Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 17

СКАЧАТЬ җибәрелгән җәзасыдыр, дип, ышанып, урыс дәүләте астында калырга мәҗбүр булганнар.

      Юкәле авылының урынын сугыш гыйльмен, хәрби ныгытмалар төзүнең серен белгән кеше сайлаганга охшый. Авыл калкулык өстендә урнашкан. Төньяк-көнбатышта калкулыкның җәяүле дә, атлы да җиңел генә менә алмаслык текә үре. Үрнең аскы ягында тирән чокыр. Телисеңме-юкмы, бу авылны күрү белән, бүгенге Казан Кремле, Иске Казанның яулап алучыларга шактый озак каршылык күрсәткән Япанча гаскәре ныгытмасы хәтергә килә. Бу урынга килеп йорт салучы беренче татар яулап алучылардан саклануны, бәлки, күз алдында да тотмагандыр… Бәлки, ул табигатьнең матурлыгы белән генә хозурланган булгандыр? Чынлап та, Юкәленең сугышчан алласызлар җимергән мәчете урыныннан караганда, күз алдына сокландыргыч күренеш килеп баса.

      Көньякта, күпереп-дулкынланып, югарырак күтәрелә барган урманлы калкулык сыртлары офыкка китеп югала. Җете яшькелт урман ераклашкан саен күкшелләнә, аксыл-соры төскә күчеп эри.

      Көнбатышта – Самсык елгасының киң, иркен үзәне. Елга үзе текә ярлы чокыр эченнән күренер-күренмәс кенә саркып ята. Үзәнлек Бөгелмә ягына таба салмак кына күтәрелә дә якындагы калкулыкка барып терәлә. Аның артында – сыртын кабартып торган яңа калкулык, аның артында – тагын яңасы… Бөгелмә тирәләренә җиткәнче, Татарстанны кыйгачлап бүлеп агучы моңсу Чулманның ярларына кадәр давылсыз дулкынланып, мәһабәт диңгезне хәтерләткән калкулыклар, иркен үзәннәр белән аралашып, күз күреме җир өстенә җәелгән…

      Атнагол мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, Бохарада укып белемен киңәйткән Лотфулла Ишемгол улы Таиповны Диния нәзарәте Туймазы районы Бишкурай авылына имам итеп билгели. Тынгысыз революция еллары. Җәдитчелек ягындагы муллаларның бер өлеше, мәдрәсә шәкертләренең кайберләре инкыйлабка кушылалар. Галимҗан Ибраһимов шикеллеләре, большевиклар боерганча, җәмгыятьне баштанаяк яңартып кору эше белән янып-көеп йөриләр.

      Лотфулла хәзрәттә шулай куелган: аның мәхәлләсендәге мөселман өммәтләре мәчеткә йөрергә, намазларын калдырмаска тиеш, халык арасында шәригать кануннары сакланырга тиеш. Әгәр хәзрәт шушы юлда үзен авылдашларына үрнәк итеп куя алса, аңа имамлык вазифасын башкару җиңел булачак. Үзенең җәмгыятьтәге урыны белән дә, карашлары ягыннан да Лотфулла хәзрәт революциягә катнашмаган, әмма аңа каршы да тормаган. Ул үзенең руханилыгын ихлас күңелдән, зур гаделлек белән башкарып килгән. Бусы аның рухи бурычы булса, үз йортындагы хуҗалыкны алып баруны ул авылдашларына үрнәк булырлык итеп оештыра алган. Хәзрәтнең нинди әзерлекле һәм уңган шәхес булуын исән чагында аның хәләл җефете Хәсәнә абыстай матур, тормышчан мисаллар белән дәлилли.

2

      Егерменче еллар барышында, бигрәк тә Ленин вафатыннан соң, хакимият дилбегәсе тулысынча Сталин кулына күчкәч, идарә итүчеләр урта хәлле крестьяннарны һәм шуларга тиңләштерелгән руханиларны кинәт кенә кыса башлыйлар. Авыл өчен иң авыр, иң куркыныч чор иде бу. Мәскәүдән СКАЧАТЬ