Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 21

СКАЧАТЬ үсүе турында ныклап белмәскә дә мөмкин. Баланы әтисенең исеме саклап үстерә. Гаилә башлыгының исеме, йорт тирәсен уратып алган таш койма шикелле, баланы җил-давылдан, кимсетүләрдән саклап тора. Балага кул сузучы яисә тел тидерүче, иртәме, соңмы, үзенең бу кыланышы өчен аның әтисе белән эш итәсен тоеп, белеп тора. Таиповлар әтисез үсәләр. «Әтисез» сүзе ятимлекне яисә балаларның «җилдән» туганлыгын аңлата. Әмма Таиповларны бөтенләй үк әтисез дип тә атап булмый. Алар әтиләренең исәнме, түгелме икәнлеген генә белмиләр. Әтиләре бар да шикелле, шул ук вакытта юк та. Башка илләрдә, урыс дәүләтендә яшәгән халыклардан тыш, мондый хәлнең тарихта булганы бар идеме икән? Бернинди җинаять эшләмәгән, закон бозмаган кешене бер көнне киләләр дә алып китәләр. Сәбәбе бар-барын… Бу кеше – халык дошманы. Дөрес, гади авыл мулласын гына түгел, юлбашчыларның үзләрен дә «халык дошманы» дип игълан иткәннәре булды. Аларны гаепләгәндә эшләгән зарарларын, чит илгә сатылып, шул илнең шпионы булуларын аңлатып, кулга алуның һәм атып үтерүнең сәбәбен әйтеп бирәләр иде.

      Лотфулла хәзрәтнең җинаятен аңлатучы да булмады. Дөрес, ул – мулла. Коммунистлар барлык муллаларны дошман дип игълан иткәч, телисеңме-юкмы, шул хөкем белән килешергә туры килә. Килешмәүчеләрне шул ук муллалар язмышы – «халык дошманы» мөһере көткәнлеген һәркем аңлый иде. Әйе, барлык руханиларны эзәрлекләнүгә дучар иттеләр. Күпме булдылар икән алар Советлар Союзы дип аталган илдә? Ун мең? Йөз мең? Миллион? Аз булмагандыр. Тик… Юкәле мулласы Лотфулла Таипов авылда бер генә иде. Һәм аның әйбәт кеше икәнлеген, йомшак күңелле, гадел һәм игелекле булуын авыл кешеләре генә түгел, бәлки тирә-яктагы һәр җан иясе белеп торгандыр. Муллаларны крестьяннарның җилкәләрен кимереп яшәүче сорыкортлар, әрәмтамаклар, дип игълан иттеләр. Лотфулла хәзрәт тә шулар исәбенә керде.

      Юкәленең мулласы әрәмтамак түгел иде. Игенне үзе икте. Малларын үзе карады. Хәтта урак урган, ашлык суккан чактагы эшнең чиктән тыш тыгыз чакларында да беркемне ялламаска тырышып яшәде. Нәзерләрен эш итеп үтәргә, гошергә эшләргә килүчеләрне дә хәзрәт еш кына тизрәк кайтарып җибәрергә тырыша иде. Дөресен әйткәндә, кеше эшен яратмауның сәбәбе дә бар иде. Җиренә җиткерә алмыйча эшләүчеләрнең өстеннән торып булмый. Бу хәл беркемгә дә, бигрәк тә мулла кешегә һич тә килешми. Аннан соң эшен тәнкыйтьләгәнне кем күтәрә ала? Димәк, шул аз гына эштә дә зур гөнаһка керәсең. Үз эшеңне кешедән эшләтү языктан башка бернинди файда китерми шикелле иде. Тагын берничә сәбәбе бар иде хәзрәтнең хуҗалык эшләрен, шулай ук иген игүне дә үз кулы белән башкаруының. Арыганчы кырда эшләп кайтсаң, аш тәмле, йокы татлы була, тән язылып китә, буыннар сызламый башлый. Аннан соң… өй тулып балалар үсә бит әле. Малайлар гына бишәү. Алла боерган булса, тагын да булыр. Алар бит эш үрнәкләрен күреп, хезмәтнең тәмен белеп үсәргә тиеш. Кайбер дин әһелләре балаларыннан кул эше эшләтмәскә тырыша. Китап укысын, яшьли ук гыйлем җыя башласын, руханилыкка, язу эшенә, тәкъдиренә язылган булса, түрәлеккә алдан әзер торсын, дип дәлилләргә тырышалар. Аларның хаклы түгел икәнлекләрен Лотфулла хәзрәт үз тәҗрибәсеннән СКАЧАТЬ