Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 20

СКАЧАТЬ күп тапкырлар ишеткәне бар иде. Бер бүлмәдә бөтен класс укучысы җыелып белем ала. Сәгать алмашынган саен, класска яңа укытучы кереп тора. Берсенә күнегә генә башлыйсың, шул чакта кыңгырау шалтырый. Дәрес тәмамлана. Аннары кыска булып тоелган, күнегә башлау белән бетә торган тәнәфес. Кереп парта артына утырасың, култык астына класс журналын кыстырып, яңа укытучы килеп керә, өр-яңа фәннән өр-яңа дәрес башлана…

      Моңа кадәр Шәһит үз авылларында укыды. Бер бүлмәдә беренче, икенче, өченче һәм дүртенче класс балалары. Шул дүрт класска бер укытучы. Укытучы апа. «Апа» сүзе үзе «укытучы» дигәнне аңлата. Юкәледә үзеңнән өлкәнрәк булган кыз-хатынга, гадәттә, «түтәй» дип дәшәләр. Апа да түтәй дигәнне аңлата, һәм бу төшенчәдә укытучы мәгънәсе дә бар. Шунлыктан, өйгә кайткач та, үзара аралашканда да балалар «укытучы» сүзе урынына «апа» сүзен әйтеп сөйләшәләр иде. Тагын шунысын да онытмаска кирәк: Шәһит беренче класста укыганда, аның «апа» дигәне чит-ят кеше түгел иде, ә Әфләх абыйсының хәләл җефете, җиңгәчәсе Җиһан апа иде.

      Бишенче класста укый башлагач, бер куркыныч нәрсә булып алды. Туган тел дәресеннән соң килә торган озын тәнәфес вакытында, хәллерәк яшәгән укучылар өйләреннән алып килгән май яккан ипиләрен, ярлыраклар – майсыз телемнәрен, бер дә булмаса, алабута яисә киптереп онга әвәләндерелгән туңган бәрәңге кәлҗемәсе кимергәндә, Шәһит каршына класстагы иң зур, инде өске ирененә аксыл сары төк чыга башлаган, куш иякле малай килеп басты да Шәһит кулындагы ипи телемен идәнгә сугып төшерде. Башта Шәһиткә, шушы карасу-зәңгәр габардин пиджак кигән Альберт исемле классташы үтеп киткәндә ялгыш терсәге белән кагылганга күрә генә, «кибән башы» кулыннан төшеп киткән кебек тоелган иде. Шуңа күрә ул ачуланмады да. Ипине иелеп идәннән алды, әнисе яшькелт сатиннан теккән күлмәкнең җиңе белән ышкып, тузаннан арындыргач, икмәген ашый гына башлаган иде, Альберт ипине кабат бәреп төшерде. Тирә-яктагы укучылар, ашауларыннан туктап, бу хәлдән кызык көтеп тора башладылар. Нәкъ менә шушындый чакларда җәберләүче белән җәбергә юлыккан малай арасында сугыш башланып китәргә тиеш иде. Бу юлы да класс бүлмәсендәге четерекле хәл үзара якалашу, бер-береңне дөмбәсләү белән тәмамланырга тиеш иде. Ләкин сугышырга күнекмәгән Шәһит аптырабрак калды. Башка укучылар карап торганда сине мәсхәрәләгән малайны ничек акылга утыртып була? Бары тик егып салып, йодрыклап, яисә аяк белән тибеп дөмбәсләгән очракта гына, ул сиңа башкача ягылмаячак. Дөрес, ул үчен башка юл белән алырга мөмкин. Яисә, синнән көчлерәк малайлар белән күмәкләшеп, бер җайлы мәлдә синең арт сабагыңны укытуы, йә булмаса өлкәннәрдән кыйнатуны оештыруы бар. Ә болай Альбертның Шәһиттән күпкә көчлерәк булуы күренеп тора иде. Икенче тапкыр ипине бәреп төшергән чакта, кыңгырау шалтырап, коридор ишегеннән укытучылар килеп кергәнне күрү генә класста сугыш уты кабынуны тоткарлап калды.

      Юкәледән алты чакрымда урнашкан Югары Бишендегә бишенче класска дүрт малай йөри. Түбән Бишендедән килеп укып йөрүчеләр СКАЧАТЬ