Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 30

СКАЧАТЬ Имеш, шторм вакытында, бөек адмиралның денщигы, көмеш чиләк тотып, янында йөри торган булган. Сугыша башлау белән, Гораций Нельсонның диңгез авыруы шундук юкка чыга икән. Габдрахманның күп тапкыр сынаганы булды: өлкән штурман чагында үләр хәлгә җитеп, диңгез хастасыннан интегүчеләр, капитан булып эшли башлау белән, авыруларыннан шундук арыналар.

      – Әйдә, безгә кереп чыгыйк әле, – диде Евгений Моисеевич. – Миндә син ярата торган виски бар.

      – Сантори түгелме?

      – Нәкъ шул. Син аны кайдан белдең?

      – ЦДЛның6 буфетында саталар иде. Барахло, – диде Рахманкулов. – Японнар иң затлы, иң алдынгы автомашиналар, электроник приборлар ясап дөньяны шаккатырып торалар. Искиткеч тырыш, талантлы халык. Ә менә чын вискины Шотландиядә генә ясый алалар.

      – Дөрес, син күпне күргәнсең. Нигә вискины шотландлар гына ясый ала? Шуны аңлата аласыңмы?

      Габдрахман бер тын уйланып торды:

      – Шотландиянең туфрагы акбурлы. Вискины чистартканда кулланыла торган вереск куаклары анда гына үсә. Шуңа өстәп, гасырлар буе камилләшә, байый килгән халык тәҗрибәсе. Алар бит вискины, коньяк шикелле, имән мичкәләрдә саклыйлар. Бер тапкыр виски сакланган мичкәне кабат кулланмыйлар. Шотландиядәге коймалар шул имән мичкәләрне утыртып ясалган. Гаҗәеп матур, искиткеч үзенчәлекле шул имән кисмәкләр белән уратып алынган андагы ихаталар.

      – Санторины эчеп караганың бармы соң?

      – Карамаган булсам, сөйләп торыр идеммени? Тукта әле, син бит, сафсата саттырып, минем эшемне бүлдерәсең!

      – Нигә диңгез авыруыннан котылу чарасын яшерәсең?

      – Ул сиңа нигә кирәк? Син бит мәкаләләр бастырып тамак туйдырасың. Редакцияләрдә шторм башланмагандыр бит?.. Көймәң Истра сусаклагычында. Анда давыл буламыни?

      – Мин, күршекәем, диңгезгә чыгарга әзерләнәм.

      – Ялланыпмы? Кайсы пароходчылыктан? Нинди кораб белән?

      Күршесен кызыктыра алуына Швед канәгать иде. Ул бер тын, юри җавап бирмичә, серле итеп елмаеп торды.

      – Корабы әле билгеле түгел, – диде ул бераздан. – Босс миңа өч вариант тәкъдим итә. Берсе Санкт-Петербургтан Көньяк Америкага. Кайтышлый кораб Кызыл диңгездәге, Урта һәм Кара диңгезләрдәге портларга кереп чыгарга тиеш.

      – Калган икесе кайсы якларга?

      – Берсе Сүәеш каналы аша Һиндстан, Шри-Ланка, Гонконг, Сингапур, Япония портларына. Владивостокта безне төшерә дә, яңа пассажирлар утыртып, Одессага кайта. Өченчесе – Одессадан, Европа континентын урап, Санкт-Петербургка кадәр. Дистәдән артык Европа портларын күреп була, диләр. Мин, бәлки, шунысын сайлармын. Артык еракка китәсем килми. Бераз шөллим. Шторм вакытында язып булмый торгандыр бит?

      – Тукта әле, Женя күршекәем, син бу турыда мине ымсындырыр өчен генә сөйләми торгансыңдыр бит? Мактаныр өчен?..

      – Күршеңне диңгез сәяхәте турында очерк язарга круизга җибәрәләр… Аңлашыламы?

      – Кем СКАЧАТЬ



<p>6</p>

ЦДЛ – Центральный дом литераторов (Мәскәү язучыларының үзәк клубы).