Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 13

СКАЧАТЬ салуы… Алырга килгән кешеләрнең туктаусыз кабатлап торулары:

      – Тизрәк кылан! Көтәргә вакытыбыз юк. Тизрәк…

      Ишектән аның әткисен инәкисенең култыклап алып чыгуы… Ишегалдына чыккач та, Лотфулла хәзрәтнең арбага менә алмыйча бик озак газаплануы… Алырга килүчеләрнең ярдәм итмәүләре, тупас сүзләр әйтеп ашыктырып торулары… Иртән, уяныр-уянмас килеш, төш белән өн арасында ятканда, Шәһит шуларны тоемлап күргәндәй булды…

      – Мин шуларның барысын да хәтерлим шикелле, – дип әйткән чакларында инәкисе башта яулык чите белән күзен сөртеп ала, шуннан соң ниндидер үзәк өзгеч тавыш белән аңлатырга керешә:

      – Хәтерләргә, ул чакта сиңа бер яшь тә юк иде әле. Кеше сөйләгәннәрне тыңлап йөри торгач, шулай күрә башлагансыңдыр, бәлки? Юкәлеләр әткиеңне еш искә алалар иде. Яратып сөйлиләр иде аның турында. Соңгы елларда гына ул чорны искә алу сирәгәйде.

      Чыннан да, Шәһит инәкисе сөйләгәннәрне үзе күргәннәрдән аера алмавын аңлый иде. Әңгәмәнең иң тәэсирлесе кич утырырга кергән күрше хатыннары, инәкисенең ахирәтләре җыелган чакта була. Шәһит үзен белә белгәннән бирле әткисенең фаҗигале язмышы авылдашлары күңелендә якты һәм үкенечле хатирә булып сакланып калуы турында бик еш уйлап йөри. Искә алу, күзалларга тырышу бер үк вакытта ачы һәм ләззәтле иде. Бу фаҗига кешегә сөйләп булмаслык авыр да, газаплы да иде. Әткисен алып киткәннән соң, унбер ел вакыт узган. Шәһит мәктәпкә йөри башлады. Аның газиз әткисе һаман кайтмый да кайтмый. Лотфулла хәзрәтнең кулга алынганнан соң суга төшкәндәй югалуы бөтен кешене аптырата иде.

      Аскы урамда яшәүче Миңлебикә апа Шәһитнең инәкисе янына еш килеп йөри. Килгән саен, үзенең гөнаһын искә алып, бер тын уфтана, гафу үтенә, инәкисеннән ярлыкау сорый. Лотфулла хәзрәтне кызганып елап алганнан соң, еламсырап, бер үк сүзләрне кабатлый. Башта аның кабатлавы Шәһиткә ошамый иде. Бер тапкыр сөйләү җитмимени? Хәзер аңлый башлады, Миңлебикә апа Таиповлар гаиләсе каршында гөнаһлы булуын тоеп газаплана икән. Партячейка секретаре, волость үзәгеннән килгән вәкил белән бергәләп, авыл халкын куркытып, көчләп колхозга керергә мәҗбүр иткәннәр. Бераздан, айныгач, юкәлеләр, колхоздан чыгаруны сорап, волостька гариза яза башлаганнар. Шул гаризаларны тикшерергә Туймазыдан килгән комиссия кешеләре, йорт саен кереп, сорашып, тикшереп йөргән. «Кем язган ул гаризаларны? Кем язганын әйтмәсәгез, авылыгыз белән барыгызны сөргенгә җибәрәбез», – дип куркыта башлагач, Миңлебикә исемле хатын, картлар белән киңәшкәннән соң: «Ул хатны Лотфулла хәзрәтнең өлкән малае Зөфәр язды», – дигән. Татар авылының аксакаллары, җитди мәсьәләне хәл итәр алдыннан, кат-кат киңәшкәннәр булса кирәк.

      Татар авылының аксакаллары. Сакалына көмеш төсе кергән һәр карт аксакал була алмый. Аксакал вазифасы ифрат җаваплы санала. Авыл җәмәгатьчелеге каршында, вөҗданыңа тап төшермичә, гаделлектә абруеңны саклап калу. Шушы таләпне үти алучылар гына аксакаллыкка ирешә. Аларны беркем сайламый. Әгәр авыл халкы синең акылыңа, тормыш тәҗрибәңә, иманлылыгыңа ышана икән, сиңа киңәшкә йөри башлый. Аксакал җаваплылыкны СКАЧАТЬ