Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 26

СКАЧАТЬ «И Раббым, нигә гөнаһ юлыннан йөрүдән мине тыймадың? Нигә соң мине шушы мәңгелек газапларга юлыгудан коткарып калмадың?»

      Лотфулла хәзрәт җомга намазыннан соң сөйләгән вәгазьләрендә бик еш Аллаһы Тәгалә биргән сайлау мөмкинлеген искә ала иде. «Менә шушындый сайлау, җәмәгать, сезнең алдыгызга бер тапкыр гына килми. Без, мөселманнар, көн саен, мизгел саен менә шушындый сайлау каршында торып яшибез…»

      Мулланы алып киткәч тә, Юкәле авылында тормыш дәвам итте. Район үзәгеннән сугышчан алласызлар оешмасы әгъзалары килеп, мәчетнең манарасын сүтеп киттеләр. Башта мәчетне клуб итеп кулланмакчылар иде… Кайбер авылларда сүтелгән мәчет бүрәнәләрен кышкы зәмһәрир суыкларда утынга турап ягу да булгалады. Юкәлеләр туңып үлгән очракта да мәчет малына кул тидермәсләр иде. Бу авылның кешеләре гыйбадәтханә йортын иң беренче чиратта Лотфулла хәзрәттән калган, изгелекләр эшләнә торган савап урыны итеп күз алдына китерәләр иде. Күңелләрне сафландырырлык итеп вәгазь сөйләү, яисә азанны матур итеп әйтү, яисә авылдашларына гел изге мөнәсәбәт күрсәтү белән генә чикләнмәгәндер хәзрәттән калган якты хатирәләр. Аның мәхәллә кешеләренә булган игелекле мөнәсәбәте, хәләл җефете Хәсәнә абыстай белән бергә, гаилә коруда күрсәткән үрнәкләре – барысы бергә хәзрәткә булган җылы мөнәсәбәтне суытмыйча һәм югалырга ирек бирмичә яшәтә иде.

10

      Юкәлегә Хәсәнә абыстай дүрт бала ияртеп алып килде. Бишенчесен килгәч тапты. Читтән караганда, аңа бер генә кеше дә шул бер көтү баланың әнисе дип әйтмәс иде. Егерме алты яшьлек остабикә. Абыстай. Ул әле ел саны белән санап үлчәнгән яшеннән шактый яшьрәк күренә. Кайбер кешеләрдә картайганчы сабыйлык сыйфатлары сакланган була. Хәсәнә абыстай шундыйлардан. Гомерендә бер генә ялган сүз сөйләгәне булмаганлыктан, ул үзе дә кеше әйткән сүзгә ышана. Беркатлылык тудырган ышану түгел иде бу. Киресенчә, адәм баласы, акыл һәм әдәп ярдәмендә, әңгәмәченең күз буявын да, хәтта ялган сөйләвен дә тотмыйча, кичереп җибәрә ала. Хәсәнә абыстай адәм балаларын яхшыга-начарга, дуска-дошманга бүлми иде. Дөрес, ул аларны үзара тигезләми дә иде. Кешедәге күркәм сыйфатларны да, әшәкелекләрне дә ул башкалардан яхшырак күрә, тирәнрәк аңлый, яхшылык белән начарлык арасын сизгеррәк чамалый, ләкин моны башкаларга сиздерми. Аңарда гаилә тәрбиясе шундый. Казан ханлыгы дошман кулына эләгеп, мөселманнар белән кансыз миссионерлар идарә итә башлагач, Казан тирәсендәге авылдан күчеп килгән ыру бабасыннан башлап Хәсәнә абыстайның кырык буынга сузылган нәсел шәҗәрәсен руханилар тәшкил итә.

      Лотфулла хәзрәтне алып киткәч кенә аңлый башладылар. Кайчакларда бер тынгысыз фикер, нишләптер, синең йөрәгеңне тырный башлый. Гел шул хакта гына уйлап йөрисең. Тынгысызлык һаман көчәя, бимазасы арта бара. Хәзрәт авылда яшәгәндә, тынычлану өчен, мәхәллә кешеләре мулла янына баралар иде. Аңлата ала, юаныч бирә белә иде Лотфулла хәзрәт. Хатын-кызлар исә элеккечә Хәсәнә абыстайга барып гозерләрен сөйлиләр, юаныч табалар. Ирләр дә, СКАЧАТЬ