Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 18

СКАЧАТЬ йөрәккә шом салып торган күмәкләшү сәясәте малларның һәм мөлкәтнең бәясен тәмам төшереп бетергән булган. Сату дигәне бушлай өләшүдән бик аз аерыла иде. Юкәлегә күчереп булмаслык мөлкәтен – абзар-кураларны, йортын сатып, вак малларын туган-тумачасына, күршеләргә өләшеп бетергәннән соң, яңа урынга алып барырга дигән мөлкәте үрәчәле арбага сыеп бетте. Руханиның төп малы аның баш миендә, кылган гамәлләрендә саклана бит. Хәзрәтнең иң кыйммәтле малы – бер көтү бала. Олысы Зөфәргә 11 яшь, Рәшиткә – сигез. Лотфулла аларны укырга-язарга өйрәтте. Зирәкләр. Әгәр Юкәледә мәктәп ачып җибәрә алса, Алла боерса, укуларын дәвам итәчәкләр. Әфләхка алты яшь, Әхсәнингә бер дә тулмаган һәм әле дөньяга килмәгән тагын бер җан иясе Хәсәнә абыстайның карынында күченә.

      Нәрсә көтә икән аларны яңа урында? Лотфулла хәзрәтнең үзе турында кайгыртырга вакыты да, мөмкинлеге дә юк. Балалар. Аның киләчәге шуларда. Бер аның киләчәге генә дә түгел, татар милләтенең, мөселман өммәтенең саклануы, ислам диненең исәнлеге шушы балаларда, аларга биргән тәрбиядә. Аеруча нәсел-ыруның киләчәге, үлемсезлеге балаларның иминлегендә, аларның милләткә хезмәт итеп яшәүләрендә. Андый мөмкинлек көннән-көн тарая, саега, сүлпәнләнә. Кешеләр курка башладылар. Ниндидер, моңа кадәр «инкыйлаб» дип аталган түнтәрешләрдән калган, хәзрәт өчен күрелмәгән шомлы, адәм баласының зиһенен җимерә торган авыр курку бу. Кешелек җәмгыяте каршында да, Алла каршында да аның бернинди гаебе һәм гөнаһы юк лабаса. Күршеләре, туганнары белән тату, ярдәмләшеп яши. Мал-мөлкәте хәләл. Гаиләсендә татулык. Югыйсә куркып яшәргә бернинди сәбәп тә юк кебек. Ә кеше бүгенге көндә сәбәпсез курка башлый. Бер сәбәпсез. Куркыту – большевикларның идарә итү ысулы. Коръән-Шәрифтә ачык тасвирлана бәндәләрнең куркып-өркеп яшәгән чорлары. Анда язылган: «Курыккан кеше игелек эшли алмый». Күмәк бәхетсезлек – куркыныч хәл бит. Курыккан кеше үз бәхетен тоймый. Большевиклар шуны аңламый. Үзләре халыкны бәхетле итү турында туктаусыз гәп куерталар… Әгәр алар куркытудан туктасалар, халык үзеннән-үзе бәхетле булыр иде.

      Хәзрәт җитмеш чакрым юлны бер көндә үтә алмады. Аты арый башлаганын күргәч, Атнагол авылына тукталып, төн кунарга исәпләде. Мөселманлыкта рухани булуның бер күркәм ягы бар. Ул, телиме-юкмы, халык арасында кеше рәвешендә яшәргә тиеш. Телендә иман сүзе булырга тиеш. Хәзрәтнең иң матур вәгазьләре кул эшен башкарган чакта туа иде. Лотфулла мулланың мәчеттә сөйләгән вәгазьләре турындагы хәбәрләр якын-тирә авылларга таралган иде инде. Вәгазьне йотлыгып тыңласыннар өчен, матур сөйләү генә җитми. Сөйлисе сүзеңнең һәр җөмләсендә тыңлаучылар ишетәсе килгән фикер булырга тиеш. Лотфулла хәзрәт, Аллага шөкер, мәчеткә йөрүчеләрнең нәрсә ишетергә теләгәнен яхшы белә иде.

      Авыл мулласы үзе иген игә, үзе мал асрый. Хәзрәт җилкәсендә – мәхәлләдә яшәүчеләрнең рухи мохтаҗлыкларын кайгырту. Күләм, сан белән генә чикләп-барлап булмаслык илаһи чиксезлек ул – адәм баласының рухи мохтаҗлыгы. Большевиклар туктаусыз коткы таратып торалар. СКАЧАТЬ