Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 27

СКАЧАТЬ җан иясе колхозга да күнекте, чәчкәнен-урганын тулысынча дәүләткә тапшырып, үзе барыбер исән калу әмәлен уйлап тапты. Колхозчылар көзен алып бетермичә калдырган бәрәңгеләр аларның төп азыгына әверелде.

      Эшкә йөргәндә учлап өләшенә торган он кыр эшләре бетү белән туктала да, колхозчылар кенәгәдәге «трудодень» дип аталган билгене тотып калалар. Бәрәңгедән тыш яшелчә үстерү дә күмәк хуҗалыклы авылларда акрынлап гамәлгә керде.

      Колхоз шартларында да кызлар, вакыты җиткәч, кияүгә чыга тордылар. Үсмер малайлар, егетлеккә ирешкәч, үз тиңнәрен сайлап өйләнделәр. Туй вакытында колхоз шартларында ярым ач, ярым ялангач йөрүчеләрнең исләренә борынгылардан калган кунак ашлары төшә. Дөрес, ул зиннәтле ризыклар элекке шикелле үк әзерләнми иде. Татарның йола ашы булган олы бәлеш урынына халык телендә «колхоз бәлеше» дип атала башлаган, җор теллеләр «ыштансыз бәлеш» дип йөрткән, он чиктән тыш кадерле булганлыктан, табаның өстен генә камыр белән ябып пешергән бәлешләр барлыкка килде. «Ыштансыз» бәлеш тә, әгәр син табигатең буенча кунакчыл юмарт кеше булсаң, шундый татлы тоела иде…

Әлмәт – Мәскәү, 2002

      Кыпчак кызы5

      Өзелеп сөйгән ярлар барыбер ятка кала…

Татар халык җыры

      Беренче бүлек

1

      Сиксәненче еллар азагында Габдрахман Рахманкулов җир алу бәхетенә иреште.

      Җиргә кайту балачактан канына сеңгән күптәнге хыялы булып, игенче гаиләсендә туып үскәнгә, җир эше аның күзәнәкләрендә иде. Ерак бабаларының туган туфракларыннан куылуы, гасырларга сузылган җирсезлек михнәте, тамыр җибәреп, тынычлыкта тормыш алып бару теләге аның яшәү рәвешенә үтеп кергән табигый бер ихтыяҗы иде. «Мәскәү язучылары бакча кооперативы оештыралар икән» дигән хәбәр ишетүгә, ул шунда ук гариза язып илтте. Иркутск оешмасында мәшһүр Агишев җитәкчелегендә тәрбия алган оешма секретаре берсүзсез Рахманкуловны исемлеккә кертте. Ләкин кооперативның рәисе, аны ике тапкыр сызып ташлап, әшнәсен теркәде. Өченче баруында Агишевның шәкерте: «Әгәр Рахманкуловны тагын бер төшереп калдырсаң, мин аны синең үз урыныңа кертәм…» – дип кисәткәннән соң гына, Габдрахман морадына ирешә алды.

      Бакча кооперативы Мәскәү – Волоколамск арасындагы тимер юл буенда, урыс әдәбияты классигы Антон Павлович Чехов берничә җәйге ялын уздырган урында, патша заманында Воскресенск, бүген Истра дип аталган шәһәрдән һәм, Кырым ханы Дәүләтгәрәй, Казан ханлыгы канга батырылганнан соң, Мәскәүне алгач, Явыз Иван посып яткан Яңа Иерусалим монастыреннан унсигез чакрымда, Истра сусаклагычы янына урнашкан иде. Мәскәү белән Волоколамск арасында генерал Панфилов кулы астында батырлык күрсәткән 28 геройның каны коелган җирнең – Дубосековоның да кооператив юнәлешендә икәнлеген искә алсак, бакча урыны турындагы мәгълүмат тагын да тулылана төшәр.

      Колхоз җире мул, аны эшкәртүче машиналар никадәр көчле булса да, СКАЧАТЬ



<p>5</p>

Равил Рахмани әдәби эшкәртүендә.