Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 29

СКАЧАТЬ Әнә ул – хәтта Мәскәү язучылары кооперативындагы дачаның хуҗасы! Тик менә шушы дәрәҗәгә ирешкәч кенә, аның күңел дөньясындагы чынбарлыкның асты өскә килде…

2

      Әнә яз кояшының тансык нурлары агач ботаклары арасыннан Рахманкуловның яңа бакчасына коела. Каен бөреләреннән бөркелгән исерткеч татлы ис, сулыш юлына кереп, канга тарала. Җылына башлаган җирдән берән-сәрән үлән сабаклары төртеп чыккан. Яз һавасы балачак хатирәләрен җанландырып җибәрә. Ботинкаларны салып ыргытып, бәләкәй чактагыча, йомшак чирәм өстеннән ымсындыргыч киләчәккә таба күзне йомып йөгерәсе килә…

      Габдрахман кишер утыртырга түтәл казыган җиреннән кырмыска оясына юлыгып туктап калды. Кара кырмыскалар, үзләреннән зуррак ак, озынча йомыркаларын күтәреп, көрәк астыннан качып читкә йөгерәләр. Менә бит туачак бала кадере! Җан кадере!

      – Күрше, чык әле, әйтәсе сүзем бар…

      Габдрахман коймага таба борылып карады. Урам ягында, ике кулы белән җилкапканың тактасына тотынып, аның уң як күршесе Евгений Моисеевич Швед тора иде.

      – Хәерле иртә, – диде Габдрахман. – Нигә кермисең? Әйдә, уз.

      – Юк инде, кереп тормыйм. Үзең чык. Көрәгең кулыңда чакта синең белән сөйләшеп булмый. Сукыр тычканга әверелеп беттең инде. Көне-төне чокынасың. Җире юньле булса бер хәл. Сабын шикелле, сыланып торган яшькелт балчык… Монда бит бернәрсә дә үсми. Иван Пересветовның язмаларын укыгансыңдыр?! Мәскәү җире уңдырышлы булса, урыслар Казан ханлыгының «подрайские землицы» дигән җирләрен басып алмаган булырлар иде.

      – Күрше урамдагы Вадим Каргаловның, «разбойничьё гнездо» дип, Казан ханлыгына пычрак аткан яласын да укыганым бар. Без инде тарихны шакшыландырып күрсәтүгә күнеккәнбез, бу хәлгә әһәмият бирмәскә тырышабыз…

      Сатулашуның озакка китүе бар иде. Рахманкулов, бияләен салып, җиргә кадаган көрәк сабына кигезде дә урамга чыкты.

      Алар кул биреп күрештеләр дә кооператив бакчаларын бүлеп буйдан-буйга сузылган үзәк урамга – Бродвейга чыгып, урманга таба атладылар.

      – Хәтерлисеңме икән, бер тапкыр син миңа, басып алучылар оккупацияләнгән җир белән уртак тел таба алмыйлар, дип исбатлаган идең. Күзәтеп йөри торгач, синең бу фикереңдә дөреслек барлыгына төшендем.

      – Син мине философия куертырга чакырдыңмыни? – дип, Рахманкулов баруыннан туктады.

      – Юк, миңа синең киңәшең кирәк. Аны син генә бирә аласың.

      – Әллә син дә, чирәмеңне казып, бәрәңге утыртырга ниятләдеңме?

      – Юк инде. Әнә син өч аршын җиреңдә күпме чокындың, күпме тирес ташыдың. Берәр нәрсә үстерә аласыңмы соң?..

      – Җирнең ашын каен тамырлары суырып бетереп тора. Каен кайгы китерә дип, картлар дөрес әйткәннәр икән…

      – Ә нигә кисеп ташламыйсың?

      – Кызым кистерми. Якын да җибәрми.

      – Бакчаңа ул хуҗамыни?..

      – Узган ел мин аңа яздырттым. Картаела бит… СКАЧАТЬ