Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 15

СКАЧАТЬ куйганнар. Беренче адымны ясау шундый авыр, катлаулы иде. Татар кызы үтисе кагыйдәләр ифрат четерекле. Шул кагыйдәләрнең үзәгендә әдәп саклау ята. Көндәлек тормышта кагыйдәләр үтәлеп килсә дә, бүген Хәсәнә, үзен үзе ничек тотарга белмичә, югалып торды. Ниһаять, ул, чәкчәк тотып, түр бүлмәгә керде. Әнкәсе самавыр янында чәй ясап утыра. Түр якта, ишеккә каршы, Хәсәнәнең язмышын үзгәртергә ниятләп килгән кеше. Күз карашын чәкчәктән аерып, булачак кияүнең йөзенә карарга, аның буй-сынын күзәтергә Хәсәнәнең кыюлыгы җитмәде. Ярәшергә килгән кешенең ак ефәк чалмасын, сары ука белән читләнгән яшел чапанының киң якасын һәм ачык изүен генә күрә алды.

      Чәкчәкне табынга куйгач, ишектән чыгып китәр алдыннан, Хәсәнә табын ягына борылды. Аның күзләре кинәт Лотфулла хәзрәтнеке белән очрашты. Сирәк очрый торган озын, куе керфекле коңгырт күзләрдә бу кешенең хәләл җефетенә күрсәтәчәк мөнәсәбәте сурәтләнгән кебек тоелды. Килен булып төшәсе кыз әлеге күз карашына язылган сүзләрне болай юрады: «Мин сине күрү белән яраттым. Ышан миңа. Өйләнешкәч, мин сине өрмәгән җиргә дә утыртмам, назлап, хөрмәтләп яшәтермен. Яшебезнең арасы байтак. Син курыкма, минем йөрәгем яшь әле. Тойгыларым кайнар, ихтирамым ихлас. Риза бул, чык миңа кияүгә! Ант итә алам, соңыннан беркайчан да үкенмәссең…»

      Бары тик кыска бер мизгелгә сузылган күз карашы хәл итте Хәсәнәнең ризалыгын.

      Сөнгатулла хәзрәт гаиләсендәге мөнәсәбәтләрне белмәгән кеше, Хәсәнәне ирексезләп кияүгә биргәннәр, дип уйлар иде. Бәлки, хаклы да булыр иде. Кызга мәхәббәт хисе гаилә корып яши башлагач килде. Ул шушы изге җан белән кавыштырулары өчен әткә-әнкәсенә рәхмәтле иде. Саф күңелле, йомшак мөгамәләле иде Хәсәнәнең хәләл җефете. Ул аңа җил-яңгыр тидертмичә, авырлыклардан, тормыш ыгы-зыгысыннан саклап яшәтте. Кешегә ярдәм итүдән ләззәт, куаныч таба белүче Бишкурай мулласын бөтен авыл халкы мәхәлләсе белән ихтирам итә иде. Хәсәнәнең ире хатынының нәрсә теләгәнен шундук сизеп ала иде. Шуңа күрә остабикәнең теләкләре һәрвакыт тормышка ашып торды.

13

      Бохарада укып йөргәндә, Лотфулла хәзрәт Багдад хәлифәлегендә яшәгән Ибн Бутлан исемле галимнең язмасына юлыккан. Анда төрле кавемнәрнең хатыннарында нинди сыйфатлар булуы турында язылган булган. «Төркиләрнең хатын-кызлары аш-суга оста, ирләренә тугрылыклы, тудырган-тапкан балалары һәрвакыт таза, зирәк була. Гаиләдә җылылык, тынычлык саклауда алар белән ярышырлык башка кавем хатыннарын белмим мин», – дип язып калдырган иде гарәп галиме. Лотфулла хәзрәт, Хәсәнә белән яши башлагач, Ибн Бутланның сүзләре хак икәнлегенә төшенде.

      Утызынчы еллар башында Таиповлар гаиләсендә биш бала уйнап йөри иде. Шул балалар белән бергә бу йортта җылы куанычлар, алдагы тормышка канатлы өметләр яши иде. 1937 елны хәзрәтне алып киткәч, аларның барысы да бер көн эчендә җимерелеп юкка чыкты. Хәсәнәгә куанычлар, өметләр Лотфулла хәзрәткә ияреп киткән шикелле тоелды…

      Беренче тапкыр кулга алынгач, Хәсәнәнең ире өч елдан кире әйләнеп кайтты. Сөргендә Лотфулла хәзрәт СКАЧАТЬ