман җитүен көтеп яшәп яткан 105 яшьлек Җиһан карчык көннәрдән бер көнне Шири дигән сөннәтче картның даруына (яшәртә торган дару, имеш) шулкадәр ышана ки, елдан-ел яшәрә барып, 16–17 яшьлек кызлар кыяфәтенә керә. Тик эшкә генә урнаша алмый, паспортында күрсәтелгән туган елы комачаулый. Малае да  – 80 яшьлек Хөсәен карт  – аңа үзенчә йөрергә ирек бирми. Ширинең даруы ялган икәнлеге мәгълүм булгач, Җиһанны моңарчы гел яшәртеп килгән эчке ышаныч шартлап сына, һәм ул бер ай эчендә үз асыл кыяфәтенә кайта. Шундый шартлы-фантастик сюжетка корылган пьеса оптимистик фикерне үзенчәлекле итеп раслый: «…Һәрнәрсә – кешенең үзендә! Үзенең рухи ныклыгында, ныклы ышанычында!» Алга таба: «Барлык әшәкелек күңел картаюдан килеп чыга, – ди автор.  – Күңел яшь булсын!» Язучы уздырган шушы фәлсәфи фикер, асылда, дөрес һәм урынлы яңгырый. Шуның белән бергә, пьесада авторның тәҗрибәсезлегеннән килә торган кимчелекләр дә, шул чор идеологиясенә таянып эш итү дә бар. Мәсәлән, 30 нчы елларда Хөсәеннең мәчет манараларын кисеп-аударып йөрүенә каршы булган Ширине, Сөембикә һәм Гөлбикә кебекләрне комик-сатирик яссылыкта мыскыл итү дингә һәм дин әһелләренә карата булган кичәге караш тәэсиреннән килә.

      Рафис Сәлимҗановның әсәре драматургиябездәге җанлы, халыкчан традицион сызыкны чагылдырса, икенче дебютант – Фәүзия Бәйрәмова – пьесалары иҗтимагый-сәяси сызыкны публицистика юнәлешендә үстерәләр. Аның фәлсәфи эчтәлекле «Аллалар ялгышы» исемле драмасы, Минзәлә театрында уңышлы куелган «Һәркемгә бер кояш» дип аталган трагедиясе игътибарны бөтендөнья проблемаларына – сугыш һәм тынычлык, кешелеклелек һәм рәхим-шәфкать, рухи ярлылык һәм вөҗдансызлык мәсьәләләренә юнәлтә.

      Мондый рухтагы пьесалар тагын да иҗат ителә. Мисалга Әхәт Гаффарның «Килер бер көн!» исемле публицистик драмасын, Рабит Батулланың «Мин Америка ачтым» дип аталган трагипамфлетын күрсәтергә була. Марсель Галиевнең сәнгатьчә эшләнеше белән дә, фикер ачыклыгы белән дә уңай тәэсир СКАЧАТЬ