Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 16

СКАЧАТЬ кулында. Ул – бөек, Ул – мәрхәмәтле, Ул – гадел. Шуңа күрә Ул бәндәләрен, соңгы чиктә, үзе дөрес юлга чыгарып тора. Аның тарафыннан гаделсезлек булуы мөмкин түгел. Түзеп булмас авырлыкларга юлыккан чакларында менә шулай юана иде Хәсәнә абыстай.

      Беркемгә зарланмады тол остабикә, беркемгә серен сөйләп сыкранмады. Күрәләр бит аның нинди хәлдә икәнлеген. Аңлаучылар сөйләмәсәң дә тоемлыйлар. Кеше синең хәлеңә керә алмый, шуңа күрә зарланып сөйләнеп йөрүдән ни файда.

14

      Югары Бишендедә укый башлавының беренче көнендә төпчек улының авыр хәлгә юлыгуы Хәсәнә абыстайны хафага салды. Ана һәр баласының холкын белә, теләк-омтылышларын сизенә иде шикелле. Кайвакытта баласының үз табигатенә бөтенләй хас булмаган гамәлләр эшләгәнен күреп, югалып кала иде. Явыз кешенең көтмәгәндә яхшылык эшләп ташлавы, юмартның саранланып куюы. – Аллаһы Тәгаләнең адәм баласына ясаган тәэсире шушы түгелме икән? Аның тыйнак Шәһите – искиткеч күндәм бала – көтмәгәндә, яшен утыдай тәвәккәл, үҗәт булып китә…

      Балаларны укытып, белемле итеп үстерү – телдән әйтелмәгән, кәгазьгә язылмаган булса да, әткиләре ягыннан да, Хәсәнә абыстай ягыннан да буыннан-буынга тапшырылып килгән васыятькә тиң. Бәлки, васыять кенә дә түгелдер? Әнә бишенче класста укый башлавының беренче көнендә Хәсәнәнең төпчеген рәнҗеткән малайның әтисе, колхозлашкан елларны Юкәлегә килеп, Таиповларның малын талап алып киткән кеше булып чыкты. Шул Ринат исемле малай, алтынчыда һәм җиденчедә икешәр ел утырып калганнан соң, мәктәпне ташлаган да авыл Советына салым җыеп йөрүче булып эшкә кергән. Унсигез яшьлек Ринат, әтисе шикелле, салым түләргә мөмкинлекләре булмаган кешеләрне куркытып, ришвәт алып йөри, дип зарланалар хәзер.

      Хәсәнә абыстай беркайчан да, мәктәпкә барып, минем улым ничек укый, сез канәгатьме, дип сорашып йөрмәде. Авыл җирендә кеше бер-берсе турында белеп тора. Абыстайның төпчегенең мәктәптә үзен ничек тотуы турында да аңа даими җиткереп тордылар.

      Большевиклар халык тәкъдирен, балалар язмышын зыялыларны атып йөргән бәндәләр кулына тапшырды. Алар бит турыдан-туры «мировая революция»гә дәгъва итәләр. Шуңа күрә нишләп бала-чага дигән вак нәрсә белән исәпләшеп торырга! Ячейка кешеләренең кайберләре менә шулай фикерлиләр иде. Тәрбияле баланың һәр эше, һәр кылган гамәле Аллаһы Тәгалә тарафыннан хуплана. Андыйлар ярашырга, ялагайлыкка, файда өчен яшәргә өйрәнмәгән. Ә бит адәм баласының акылына да сыя алмаслык эшләр эшләнә башлады хәзер. Җитәкчеләр балаларына урысныкына тартым исем куярга тотындылар. Лотфулла хәзрәт үз балаларына, ата-бабалардан калган гадәт буенча, Коръән-Шәрифтә очрый торган һәм борынгы төркиләрдән килгән исемнәр кушты. Киләчәктә шушы совет чоры тудырган исемнәр белән борынгы исемнәр арасында гаугалар чыгып китмәсме икән? Уйларның катлаулыгыннан зиһене чуалып киткән чакларда Хәсәнә абыстайның күңелендә шушындый тузга язмаган сораулар да туа иде.

      Өлкәннәре, Аллага шөкер, аякка баса башладылар. СКАЧАТЬ