Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 24

СКАЧАТЬ түли алмады. Чәчүгә чыгар вакыт иде. Аның орлыкка дип тоткан бодаен, арышын, арпасын, тарысын – бар булган ашлыкларын кырып-себереп алып киткәннәр иде. Атны инде күптән алдылар. Сабаннарын, игенчелек коралларын ат белән бергә алып чыгып бетерделәр. Авыл Советына чакыртып, кулына салым кәгазен тоттыру белән, хәзрәт, бераз икеләнеп торганнан соң, рәнҗүен күрсәтмәскә, дошманлык хисен чыгармаска тырышып әйтте:

      – Җәмәгать, минем тормышым сездән яшерен түгел. Юкәленең һәр кешесе белә. Мөлкәтемне алдылар. Салым түләтеп, тәмам бөлдерделәр. Бу кәгазьне биреп тә азапланмагыз, мин сукыр бер тиен дә түли алмыйм, гафу. Рәнҗемәгез.

      Хәлне йомшарту нияте белән Лотфулла хәзрәт «алдыгыз» урынына «алдылар», «бөлдердегез» урынына «бөлдерделәр» дип әйтте. Мулланың үзен чиктән тыш итагатьле тотуы колхозга өндәүчеләрнең ачуларын гына кабартты. Бигрәк тә Түбән Бишенде гилае Чатан Сәмигулла өчен хәзрәтнең әдәплелеге мыскыллау булып яңгырады.

      – Иптәшләр, күпме түзәргә була? Бу кеше гомер буе бездән көлеп яшәде. Әнә күрәсез, ул нинди юаш, нинди изге булып күренергә тели. Череп, сасып беткән чын контра ул. Аны инде күптән каталажкага ябарга вакыт.

      Хәзрәт модага кереп киткән «иптәшләр» сүзе турында уйлый иде.

      Татар телендә «дус» сүзе бар, «кардәш», «кордаш» сүзләре бар. «Иптәш» сүзе сиңа ип килгәнлекне, ягъни сиңа ярашканлыкны аңлата. Большевиклар үзләренә ипләшергә, башкача әйткәндә, ялагайланырга яратканнарны, ипләшкәннәрне «ип-тәш» итәләр. Бу инде дуслык та, хәтта әшнәлек тә түгел. Ип кирәк аларга, буйсыну, ялагайлык, аларның һәр сүзләренә, теләсә нинди кабахәт кыланышларына, ләббәйкә кычкырып, хуплап тору кирәк…

8

      Соңгы сөйләшүдән соң озак та үтмәде, Лотфулла хәзрәтнең тәрәзәсен шакыдылар. Аны йокыдан уятканда, таң беленеп кенә килә иде. Тәрәзәне Түбән Бишенде активистларының баш куштаны Чатан Сәмигулла шакыган икән. Ишекне ачуга башта ике кораллы ГПУ4 кешесе атылып керде, алар артыннан Югары Бишенденең авыл Советында сәркатип булып утыручы бәндә, аннары гына барлык талауларны, конфискацияләрне оештырып йөрүче Чатан үзе күренде.

      – Вам полчаса на сборы, – дип аңлатты Туймазыдан килгән ГПУ кешесе.

      – Кашык, кружка, алмаш күлмәк-ыштан алыгыз, киптергән сохариегыз булса, ике-өч көнлек азык та салыгыз. Бәлки, тикшергәннән соң, кире җибәрерләр. Хотя… Әлегә кулга алынганнарның берсенең дә кире кайтканы юк. Кем белә, бәлки, сезне Туймазыдан кайтарып җибәрерләр.

      Кулга алырга килүчеләр арасында да мәрхәмәтле җаннар була икән. Сәркатип сүзләренең эчтәлегендә сине ихтирам итү, кулга алу белән килешмәү мәгънәсе юк та шикелле. Шуңа карамастан бу кешенең тавышы, интонациясе, сүз эченә поскан кинаясе «Хәзрәт, мин сезне ихтирам итәм. Сезнең гөнаһсыз булуыгызга ышанам, кулга алынуыгызның аяусыз гаделсезлек икәнлеген аңлыйм, ләкин ярдәм итә алмыйм… Кулга алынудан коткара алмавыма рәнҗемәгез СКАЧАТЬ



<p>4</p>

ГПУ – Государстенное политическое управление при НКВД РСФСР (НКВД каршындагы Дәүләт сәясәте белән идәрә итүче оешма).