Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 22

СКАЧАТЬ милек кемнеке була соң? Большевиклар, милек уртак, ягъни колхозга кергән һәммә кешенеке була, дип үгет-нәсыйхәт алып баралар баруын… Әмма һәр бәндә үзе ягыннан караганда «мин» бит ул. Колхоз милкендә үз өлеше барын белгәнлектән, ул милек башкаларныкы арасына кереп югалганлыктан, күмәк хуҗалыкка керүчеләр йә колхоз милкен үзләренеке дип ышанып йөриячәкләр, йә булмаса бөтенләйгә кул селтәп, бу милек барыбер минеке түгел, бу миңа барыбер чит милек, дип, аны кулларыннан килгәнчә туздырырга тотыначаклар. «Колхозга керергә» дигән карарны чыгаручылар арасында шуны аңларлык кеше булмады микәнни? Бу карарны дөм томана кешеләрнең чыгаруы мөмкин түгел. Димәк, крестьяннарны берләштерүдә Лотфулла хәзрәтнең зиһене җитмәгән катлаулырак максатлар да булырга тиеш. Шулай булмаса, күрәләтә торып, авыл хуҗалыгын юкка чыгармаслар иде…

      Хәзрәт, большевиклар чыгарган һәр карарны өйрәнеп, һәр яңалыкны йотлыгып карап килә иде. Колхозга кермичә, аерым хуҗалыкта яшәргә теләүчеләрнең мал-мөлкәтләрен талап алырга, дигән карар булмады. Шуңа карамастан авыл Советы тирәсендә чабата туздырып йөрүче Түбән Бишенде куштаннары, милиция белән килеп, Лотфулланың атларын, сабанын, революция чыгасы елны сатып алган иген ура торган машинасын алып киттеләр. Тимер тырманы, камыт-ыңгырчакларны, чалгы-сәнәкләрне, йорт салганда, такта эшкәрткәндә кулланыла торган коралларны, әллә артык ашыкканлыктан онытып калдырдылар, әллә аларны да күмәкләштерергә дигән карар булмаганлыктан, шулай эшләделәр… Хәләл көчең, тырышлыгың һәм намуслы яшәвең ярдәмендә җыйган малны бер сәбәпсез, законсыз талап китүне хәзрәт чиктән тыш авыр кичерде. Күзеннән йокы качты. Рәнҗү, кинәт кабынып киткән нәфрәт шундый көчле иде, Лотфулла хәзрәткә шул ук кичне зәхмәт кагылды. Уң кулы терсәктән бөгелмәс булды, кул бармакларын хәрәкәтләндерсә дә, чөйдән алып, бүреген дә кия алмас хәлгә килде ул.

      Хәзрәт зәхмәт кагылуны акрынлап җиңә алырына ышана иде. Хәзер ул даими дога укып, тәкбир әйтеп йөри башлады. Чыннан да, намаз вакытында уң кулының зәгыйфьлеген сизми диярлек иде. Димәк, намазын калдырмыйча, рәнҗүеннән котылып, элеккечә, тыныч, канәгать яши башласа, хәзрәт тулысынча сәламәтләнәчәк. Сәламәт кешегә бу болгавыр, куркыныч заманда мал табуы шактый авыр булса да, Алла боерган булса, мал-мөлкәтне акрынлап җыеп булачак. Шушы шиксез, ныклы инану саклап тора иде хәзрәтне.

6

      Аерым хуҗалыклардан ат һәм авыл хуҗалыгы коралларыннан башка нәрсәне алырга беркемнең дә хакы юклыгын хәзрәт белә иде. Шул ук вакытта Рәсәй шартларында, бигрәк тә империя кулы астында яшәүче вак милләтләр арасында өстән, хакимият тарафыннан бирелгән боерыкның һәр очракта бозылып үтәлүе Лотфулла муллага мәгълүм иде. Рәсәй халкы законны өнәми. Армия хезмәтендә, сугыш шартларында шундый күндәм, гадел урыс кешесе көнкүрештә хөкүмәт карарларын бозарга, хәтта үтәмичә калырга ярата. Шушы хакыйкатьне белгәнлектән, хәзрәт тавыш күтәрмәде, сыерын алырга килүчеләргә каршы да чыкмады. Алсыннар, СКАЧАТЬ