Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 14

СКАЧАТЬ аңлый алмый. Андый никахлар инде онытылып бара…

      Хәсәнәгә, үзеңнән өлкән иргә чыгарсың, ирең белән бик бәхетле, әмма бик аз яшәп, биш бала белән тол калырсың, дип әйтсәләр, һич ышанмас иде.

      Әткә-әнкәсенең канаты астында яшәгәндә, Хәсәнәнең күзе төшкән егете бар иде. Егетнең эчкерсез, саф мәхәббәтен Хәсәнә белә иде. Сөйгән егете, яучы җибәреп, Хәсәнәне сораган булса, әткә-әнкәсе кызларын ул егеткә бирер иделәрме? Акыл белән аңлатып булмый торган катлаулы нәрсә ул тәкъдир. Язмышыңны аңларга теләп баш вату берни бирми. Борынгылар, тәкъдирне үзгәртеп булмаганны аңлаганлыктан, аны гадиләштерергә омтылганнар… Мулла малаена – мулла кызын, бай малаена бай кызын ярәшергә тырышканнар. Бу гадәт һәр очракта да гамәлгә ашырылып тормаган, әлбәттә. Тайпылулар да булган. Гореф-гадәтләрне тота алмау яшәүне катлауландыра. Большевиклар, идарә итүне кулларына алгач, гореф-гадәтләрне үзгәртү белән генә чикләнмичә, аларны тулысынча юкка чыгарып ташлаганнар. Шуңа күрә унсигез яшьлек Хәсәнә белән аның әткәсенең булачак никах турында сөйләшүләре безгә аңлашылмаска мөмкин. Хәсәнәне сорап килгән кеше турында әткәсе белән әнкәсе арасында җентекле сөйләшү булган. Кызларын ярәшергә килгән Бишкурай мулласы Лотфулла хәзрәтне Сөнгатулла белә иде. Аның үзе хакында гына түгел, кияү егетенең ата-анасы, нәсел-нәсәбе турында да хәбәрдар иде ул. Сүз дә юк, затлы нәсел. Булачак кияү кеше киләчәктә гаиләсенә җил-яңгыр тидермәячәк, тырыш, абруйлы ир. Төп мәсьәлә Хәсәнәнең ризалыгында иде. Тугыз бала арасында иң яраткан, гаиләнең күз нуры булып саналган өлкән кызның ризалыгын алмыйча торып, аны кияүгә биреп рәнҗетәсе килми иде Сөнгатулла хәзрәтнең. Кичкырын, йорт эшләре тәмамлангач, ул чигү чигәргә утырган кызын түр бүлмәгә чакырып кертте:

      – Балам, – диде хәзрәт, – ризалык бирмәскә тырышачагыңны беләм. Синең чын күңелдән яраткан, әнкәң белән мин дә ихтирам иткән егетеңнең кинәт вафатыннан соң сиңа ничек авыр икәнен без аңлыйбыз. Сине сорап Бишкурай мулласы Лотфулла хәзрәт килгән иде. Без аңа, киләсе атнага кичкә кадәр уйлашырбыз, кызыбызның ризамы, түгелме икәнлеген ачыкларбыз, дип сүз бирдек. Кызым, без синең бәхетле булуыңны, рәхәт яшәвеңне телибез. Әнкәң белән дә, туган-тумачалар белән дә җентекләп киңәшкәч, син ул кеше белән татулыкта яши алырсың, дигән фикергә килдек. Лотфулла хәзрәт – бик тә затлы нәселдән. Буйга-сынга да матур. Галим кеше. Сабыр, тыйнак, тырыш. Йорты зур, иркен, абзар-курасы төзек, маллары җитәрлек. Иншалла, син – уңган кыз, Лотфулла хәзрәт белән көйгә салынган хуҗалыкта, үз иркегезгә яшәп, бәхетле гаилә кора алырсыз, дип ышанабыз. Дөрес, бәхет Аллаһы Тәгалә кулында. Тормыш тәҗрибәсе шуны аңлата. Ходай бәхетне изге юлдан баручыларга бирә. Аңла, кызым, без сине ирексезләмибез. Баш тартсаң, рәнҗебрәк булса да, сине бу кешегә бирмәбез. Атна кич аның белән бергәләп сөйләшербез. Чәй вакытында, кызым, син табынга чәкчәк кенә кертеп чыгарсың. Ул сине күрсен, син дә аны күр. Без сиңа уйларга, ниятеңне ачыкларга вакыт бирәбез. Акылыңа вә безнең киңәшкә таянып эш итәргә тырыш. Тойгылар еш ялгыша. СКАЧАТЬ