Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 19

СКАЧАТЬ хәзрәт Юкәледә бура бурый. Әнә ул күлмәгенең җиңен терсәгенә кадәр сызганган, биленә Хәсәнәсе үзе җебен эрләп, үзе суккан, үзе кисеп-теккән киндер алъяпкыч бәйләгән. Кулында үткен балта.

      Абзар-кура әле төзелмәгән. Ул озак еллар өен орчыктай төз нараттан, яисә бал исе аңкып торган йомшак тәнле сөяннән салырга хыялланып йөрде. Патша заманында агач урыс кулында булды. Патшаны бәреп төшерделәр, агач барыбер басып алучылар кулында калды. Үзе теләгән агачны таба алмагач, хәзрәт усакка риза булды.

      Апрель азагында ук Лотфулла бүрәнәләрне кабыгыннан әрчергә керешкән иде. Тимер көрәкне әйбәтләп үткенләде дә шуның белән усак кайрыларын кубарып ала башлады. Шунда ук ул, бүрәнәләрнең аскы ягын балта белән юнып, ниргә әзерли. Борынга хушбуйны хәтерләткән ис килә.

      – Хәмидулла, – ди хәзрәт кулдашына. – Салып карыйк әле юнылган бүрәнәне, утырамы икән?

      Юнылган бүрәнә күтәрер өчен авыр. Бура бураучылар җирдән кыйгачлап бастырык юанлыгында ике агач куялар да ниргә булып өйнең бурасына ятасы бүрәнәне тәгәрәтеп мендерәләр.

      – Тап-таман ятты, – дип шатлана Хәмидулла.

      – Нужа калач ашата, дип әйтәләр бит. Таип хәзрәт мине эшләтеп үстерде. Ялкау булып үсүеңнән куркам, ди иде ул.

      – Өмә ясаган булсаң, авылның бөтен ирләре килер иде. Нигә ул турыда уйламадың, хәзрәт?

      – Уйладым мин. Уйлаудан гына ни файда, акча кирәк, Хәмидулла. Балта осталары акчасыз эшне өнәмиләр.

      Куанычы эченә сыймый хәзрәтнең: «Алла боерса, балаларым үз йортларында яшәр…» – дип, күңелен җылыта ул.

      Яңа йортта тора башлагач, хәзрәт кинәт кенә баеп китте; өч сыеры, дүрт аты, ике дистәдән артык сарыгы бар хәзер… Барысын да ул үзе карый, кайчакта Хәсәнәсе яисә күрше-күлән булыша.

      Аякка басып, яшәү шартларын ишле балаларының киләчәген кайгыртырга җитәрлек итеп оештырып бетергәндә генә, күмәк хуҗалык төзү чоры башланды. Крестьяннарның иген игү коралларын җыеп, авылның иң хәлле игенчесе саналган Гаскәрдән тартып алынган хуҗалыкның ишегалдына җыя башладылар. Атларны да шунда илтергә боерык бирелде. Әлегә сыер, сарыкларга тимиләр иде. Бәләбәйгә якынрак урнашкан авыллардан: «Сыерларны һәм вак малларны да күмәкләштерәләр икән», – дигән хәбәр килде. Яңа хәбәрләрнең эчтәлеге берсеннән-берсе куркынычрак иде. Барлык малларны бергә җыеп күмәкләштергәннән соң, ашату да күмәк табыннан булачак, шуннан соң, акрынлап, барлык хуҗалыкларны берләштереп, ирләрдән хатыннарын, балаларын күмәкләштереп, бер йортка япканнан соң, йоклау да күмәк рәвештә бер юрган астында булачак, дигән шомлы сүзләр ишетелә башлады. Бу инде чын-чыннан мәҗүсилектән дә элгәрерәк заманнарга, адәм балалары мәгарәдә яшәгән чордагы кыргыйлыкка кире кайту дигән сүз иде.

      Лотфулла хәзрәт моңа ышанмады. Ни дисәң дә, мөселманнарда күп гасырлар шәригать кануннарына таянып яшәү тәҗрибәсе генә түгел, шул тәҗрибәнең канга, гореф-гадәтнең асылына сеңгән СКАЧАТЬ