Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 25

СКАЧАТЬ борынгыларча, бер-берсенә исем белән дәшмиләр иде.

      – Сиңа әйтәм, – диде ул, бер тын кермиләрме икән, дигән шикелле, тыңланып торганнан соң. – Балаларда нәфрәт уянмасын – сакла берүк. Әтиебезне алып киттеләр, безне ятим калдырдылар, ләгънәт сезгә, дип, мине алып китүчеләргә рәнҗи күрмәсеннәр, рәнҗеш белән каргыш гел үзеңә әйләнеп кайта. Каргаган кешенең беркайчан да рәхәт, тыныч яши алганы юк. Каргыш каргаган кешене харап итә. Мин озак сынап йөрдем – рәнҗү дә нәкъ шулай. Рәнҗеш синең үзеңнең бәгыреңне, җаныңны кимереп харап итә. Зинһар, кешеләрнең барысына да – дусларга да, дошманнарга да мәрхәмәтле булырга өйрәт балакайларыбызны. Сиңа бик тә, бик тә авыр булачак. Үзең дә нәфрәтләмә тәкъдиреңне. Кемнеңдер гөнаһлары өчен җәзалый безне Аллаһы Тәгалә. Йә булмаса үзебез кирәк кадәр изге гамәл кылмаганбыздыр, шуның өчен күрәбездер бу газапларны. Түзсәк, рәнҗемәсәк, намаз-догаларыбызны калдырмасак, иман юлыннан тайпылмасак, Аллаһы Тәгалә тыныч, рәхәт тормышка кире кайтарыр.

      Тагын әйтәсе сүзләре бар иде хәзрәтнең, ишек шакыдылар. Чатан Сәмигулланың ачулы тавышы ишетелде:

      – Күпме көтәргә була? Давай, чык! Сузма, кәҗә сакал! Анда сине коймак пешереп көтәләр, ди, ашык!

      Остабикә иренең җиңенә чытырдатып ябышкан иде. Икенче кулының учлары белән авызын каплаган. Шуңа карамастан үксүенең йөрәк өзгеч тавышлары ара-тирә яңгырап китә иде…

9

      Мулласыз авыл – бүгенге көндә табигый бер күренеш. Ашка җыйганда, кемнедер Коръән укырга чакыралар. Үлем түшәгендә яткан бәндәгә ясин чыгалар. Мәетне зиратка илткәч, җеназа укыталар. Кайбер ата-аналар, балалары өйләнешкәндә, никах укыталар. СССР исән чакта, хакимлек итү партия кулында булганда, бу дини ритуалларның барысы да яшерен эшләнде. Җитәкчеләр гаиләсендә, җитәкчелеккә омтылучы чиновниклар тормышында дин бөтенләй юк иде, һәм алар дини кануннардан, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына инанудан үлеп куркалар иде. Ә утызынчы елларга кадәр, бигрәк тә Лотфулла хәзрәт Таиповны кулга алып, сөргенгә озатканда, дингә инану, шәригать кануннарын үтәү бөтенләй башкача иде бит әле. 922 елны Багдад хәлифәлегеннән дин белгече Ибн Фадланны рәсми төстә Идел буе Болгарстанына чакыртып, мөселманлыкны рәсми төстә кабул иткәннән соң аякка баскан дин бит ул. Аңа кадәр дә ни гомерләр дәвамында татар милләте ислам динендә яшәгән.

      Юкәледә дә дингә тел-теш тидермичә, аңа каршы килмичә яшәүне мөселманлык дип ышанып йөрүчеләр шактый иде. Лотфулла хәзрәтне алып киткәч, бөтен авыл – диндарларның диндарлары да, динне тышкы яктан гына тотучылар да – авылның мулласыз калуын бик ачык сизде. Җан тыныч булсын өчен, инанып, изгелеккә омтылып яшәү өчен, авылда да, шәһәрдә дә, кеше рухының нечкәлекләрен белгән, аны әшәкелеккә юнәлгән көчләрдән саклап торучы рухани кирәк икән ләбаса. Мулла барында бу турыда уйламаган булсалар да, руханисыз калгач, шушы хакыйкатьне күпләр аңлый алды. Әйтеп бетергесез шыксыз, төссез, мәгънәсез бер мәгыйшәткә әверелде юкәлеләрнең яшәве. Шул тыйнак, чиктән тыш йомшак күңелле, дин вә яшәеш кануннарын су кебек эчкән СКАЧАТЬ