Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 23

СКАЧАТЬ гөнаһ эш изгелеккә әйләнеп, буталып беткән иде.

      Самавырдан соң Хәсәнә абыстайның кашемир шәлен таләп итә башладылар. Остазбикә шәлен өч айлык бала астына, Әбүзәрнең бишегенә яшергән иде. Аны да бирергә туры килде. «Бу йолкышның хатыны: «Абыстайның шәлен бөркәнеп йөрисем килә, миңа шуны алып кайт», – дип төбәп әйткән булса кирәк», – дигән фикергә килде абыстай.

      Шул чакта Таиповлар гаиләсе талануның мал югалту гына түгел икәнлеген аңлады. Синең хәләл көчең белән тырышып эшләп, соңгы сыныгыңны капмыйча, бөртекләп җыеп саткан икмәк бәрабәренә алган әйбереңне талап алып китү имансызлыктан, кансызлыктан да әшәке тоела иде. Идел тирәсендәге авылларда кяферләрнең Казан каласын һәм ханлыкның башка шәһәр-авылларын җимереп, татарларны үтереп йөргәндәге җинаятьләрнең тәэсире сизелә иде Лотфулла хәзрәт кебек хәлле крестьяннарны һәм руханиларны талап, мәсхәрәләп йөрүдә.

      «Бәлки, үзем гаепледер, – дип, өзгәләнеп уйлап куйды Хәсәнә абыстай, – матур киенеп йөреп, талаучының хатыны шикелле хөсетлеләрнең нәфесен кузгатканмындыр. Аларның да матур, затлы яулык бәйләп йөриселәре киләдер? Мин инде ул шәлне бөркәнеп йөрдем, хәзер талаучының хатыны бөркәнсен. Бәлки, шулай кирәктер?» Шушы сүзләр белән үз-үзен юатырга тырышса да, күңеле башкачарак сөйли иде: «Ул шәл синеке, синең хәләл милкең. Шәл – хәзрәтнең сине яратуын раслаган дәлил. Синең яраткан нәрсәңне законсыз, юлбасарларча тартып алуны китап та, тормыш кагыйдәләре дә акларга тиеш түгел. Кеше талаудан башланган «яңа тормыш» – чынлыкта ахырзаман алдыннан булачак гаугалы гарасатка ишарә ул…»

      Төн урталарына кадәр абыстай, йоклый алмыйча, уйланып ятты. Юкка гына түгел бит бу башбаштаклык, мондый кыргыйлыклар. Аллаһы Тәгалә гөнаһ эшләгәнгә җибәргәндер безгә бу әшәкелекләрне? Шәлсез, самавырсыз калу аның йөрәген әрнетә иде.

      Мал-мөлкәтсез калгач, бер-бер артлы салым кәгазьләре китерә башладылар. Ике ел буе хәзрәт салымнарның барысын да түләп килде. Түләтү төп максат түгел иде салым җыючыларга. Аларның төп максаты, түләп булмаслык зур салым белән куркытып, мулланы колхозга кертү иде.

      Ниһаять, салым түләү мөмкинлеге тулысынча бетте. Хәер дә керми башлады. Большевиклардан куркып, авылдашлары мәетне җеназасыз күмә башладылар. Сугышчан алласызлар никахлашуны юкка чыгардылар. Ә инде дини бәйрәмнәрдә ашка чакырып, Коръән укытулар, мәчетнең иминлегенә багышлап хәер бирүләр – боларның берсе дә калмады. Соңгы тапкыр китергән салым кәгазендәге акча күләмен күргәч, өнсез калды Лотфулла хәзрәт. Ун-унбиш ел ашау-эчүгә, киенүгә, көнкүрешкә бер тиен тотмыйча җыйган очракта да, ул акчаны түләп бетереп булмас иде.

      Бу юлы хәзрәт волость урнашкан Туймазыдагы комбед рәисе Галимовка үзе китте. Ул егетнең әтисе белән Атнагол мәдрәсәсендә бергә укыган иде. Әтисе аша эш йөртсәм, ярдәме тимәсме, дип уйлады ул.

7

      Хәзрәтнең тоемлавы дөрес булып чыкты. Бернинди законга, кирәклеккә, яисә большевиклар төзи башлаган дәүләтне ныгытуга көйләнмәгән икән яңа салым сәясәте. Башта бу кара эшне аны куркытыр СКАЧАТЬ