Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 28

СКАЧАТЬ романның күләме күп мәртәбәләргә артып китәр иде. Әйтерсең бөек урыс (хәзер инде украин) язучысы Николай Васильевич Гоголь бакча кооперативы тудырачак матавыкларны йөз сиксән елга алданрак белгән. Аның «Как поссорились Иван Иванович с Иваном Никифоровичем» повестендагы якалашулар нәкъ Рахманкуловның бакчасы урнашкан кооперативтагы вакыйгалардан алып язылган шикелле иде.

* * *

      Рахманкуловның сул як күршеләре, бакча алган елны ук каеннарының бер өлешен төпләп атып, түтәлләр ясап, яшелчә чәчтеләр. Габдрахман да, бакчаның дүрттән бер өлешен каеннардан чистартып, шул барлыкка килгән урынны тиресләп, бәрәңге, суган, карлыган, кура җиләк, хәтта бер түтәлгә кыяр да утыртып өлгерде. Тир түгүнең әҗерен түләгәндәй, хуҗаның күңелен күргәндәй, беренче һәм икенче ел уңышы бик мул булды.

      Әмма ике-өч ел уздымы икән, шул ашлама кертелгән җирләргә мыштым гына каен тамырлары сузыла башлады. Тиздән карлыган куакларының җимешен генә түгел, ботак-чатакларын да каен ашап юкка чыгарды. Бу хәл Габдрахманны уйга калдырды: «Бәлки, бу моңсу агачны «урыс каены» дип атауда дөреслек тә юк түгелдер? Алар да бит, нәкъ шушы агач ысулында тамырларын күрше халыклар җиренә җибәреп, ашламаларын имеп яши… тегеләре шуңа һич мантый алмый?»

      Шулай итеп, эшләгән саен ишәя, арта килгән җир эшкәртү эшенә каеннарның әрсез тамырлары белән көрәшү мәшәкате дә өстәлде.

      Көз көне җиргә коелган яфракларны, уталган чүп үләннәрен черетеп ашлама әзерләр өчен, Рахманкулов тимерчыбык челтәр белән уратып, тиреслек урыны ясады. Язын шул ашламага әверелгән тиресне, түтәлләргә тарату өчен, тимер сәнәк белән казый башлаган иде – хәйран калырлык вакыйгага юлыкты: каен тамырлары, тиреслекне эзләп табып, андагы ашламаны тәмам үзләштереп бетергәннәр иде… Инде моннан соң да бу агачларның «урыс каены» булуына ышанмый кара син.

* * *

      Фридрих Энгельс: «Адәм баласын хезмәт кеше иткән», – дигән. Дөреслек тә юк түгелдер коммунистик идеягә нигез салышучының бу күрәзәлегендә. Әмма шул сакалбайның сүзләрен тормышка ашыру өчен, Рәсәй җирен тоташтан диярлек ГУЛАГ лагерьларына әверелдереп, адәм баласының хезмәттән башка гамәлләрен юкка чыгарып, бил бөгүне генә калдырганнан соң, кеше, кеше булуын югалтып, акрынлап йөк атына әверелә башлады. Кешене атка әверелдерү белән генә чикләнмәде шул коммунистик идеология тәгълиматы. Дини инану урынына мәҗүсилек чорының хорафаты тамыр җәйде. «Октябрь баласы буларак, пионер, комсомол сабакларын «Бисмилла»дан тирәнрәк үзләштергән Мәрьям коммунизмның җәннәт алып килүенә җаны-тәне белән ышанып кына түгел, инанып яши иде. Революциягә кадәр, исламның иман шартлары, шәригать кануннары көчле чакта, ырымнарга, сихергә буйсыну халыкның аңына тамыр җәя алмаган булса кирәк. Коммунистик идеяне дин урынына куркытып, халыкка тагучылар ислам (шулай ук носарилык) дине тәэсирен юкка чыгарырга мәҗбүр булганнар. Идарә дилбегәсе коммунистлар кулыннан ычкынып, демократик идарә итүгә күчкәч, кармаланып яшәгән егерме беренче гасырның тәүге елларында халыкка, СКАЧАТЬ